Июльдә яуган боз теплицаларны тишкәләп бетергән – видео

Июльдә яуган боз теплицаларны тишкәләп бетергән – видео

Башкортстанның Илеш районында Олы Ялан (Улу-Ялан) авылында бик күп боз яуган. Бозлы кар ямь-яшел бакчаны ак-ап итеп каплап алган, поликарбонаттан ясалган теплицаларны тишкәләп бетергән. Помидор, кыяр үсентеләре таякка гына калган, боз арасында яшел помидорлар күренә.

«Татарстан-Башкортстан» төркеме урнаштырган видео янына шушы авылдан булган Ленара исемле кыз:

Эх, бу безнең авылда. Безнең авыл янындагы башка авылларда яумады, нәкъ Олы Яланда гына шулай яуды, – дип аңлатып үткән.

«Йә Аллам, табигать ни кылана ул, хәтта куркыныч булып китте»;

«Хуҗаның да сүзе юк, хәтта сүгенү сүзе дә»;

«Җирдә эшләүчеләрне аңлыйм. Үз хезмәтеңнең шулай булуын күрүе бик тә, бик тә авыр»;

«Быел катаклизмнар бөтер дөньяда. Су баса, боз ява, яңгыр коя, ураганнар. Күпме хезмәт юкка чыкты. Күпме бина җимерелде»;

«Яз көне дә, җәй көне дә күпме хезмәт салынган бит», – кайгыручылар бар.

Читайте на 123ru.net