«Ак Барс-2024/2025». Кечкенә үзгәреш әллә яңа инкыйлаб?

Соңгы елларда «Ак Барс» җәй саен төптән үзгәрешләр кичерә, бу елның җәе дә искәрмә түгел. Кайвакыт бу үзгәрешләр чыннан да кирәкле булып, аңа уңай тәэсир итсә, кайчак, киресенчә, комачаулый гына. Чираттагы «үзгәрешләр» нәтиҗәсе нинди булыр? Бу хакта «Интертат» материалында.

Татарстанның төп хоккей командасы үзе өчен үзгәрешләр кирәклеген, мөгаен 2019 елның язында аңагандыр. Ул вакытның, бүгеннән никадәр үзгә тормыш икәненә төшенү өчен, көн кадагында булган вакыйгаларны искә алыйк: Россия яңа гына диярлек, футбол буенча дөнья чемпионаты уздырды, хоккейчылар нейтраль статуста Олимпия уеннарын җиңде, ә инде спорттан ерагаеп глобаль карасак, җирдә әле коронавирус та, бүгенге тынычсызлык та юк иде...

Булып чыкмаган инкыйлаб?

2019 елның языннан бүгенгәчә команда эчендә җәй саен барган йә үзгәреш, йә тулы бер инкыйлабны күрә һәм, иң мөһиме, аңлый алу өчен, аларга этәргеч булган вакыйганы искә алу кирәк. Димәк, 2019 ел. Яз. Биләлетдинов әле 1 ел элек кенә «Ак Барс»ны өченче Гагарин кубогына китерде һәм үзенең болай да чиксез абруен кайчандыр Гагарин очкан галәм киңлегенә күтәрде. Ул вакытта Биләлетдиновның бик тиздән эштән чыгарылачагы, ә «Ак Барс»ка кагылган һәрбер өлкәдә зур үзгәрешләр башланачагы әле беркемнең башына да килми иде. Ләкин казанлыларның беренче раундта «Авангард»командасына бер көрәшсез, 4:0 исәбе белән җиңелүе бу үзгәрешләрне тиз арада тормышка да ашыра башлады.

Иң беренче һәм иң мөһим үзгәреш, ул, әлбәттә, Дмитрий Квартальновның баш тренер итеп билгеләнүе иде. Яңа тренерның яңалыгы — Биләлетдиновныкыннан диаметраль үзгә хоккей фәлсәфәсе. Билл җитәкчелегендә үсеп җиткән тулы бер буынга хәзер үткән белән саубуллашырга, өр-яңа хоккей, төгәлрәк, бозда һөҗүм фәлсәфәсенә ияләнеп, аны тиз арада аңларга кирәк иде. Әлбәттә, беренче вакытта бу авырлык белән бирелде, чөнки «Ак Барс»ны Биләлетдиновтан башка күз алдына китереп булмаган кебек, аның җитәкчлегендә уйналган сак хоккей да һәрбер уенчының, җанатарның күңеленә сеңәргә җитешкән иде инде.

Инде Квартальновның үзенә әйләнеп кайтык. Тренерның Казанда үткәргән 3 елы өметле булса да, аңа Гагарин кубогын яуларга гел нәрсәдер җитми кала иде. Беренче елны плей-офф уеннарын пандемия туктатса, икенчесендә финалга атлау өчен бер адым җитмәде. Тренерның өченче елы упкынлы булды, 1 ел элек финалга үтәргә бирмәгән «Авангард» бу елда казанлыларны беренче раундта ук төшереп калдырды. Нәтиҗәдә, Квартальнов белән саубуллаштылар.

Киләсе сезонга «Ак Барс» менеджерлары тагын зур үзгәрешләр башлады. Казанга 3 айлык «командировкага» Олег Знарок чакырылды. Бу чакырылу декабрь аенда турнир таблицасының төбендә барган «Ак Барс»тан Знарокның үз теләге белән китүе белән тәмамланды. Знароктан соң сезон уртасында команданы каһарманча үз канаты астына Биләлетдинов алды, ә «Ак Барс» аның җитәкчелегендә финалга хәтле барып җитте, ләкин, ни кызганыч, 7нче уенда җиңелде. Бу җиңелү менеджерлар өчен чын җиңү кебек күренде кебек, ул аңлашыла да: сезон уртасында җимерек, 7нче-8нче урында тәгәрәп йөргән команданы үз кулына алган Биләлетдинов команданы финалга хәтле алып барып җиткерде! Берьяктан, Биләлетдинов тагын 1 еллык контрактка лаек иде, ул үзе дә калырга теләк белдердә, ләкин тулы бер сезон эчендә Биләлетдиновның консерватив тактиксы инде эшләмәгәне ачык күренә иде.. 2019 елдагы кебек, тренер беренче раундта «Автомобилист» командасыннан төшеп калды.

Кыскача нәтиҗә ясасак: «Нәрсәдән башладык – шуңа әйләнеп тә кайттык...» Шулаймы? Бу урында сорау туа, 2019 елда Биләлетдинов белән саубуллашкач, аннан Квартальнов, Знарок һәм яңадан Биләлетдиновка кайту – бер түгәрәк буенча әйләнеп йөрү түгелме? Булса, ел саен диярлек көчләп ясалган үзгәреш, инкыйлаблар нигә кирәк иде?

Татар китә татар килә

Хоккей командасына карата инкыйлаб сүзен кулланганда, әлбәттә, беренче булып күз алдына аның баш тренеры алмашынуы килә. Чөнки һәрбер тренерның үз уен фәлсәфәсе, тактикасы, шул тактикага карап җыелган уенчылары һ.б. Әгәрдә шушы модельне «Ак Барс» ка күчерсәк, соңгы 6 елда казанлылар 3 тапкыр инкыйлаб кичерде, дип әйтеп була. Биләлетдиновның соңгы кайтуын инкыйлабка санамыйбыз, чөнки ул – Казан өчен ияләшелгән тренер.

Димәк, Дмитрий Квартальнов, Олег Знарок һәм бу елдан «Ак Барс» ка билгеләнгән яңа баш тренер – Әнвәр Гатиятулин. Беренче икесе турында без әле азмы-күпме нәрсәдер беләбез. Мисал өчен, Квартальнов яшьләр белән эшли белсә, Знарок, киресенчә, тәҗрибәле уенчылар белән тел таба ала иде. Ә Әнвәр? Кем ул, кайдан? Татар булуыннан башка, без аның турында тагын нәрсә беләбез? Әйдәгез, танышыйк.

Әнвәр Рафаилович Гатиятулин 1976 елда Чиләбе шәһәрендә туа, хоккей карьерасын да шунда башлый. 1993 елда үз көчен Америка Кушма Штатларында сынап карый, ләкин бик тиздән кире Россиягә әйләнеп кайта һәм, сакчы позициясендә, күренекле Валерий Белоусов, Виктор Тихонов кебек мэтрлар җитәкчелегендә «Трактор», «ЦСКА», «Авангард» һ.б. командалар составында чыгыш ясый. Уенчы карьерасын 31 яшендә тәмамлагач, Чиләбенең спорт мәктәбендә балалар хоккей командасын җитәкли. Шуны да искәртү кирәк, бүген, КХЛ Чемпионатында, үз тренерлык карьерасын балаларны тәрбияләүдән башлаган тренерлар бармак белән санарлык, шуларның берсе – нәкъ менә Әнвәр Гатиятуллин.

КХЛ Чемпионатында тренер үз карьерасын 2015 елны туган шәһәре Чиләбедә башлый. Ике елдан «Трактор» командасы белән ярымфиналга хәтле барып җитә. Уртакул состав белән мондый нәтиҗәләргә ирешү Гатиятулин карьерасында үзенә күрә бер трамплин булып хезмәт итә, чөнки, бу уңыштан соң, аны шунда ук, баш тренер ярдәмчесе итеп, Санкт-Петербургка һәм Россиянең җыелма командасына чакыралар, ләкин бу чакыру нәтиҗәләр ягыннан артык уңышлы булмый. Тиздән тренер янә Чиләбегә әйләнеп кайта һәм киләсе 3 елда да «Трактор» белән әллә ни югары нәтиҗәләр күрсәтми. Шуның аркасында 2023 елның октябрендә эштән чыгарыла.

Фото: ©hctractor.org

Гатиятулинның «Ак Барс» ка килүе күпләр тарафыннан тәнкыйткә очрый. Экспертлар тренер системасын консерватив, ә шәхсән аны үзгәрергә теләмәүдә, кирелектә гаеплиләр. Җанатарлар исә, аңлашыла, «Трактор» командасының көчле составы белән елдан-елга түбән нәтиҗәләр күрсәтүен кабул итә алмыйлар. Чыннан да, Гатиятулинның соңгы сезонын алсак: көчле, бозда креатив фикерләүгә ия булган хоккейчылар белән ул, уеннан уенга, пассив, күңелсез хоккей күрсәтте. Шунысы кызык, аны эштән чыгаргач, «Трактор» Гагарин кубогының ярымфиналына хәтле барып җитә алды.

Әгәр дә сездә, «Гатиятулин куйган хоккей кайсы тренерга якын?» дигән сорау туса, аңа җавап табу әллә ни авыр түгел. Җавап – Биләлетдинов, һәм бу охшашлыкка дәлилләр күзгә бәрелеп тора. Беренчедән, алар икесе дә уенчы карьерасын сакчы позициясендә уйнап үткәрде, икенчедән, алар икесе дә – консерватив тренер. Консерватив дигәндә, без үз хоккей фәлсәфәсенә ахыргача ышану, аннан бер адымга да читкә атламауны күздә тотабыз. Бу, әлбәттә, Гатиятуллин өчен – минус, чөнки бүгенге хоккей тенденцияләре уен барышында тиз арада үзгәрә алуны алга куя. «Трактор»да ул нәкъ менә бозда барган вакыйгаларны тиз арада үз биремнәре белән үзгәртә, адаптацияли алмау өчен «пеште». Ләкин, тренерны аклап, аның соңгы интервьюсыннан өзек китерик:

«Күпләр мине сак хоккей куюда гаепли. Бу инде ниндидер мифка әйләнде. Әйе, мин тренерлык иткән чорда «Трактор» төрле сәбәпләр аркасында аз алка кертте, ләкин мин беркайчан да уенчыларга, һөҗүм турында онытыгыз, сак уйнагыз, дип әйткәнем булмады. Бу стереотипны онытырга кирәк! Казанда минем тренерлык карьерасында да, «Ак Барс» уенында да яңа тарих башлана!»

«Ак Барс». Җыем-2024/2025

Радулов, Кагарлицкий, Шипачев, Петров, Лукоянов – инде «Ак Барс» уенчылары түгел. Әлбәттә, мондый «йолдызлы» уенчылар белән җанатарлар күңеле, нәрсә әйтсәң дә, тыныч иде, чөнки кирәк вакытта алар яхшы уен күрсәтә беләләр иде, яшьләр өчен дә үрнәк бит әле. Яңа сезоннан исә «Ак Барс» яңа булачак. Июль уртасына «Ак Барс» составындагы үзгәрешләргә тукталсак, иң башта, хәзер саналачак* уенчыларның Казанга әле рәсми рәвештә күчмәгәннәрен искәртү кирәк. Сәбәбе – бу елдан КХЛ Чемпионатында катгый үтәлергә тиешле регламент. Шулай да, күп командалар бу вакытка инде үз составларын туплап, социаль челтәрләрдә актив рәвештә яңа уенчылар тәкъдим итә. «Ак Барс» исә бу юнәлештә һаман пассив. Әлегә хәтле бары тик 2 уенчы тәкъдим ителде. Беренчесе – Егор Коршков, май башында ук тәкъдим ителсә, икенчесе – күптән түгел, җанатарларга яхшы таныш Альберт Яруллин. Казанга күчкән һәм әле күчәчәк потенциаль уенчылар белән якыннанрак таныштырабыз.

Фото: ©theahl.com @hctractor.org @nhl.com @hcamur.ru

Егор Коршков. Кайчандыр, Коршков үз яшендә иң перспектив уенчыларның берсе булып саналса да, аңа багланган өметләрне ул бүгенгә хәтле тулысынча аклый акламады. Профессиональ карьерасын Егор 18 яшендә «Локомотив» командасында башлап җибәрә. Ярославльдә уздырган 5 уңышлы елдан соң, үз көчен Америкада, «Торонто Мэйпл Лифс» командасында сынап карый, беренче уенында ук алка кертә, ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, 1 елдан кире Россиягә кайта. Әйләнеп кайткач, Коршков көчле уен күрсәтә алмый интегә, һәм аны бүтән командага җибәрәләр. Әллә шушы җибәрү, әллә уңай шартлар Коршков өчен чыннан да уңай тәэсир итә. Соңгы сезонында үз уены белән ул тагын үз исемен белдертә башлады, алай булмаса, аңа Казанда күз салмаслар иде.

Альберт Яруллин. Яруллин Казан җанатарларына таныш. Беренчедән – татар, икенчедән, күп елллар буе Казанда уйнады, өченчедән, тулысынча Татарстан хоккее «продукты». «Ак Барс» составында Альберт 2011 елда дебют ясый һәм бары тик 10 елда соң гына, теләгән контрактын сорап ала алмагач, Казаннан Чиләбегә күчә. Шуны да әйтү кирәк, Чиләбегә Яруллин 21нче елда нәкъ менә Гатиятуллин чакыруы буенча китә. Яруллин – көчле сакчы, аның осталыгы, абруе, «Ак Барс»тан бу елны Радулов, Лукоянов кебек авторитетлы уенчылар киткәч, бик кирәк. Киләсе сезонда нәкъ менә Яруллин капитан булыр дип көтелә.

Ник Петан*. Петан – Континенталь хоккей лигасы өчен яңа кеше, моңарчы аның Европада чыгыш ясаганы бумады. Талантлы уенчы 2015 елдан бирле дөньяның иң көчле хоккей лигасында уйнау хыялы белән янса да, аңа бу хыялны тормышка ашырырга гел физик параметрлары комачау итте. Петанның буе бары тик 1,75 см, ә хоккейчы өчен, бигрәк тә Америкада, бу – русча әйткәндә – приговор. Ләкин, Россиядә ул бу ким якларын тизлеге һәм уенны укый белүе белән каплар, дип өметләнәбез.

Александр Барабанов*. Барабановның Казанга күчүе турындагы хәбәрләр инде күптән йөри. Соңгы сезонын уенчы шулай ук Америкада «Сан-Хосе Шаркс» командасында уздырды. Александр киләсе сезонны да Америкада уйнау теләге белән янган иде, ләкин бүтән командалар аның белән артык кызыксынмагач, ул Россиягә кайтырга уйлады. Бу күчү – казанлылар өчен зур уңыш, чөнки үз җитезлеге, комбинацияләр тудыра алуы белән, ул «Ак Барс»ка һичшиксез ярдәм итә

*

«Ак Барс» киләсе сезонга тагын инкыйлаб аша үтеп керә. Әйе, бу инкыйлаб – сак, чөнки ул хоккей стиле, фәлсәфәсе белән Биләлетдиновны кабатлый. Гатиятулинның «Ак Барс»ка килү тарихы да күп ягы белән Биләлетдинов тарихына охшаш. Шундый ук татар тренеры, шундый ук хоккей фәлсәфәсе, хәтта «Ак Барс»ка килү яшьләре дә бер үк. Биләлетдинов - 49 яшьтә килсә, Гатиятуллин – 48дә. Мондый тәңгәллекләр юкка түгел дип ышаныйк. Кем белә, бәлки, «Ак Барс» тарихында легендар Биләлетдиновтан соң шундый ук легендар Гатиятулин эпохасы башланыр? Ә бит бер уйлый башласаң, чыннан да, Казанда: Дмитрий, Олег, Владимир, Валерий кебек рус исемле тренерларның бернәрсә дә барып чыкмады. Бәлки, безгә Зинәтулла, Әнвәр кебек татар исемнәре хәерлерәктер?

Читайте на 123ru.net