Хәвефле ләззәт (Гүзәл Сөнгатуллина)

Хәвефле ләззәт (Гүзәл Сөнгатуллина)

Билгеле булганча, зарарлы гадәтләр – ләззәт алуның иң тиз һәм гади ысулы. Бу – турыдан-туры наркоманнар һәм аларга хезмәт күрсәтүче «эшмәкәр»ләргә бәйләнгән. Зарарлы гадәт ияләренең күңелен күрү максаты белән, соңгылары тыелган матдәләр җитештерү өчен чып-чын цехлар оештыралар. Берәүләре ул матдәләрне кулланып ләззәт алуга бирелгәндә, икенчеләре аларны ясап һәм китереп торалар.

Күптән түгел Казанда нарколаборатория өстенә чыкканнар. Оештыручысы аның өчен йорт алган, җиһазлар, химик компонентлар сатып алып, «халык кулланышы товарлары» куа башлаган. Инде табыш көтә башлаганда, аның эзенә махсус органнар төшкән.

Ә Кайбыч районында охшаш «проект» уңышлырак эш иткән – анда 14 килограмм синтетик наркотик «пешерергә» өлгергәннәр. Өч «лаборант»ны эш урынында эләктергәннәр. Тикшерүчеләр исәпләвенчә, алар ярты тонна «шайтан төнәтмәсе» әзерләргә җыенганнар.

Татарстан буенча бу елның беренче кварталы эчендә барлыгы 60 килограмм наркотик табылган, 431 җинаятьче кулга алынган һәм республикага «шайтан төнәтмәсе» агызып торган 8 канал ябылган. Әйтергә кирәк, соңгылары наркотикларга каршы көрәшүчеләр өчен аеруча катлаулы мәсьәлә булып тора. Чөнки товарны ташучылар аны бик оста итеп яшерә беләләр. Күптән түгел М17 трассасында дәваланырга баручы коляскада йөрүче инвалидның машинасын туктатканнар. Автомобильне җентекләп тикшергәч, анда, медицина документларыннан башка, нишләптер, 20 килограмм наркотик табыла. Инвалидка сәламәтлеген ныгыту турында онытырга туры киләчәк – тыелган йөкнең авырлыгы бөтен калган гомерне читлек артында уздыруга тарта. Тагын бер Казан «уйлап чыгаручысы» криминаль товарны... мармелад аю балалары формасында тәкъдим иткән. Өендә киндер плантациясе үстереп, ул аннан исерткеч матдә чыгарган һәм аны, желатин белән кушып, формаларга агызып катырган. Нәтиҗәсе шул ук – мармелад плантаторы рәшәткә артына озатылган.

Шул ук Казанда, Бауман урамында… чебен гөмбәсе белән сәүдә итүче ир кешене тоткарлаганнар. Сәүдәгәр кызыксынучыларга, оста итеп, аны ризыкка өстәмә итеп файдаланырга тәкъдим иткән. Имеш, ул организм эшчәнлегенә активлык өсти икән. Моның ничек эшләнүен ул аңлатып тормаган – чебен гөмбәсе актив рәвештә зиһенне чуалта һәм галлюцинациягә китерә.

Гади кешеләрнең «ак үлем» белән сәүдә итеп баерга теләүләрен белдек, ди, ә менә РФның атказанган артисткасы Рәмилә Искәндәрнең хокук сакчылары кулына эләгүен аңлау бик кыен. Дистәләгән фильмнарда уйнаган актрисаның тормыштагы уены тискәре роль булып чыккан. Аның өендә сату өчен әзерләп куелган наркотиклы төргәкләр табылган. Сәнгатьтән бик ерак торган «эшчәнлеге» өчен ул 6 ел колония алган.

Наркотиклар безнең шәһәр-авылларыбызда тарала тора. Кызганыч, бу агуны кабул итеп онытылырга теләүчеләрнең саны кимеми. Ә безнең тормышыбызга интернет керү белән «җан дәвасы» табу һич тә кыен түгел. Бу проблеманы ничек хәл итәргә икәнен әлегә беркем дә белми. Бер нәрсә генә ачык – наркобароннар да, курьерлар да, аларның клиентлары да озак яшәми: берәүләр – иректә, икенчеләр – бу дөньяда. Иртәме, соңмы, бөтенесе дә «ак үлем»не кулланудан туктый, ләкин сирәкләре генә – исән чакта.

Читайте на 123ru.net