Яшел Үзән районында 10 яшьлек малай квадроциклда капланып үлгән

Яшел Үзән районында 10 яшьлек малай квадроциклда капланып үлгән

Яшел Үзән районындагы Дубровка бистәсендә ата кеше ике улы белән квадроциклда йөрергә чыга. Бер квадроциклда олырак улы була, икенчесенә – «багги»га ата кеше 10 яшьлек улы белән утыра. Алар капланалар һәм 10 яшьлек малай һәлак була, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Бу фаҗигане прокуратура тикшерә.

17 июльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуын хәбәр итте. Квадроцикл, питбайк, скутер һәм шундый әйберләр – балалар уенчыгы түгел, аларга утырган балалар үзләренә башкаларга куркыныч тудыра, диде ул.

12 июльдә Лаеш районы Сокуры авылында квадроциклда 10 яшьлек малай автомобильгә бәрелеп үлде. Пассажир – 13 яшьлек малай тән җәрәхәтләре алды. Бу атнада Алабугада яшүсмер малай мопедта КАМАЗга бәрелеп һәлак булды.

Читайте на 123ru.net