Өченче балага авырлы Әлфирә ире турында: «Без аны бармаска үгетләргә тырыштык, ләкин...»

Өченче балага авырлы Әлфирә ире турында: «Без аны бармаска үгетләргә тырыштык, ләкин...»

Бәйрәкә авылыннан Артур Ядгаров, 2 бала атасы һәм өченчесенең булачак атасы, машина йөртүче һөнәрен хәрби хезмәткә алмаштырган. Аның хатыны Әлфирә «Татар-информ»га аларның бу карарга кадәр тормышлары һәм хәзер ничек яшәүләре турында сөйләде.

«Читтә кала алмады һәм контрактка кул куйды»

Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан Артур Ядгаров (хезмәттәшләре арасында Арчи буларак билгеле) хәзер өйдән ерак – СВО зонасында. Аның хатыны Әлфирә үзенең кичергәннәрен «Татар-информ»га сөйләде.

«Артур белән без 2007 елда дус кызыбызның туган көнендә таныштык. Мәхәббәтебез очкын кебек кабынды, 1 елдан соң без өйләнештек. Безнең 14 яшьлек олы кызыбыз Элина бии һәм рәсем ясый. Кече кызыбыз Ильвина да рәссам, ләкин кечкенә хуҗабикә дә. Озакламый өченче балабыз туачак», – дип сөйләде Әлфирә.

Артурның фронтка китү карары гаиләсе өчен көтелмәгән була, ләкин, Әлфирә әйтүенчә, аңлашыла да.

«Безгә кадерле булганны якларга теләде. Без аны бармаска үгетләргә тырыштык, ләкин... Беләсезме, аның күзләрендә шундый кыюлык бар иде, мин аңладым – бу аның юлы», – дип сөйләде хәрби хезмәткәрнең хатыны.

Әлфирә һәр көнне өмет белән уяна.

«Ул шалтыраткач, иркенләп сулый башлыйм. Ул хезмәт турында аз сөйли, күбрәк балалар турында сорый. Ул безне бик кайгырта һәм ярата», – дип сөйләде хатын.

Фото: © Ядгаровларның гаилә архивыннан

«Барлык авырлыкларны ирем белән бергә кичерәм»

Хәрбинең хатыны булу – аерым миссия, дип саный Әлфирә.

«Бу – 2 кеше өчен көчле булу дигәнне аңлата. Елыйсы килгәндә елмая белү, хәтта куркыныч булганда да ышану дигән сүз. Мин аның белән горурланам. Мин аны шушы сыйфатлары, ихтыяр көче өчен, мөстәкыйльлеге һәм үз-үзенә ышанычы өчен яраттым. Аның кыюлыгы, бурычына тугрылыгы белән горурланам һәм барлык авырлыкларны да аның белән бергә кичерәм», – дип сөйләде «Арчи»ның хатыны.

Стенада Артурның фотосурәтләре, аның «За отвагу» һәм «Участнику специальной военной операции» медальләре эленеп тора. Әлфирә аларның кызларның еш кына бу фотолар янына килеп сыпырып китүләрен әйтте. Алар өчен әтиләре – чын герой.

Әңгәмәне тәмамлап, Әлфирә фронттан якыннарын көтүчеләргә мөрәҗәгать итте:

«Безнең мәхәббәтебез аларга калкан булсын. Безнең ышанычыбыз аларны өйләренә алып кайтсын. Һәм тизрәк барлык гаиләләр яңадан кушылсын, һәм дөньяда шундый шатлыклы көн җитсен», – дип нәтиҗә ясады хәрби хезмәткәрнең хатыны.

Фото: © yutazy.ru

«СВО катнашучыларына нинди ташламалар һәм түләүләр каралган»

Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, 1,5 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге чаралар Татарстан территориясендә контракт имзаларга карар кылган барлык гражданнарга, яшәү урыннарына карамастан, шулай ук кирәк булганда ИНН һәм закон нигезендә РФ гражданлыгы алуда ярдәм күрсәтәчәк чит ил кешеләренә кагылачак.

Республика хакимияте контрактчыларны яхшыртылган кием-салым белән киендерә, анда СВО сугышчыларының теләкләре исәпкә алынган.

Финанс ярдәменнән тыш, оештыру ярдәме гарантияләнә (Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли), барлык республика һәм федераль ташламалар, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр хәрби операциядәге хезмәткәрнең эш урынын саклап калалар һәм хезмәт хакын түлиләр, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, сугышчыларның гаиләләрен опекага алалар.

Республика контрактчыларга, аларның сорауларыннан чыгып, даими ярдәм күрсәтә: төрле җиһазлар, беренчел кирәк-яраклар һәм башка бик күп нәрсәләр җибәрелә. СВО зонасында контрактчыларга ай саен Оборона министрлыгыннан түләү исәпләнә – 210 мең сумнан.

Хәрби хезмәткәрләр өчен ташламалар:

  • түләүсез медицина хезмәте күрсәтү;
  • РФ Саклану министрлыгы хисабына шифаханәләргә һәм профилакторийларга бушлай юлламалар; шулай ук хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзалары өчен юллама бәясеннән 50% ташлама гамәлдә булачак;
  • ташламалы ипотека алу, Саклану министрлыгы хисабына торак алу мөмкинлеге.

Тупланма-ипотека системасы (НИС) – контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү формасы. Хәрби хезмәткәргә шәхси тупланма счет ачыла, аңа ел саен, эштән киткәнчегә кадәр, билгеле бер сумма күчерелә, 2023 елда бу – 349 614 сум.

Торак сатып алуга хәрби хезмәткәр тупланган акчаларны да, банктан заем акчаларын да куллана ала. Ссуданы хәрби хезмәткәр үзе түгел, ә дәүләт – «Росвоенипотека» дәүләт учреждениесе каплый. Хәрби хезмәткәр тупланма-ипотека системасына 3 ел хезмәт иткән очракта керә ала. СВОда катнашучы хәрби хезмәткәрләр НИСка кергәннән соң ук торак сатып ала алачак.

  • Түләүсез өстәмә белем алу мөмкинлеге

Контракт буенча теләсә кайсы хәрби хезмәткәр укыту узарга һәм офицер исеме һәм командалы вазифа алырга мөмкин. Бу – карьера баскычыннан үсеш мөмкинлеге бирә.

  • «Сугышчан хәрәкәтләр ветераны» статусы

СВОда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләр «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусын ала. Бу статусны алу белән бер үк вакытта гражданин ай саен 3 480 сум һәм 15 тәүлек еллык отпуск ала.

  • Гомерне һәм сәламәтлекне иминләштерү

Яраланган өчен һәр хәрби хезмәткәр, җәрәхәтнең авырлыгына карап, бер тапкыр 3 млн сумга кадәр ала. Хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта, аның гаиләсе 12 млн сумга кадәр ала.

Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен:

«Батыр» картасы каралган, ул балалар бакчасына, балалар бакчасындагы барлык түгәрәкләргә, туклануга түләүне тулысынча каплый. Укучылар мәктәпнең барлык түгәрәкләренә дә йөри ала, алар өчен бушлай туклану һәм спорт секцияләре каралган. Шулай ук бер олы кеше озатуында балалар театрларга һәм музейларга бушлай йөри ала.

  • Әгәр ипотека түләү буенча бурычлар булган икән, алар граждан контракт буенча хезмәт иткән вакытта алынмый.
  • Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларына керү өчен квота ала. Һәр институтта әлеге балаларга укырга керү өчен квота бар. Әгәр элегрәк бала түләүле нигездә укырга кергән икән, ул бюджетка күчә алачак.

РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белегез heroes-tatarstan.ru. РФ Саклану министрлыгы белән контрактны республиканың теләсә кайсы шәһәрендә яки районында төзергә мөмкин. Моның өчен заявканы 8 (800) 222-59-00 (Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен) телефоннары буенча калдырырга, хәрби комиссариатка яисә сайлап алу пунктына килергә кирәк.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net