Мәскәүдә Дуров сперматозоидларына чират торалар

Павел Дуров үзенең 100дән артык балага биологик әти булуы турында игълан итте. Аның бу постыннан соң сперма банкына орлык тапшырырга теләүчеләр саны 980%ка арткан. Дуров криобанкларда аның донор биоматериалы инде 15 ел саклануын да әйткән.

«Mash» каналы мәгълүматы буенча, Телеграмны уйлап табучының сперматозоидларын үзләренә салдырырга теләүчеләр дә күбәя. Мондый хатын-кызлар саны 460%ка арткан. Кайберәүләр моның өчен Россиягә чит илдән дә очып килергә әзер булуларын белдергән. Бик зур ихтыяҗ булуга карамастан, ЭКО өчен Павелның биоматериалына бәя күтәрелмәгән – шул ук 20 мең сум тора.

Дуров орлыкларын читкә сатмыйлар, чөнки Павел аны башка кешеләрнең сатып йөрүләрен теләмәгән. ЭКО методы белән бала таба алмауны дәвалый торган репродукция үзәгендә бу темага аңлатма бирмиләр.

«Mash» каналы Дуров спермасыннан туган балалар яшәгән төп 5 төбәкне ачыклаган. Болар: Пермь һәм Краснодар крае, Свердловск һәм Ленинград өлкәләре, шулай ук Татарстан.

Искәрмә өчен: интернетта Дуровның биоматериалын чит кешеләрнең сатуы турындагы барлык белдерүләр – фейк, дип яза канал.

Мәскәүдә ЭКО клиникалары төбендә булачак генийларның потенциаль әниләре кирәкле анкетаны табу өчен сәгатьләр буе чиратларда тора икән һәм, менә нәкъ Дуров сперматозоидын салсыннар өчен, ришвәт тә тәкъдим итә башлаганнар.

Миллиардер үзенең спермасын калдырган клиникада күкәй күзәнәкне аталандыру бәясе 314 меңнән башлана. ЭКОны беренче тапкыр ясатканнан соң йөкле булу ихтималы якынча 30% тәшкил иткән очракта, күпчелек очракта, шансны арттыру өчен, бу процедураны 3-4 тапкыр узарга кирәк.

Әмма миллиардер милегенә варис тудырырга яки Павел Дуровтан алимент алырга өметләнгән хатын-кызларга үз хыяллары белән хушлашырга кирәк, ди белгечләр.

Читайте на 123ru.net