«Илнур, хуш, сау бул, авыр туфрагың җиңел булсын»

«Илнур, хуш, сау бул, авыр туфрагың җиңел булсын»

«1 августта районыбызны тагын кайгы жиле каплады. Торачы авылы егете, 24 июльдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнур Насертдинов белән хушлаштылар», дип хәбәр итә Башкортстанның Илеш районы телевидениесе. Аның хатыны тол, ике улы ятим, әнисе ялгыз калган.

«Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Фәнәви улының якыннарының олы хәсрәтен уртаклашып, туганнары, якыннары, дуслары, районыбыз җитәкчеләре, күрше Татарстан районы Минзәлә районы вәкилләре, хәрбиләр соңгы юлга озатырга аның йорты алдында җыелды. Чыгыш ясаган һәркем Илнурның чын ир-егет, үрнәк тормыш иптәше, изге җанлы, игелекле туган булуы турында сөйләде», диелә репортажда.

Барыгызны да зур ачы кайгы шушында җыйды, – ди район башлыгы Илдар Мостафин. – Авыл башында корыла башлаган дөньяга, төзелә башлаган йортка, оеша башлаган гаиләгә – менә балалар үстереп, тормыш корасы гаиләгә җыелып килдек. Бик зур рәхмәт барыгызга да хөрмәт итеп килгәнегез өчен. Без зур хөрмәт белән үзебезнең якташны, батырларча башын салган егетне соңгы юлга озатабыз. Герой егетне. Илнур Фәнәви улының герой икәнен монда торган орден-медальләре исбатлый. Барлык райондашлар, җитәкчеләр исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашам. Без патриотны, геройны озатабыз. Аның турында хәтер һәрберебездә мәңгелеккә саклансын. Гөлназга, балаларга – түземлелек. Әнисенә – беренче чиратта. Без һәрвакыт бергә, ярдәм итәрбез. Илнур, хуш, сау бул, авыр туфрагың җиңел булсын.

Илнур 1983 елның 25 февралендә Торачыда туган. Аграр колледжда укый. 2022 сентябрендә мобилизацияләнә. Аның Суворов, Жуков исемендәге һәм Батырлык өчен орден-медальләре бар.

Илнур Фәнәви улы илебезнең тугрылыклы улы булып, хәтерләрдә мәңге сакланыр, дип хәбәр итә Илеш районы телевидениесе.

«Авыр кайгыгызеы уртаклашабыз!»

«Илнур әйбәт, тәрбияле, тыйнак, шат күңелле булып истә калды. Урыны оҗмахта булсын»,

«Эх, Илнурыбыз, әниеңә, тормыш иптәшеңә, улларыгызга, туганнарыгызга сабырлык бирсен»,

«Мәйсәрә апа, тормыш иптәше, балалры, сабырлык сезгә!» – дип яза танышлары.

Читайте на 123ru.net