Агыйделдә югалган Чаллы кешесен сигез көннән таптылар
![Агыйделдә югалган Чаллы кешесен сигез көннән таптылар](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/8/5/ed520c63eac78cb5b53273f821683bd3.jpg)
Башкортстанда Агыйдел елгасында югалган Татарстан туристын тапканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ир-ат Бөрҗән районында Агыйдел елгасында югала. Аны 8 көн узгач тапканнар.
35 кешелек төркем катамараннарда йөри, маршрут Иске Сөбхангол һәм Мәндәгол авыллары арасыннан уза. Фаҗига «Зур Амфитеатр кыясы» районында була.
Якынча белешмә буенча, мәрхүм ир-ат хәмер эчкән булган, коткару жилеты кимәгән, диелә хәбәрдә.