Күздә линза булган килеш душка керергә ярыймы?

Врач-офтальмолог Шахло Махкамова сүзләренчә, ванна яки душка кергәндә, күздәге линзаларны салмасаң да була. Тик биткә көчле су агымы тиеп, алар агып китәргә мөмкин булуын истә тотарга кирәк. Андый чакта күзләрне йомып торыгыз. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Душтан чыккач, күзгә дымландыра торган тамчы салыгыз.

Диңгездә яки елгада коеныр алдыннан, коена торган маска яки күзлек кию хәерле. Су коенгач, күзгә дымландыра торган тамчы салыгыз, линзаларны салыгыз һәм яңа парны киеп куегыз, аннары тагын тамчы салыгыз.

Линза кигән килеш чуммау хәерле, ди табиб. Чөнки күзгә инфекция керергә, ялкынсыну һәм кызару барлыкка килергә мөмкин, ди табиб.

Читайте на 123ru.net