Гел тозлы снек яки чикләвек ашыйсы килү нәрсә турында аңлата?

Ни өчен гел тозлы снек яки чикләвек ашыйсы килә? Бу сорауга җавап «Татарстан 24» каналында чыкты.

Кеше көчле яки хроник стресс кичерсә, аның тозлы ризык ашыйсы килә. Моннан тыш, бөере яки бөер өсте бизләре авырткан кешеләр дә гел тозлыга тартыла.

«Кеше артык тозлы ризык ашый башласа, аның тагын, тагын шуны ашыйсы килә. Ә аның кыштырдавы шатлык гормоны ясалуга ярдәм итә», – ди табиб-диетолог, нутрициолог, гастроэнтеролог Татьяна Жаровская.

Читайте на 123ru.net