Офтальмолог күзләр начар күрә башлау сәбәбен әйтте

Югары категорияле табиб-офтальмолог, офтальмохирург Кирилл Светлаков сүзләренчә, күзләр начар күрә башлау генетик сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Шулай ук яшәү рәвеше күзләргә йогынты ясый. Гел утырып тору бик зур куркыныч тудыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, утырып тору һәм коры күз синдромы яки миопия куркынычы арту арасында бәйлелек бар.

Моннан тыш, дөрес тукланмау да күзләр күрүен начарландыра. Табиб сүзләренчә, рацион төрле булырга тиеш, организмга җитәрлек дәрәҗәдә туклыклы матдәләр, витаминнар, минераллар кермәсә, күзнең кайсыбер структуралары начаррак эшли башлый.

Цифрлы гигиена булмау да күзне боза. Табиб социаль челтәрләр, цифрлы җайланмаларны сирәк кулланырга, телефонны шалтырату яки бик ашыгыч хәбәрләр өчен генә файдаланырга киңәш итә.

Күзләрне саклау өчен гомуми гигиенаны да сакларга кирәк. Күзләрне ышкымагыз, пычрак куллар белән тотмагыз. Косметиканы махсус чаралар белән юып төшерегез, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net