Айгөл Бариева Фәрит Мөхәммәтшинны сәхнәдә җырлатты

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева Камал театры бинасында узган юбилей концертында «бик матур бүләк» алды. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сәхнәдә бергәләшеп 2 җыр башкарды.

Башта Фәрит Мөхәммәтшин Айгөл Бариевага котлау сүзләре җиткерә, бүләкләр тапшыра. Аннары ул сәхнәдән чыгып китәргә җыена һәм шул вакыт Айгөл Бариева аны: «Фәрит Хәйруллович, мин Сезне җибәрмим. Халык та болай гына җибәрсәм гафу итмәс», – дип туктатып кала.

Фәрит Мөхәммәтшин Айгөл Бариевага:

Нишләтер идең?

Җырлатыр идем. Әйдәгез әле. Бу – экспромтом гына булган әйбер, – дип, Айгөл Бариева Фәрит Мөхәммәтшинга микрофон тоттыра. Салмак кына итеп җыр башлый: «Күптән инде әйтер сүзләрем бар…»

Шушы мизгелдә аңа Дәүләт Советы Рәисе дә кушыла. Тамашачы дәррәү кубып алкышларга тотына.

«...Күзләреңә бер каравым җитә,

Бөтен кайгыларым югала,

Әл дә син бар әле бәхетемә,

Әл дә син бар әле дөньяда...»

«Бу – миңа бик матур бүләк», – ди уңышлы килеп чыккан чыгыштан соң Айгөл Бариева.

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин инде икенче җырны башлый:

Мин сине шундый сагындым...

Айгөл Бариева белән Фәрит Мөхәммәтшинның бу чыгышына «афәрин» дип кычкыручылар да бар, халык ялкынлы алкышларга күмә.

Читайте на 123ru.net