«Татарстан хаклы рәвештә аңлашып яшәү һәм татулык төбәге буларак танылды»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Республика көне – Татарстанның күпмилләтле халкын, анда туып үскән һәм яшәүче һәркемне берләштергән дәүләт бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Якташларыбызның, республикада тәрбияләнгән атаклы шәхесләрнең казанышлары безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә без һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Хезмәт коллективлары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар уңышларын лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтәбез.

Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеген саклап, тигезлек шартларында изге урыннарны һәм гыйбадәтханәләрне торгызып, Татарстан хаклы рәвештә аңлашып яшәү һәм татулык төбәге буларак танылды. Республикабызда 175 милләт һәм төрле дин вәкилләре дуслыкта һәм хезмәттәшлектә көн күрә.

Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм гражданнарның бердәмлеге социаль-икътисадый үсешнең нигезен тәшкил итә, эшлекле даирәдә үзара ышанычка таянып эш алып бару өчен юллар ача, инвестицияләр кертүгә кызыксынганлыкны арттыра.

Татарстанда барлык төп икътисадый күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә, цифрлы нигезгә күчү һәм инновацияләр өлкәсендә республика – алдынгылар сафында.

Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының килешеп, бердәм эшләве нәтиҗәсендә илкүләм проектлар һәм республикакүләм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, шәһәрләр, кечкенә һәм зур авыллар үзгәрә, матурлана, кешеләрнең тормышы яхшыра бара.

Югары күрсәткечләргә ирешүебез фән эшлеклеләренең ачышлары, авыл хуҗалыгы уңганнарының казанышлары, предприятиеләр һәм оешмалар, медицина һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең, табиблар, педагогларның, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең игелекле хезмәте белән тәэмин ителә.

Без федераль хакимият органнарына һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинга республикага карата игътибарлы булулары, безнең башлангычларга һәм проектларга даими ярдәм итүләре, Россиякүләм һәм халыкара колачлы чараларны уздыру мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәтле.

Быел гына да, Россия Федерациясе Президенты карары белән, республикада «Киләчәк уеннары», БРИКС спорт уеннары, шулай ук киңәйтелгән составта БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кебек чараларга мәйдан бирелде. Олы мәртәбә булу белән беррәттән, бу эш-бурычлар зур җаваплылык та таләп итә.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Буыннан буынга күчкән гореф-гадәтләрне саклый килеп, без киләчәккә кыю адымнар белән атлыйбыз, кыенлыкларга, чикләүләргә дә карамастан, рухи күтәренкелек белән, үз көчебезгә ышанып яшибез. Бер-беребезгә, якташларыбызга, четерекле хәлдә калган һәркемгә авыр чакларда без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Куәтле Россия төзүгә үзебездән әһәмиятле өлеш кертәбез, Җиңүгә ышанабыз, фронттагы сугышчыларга булышлык күрсәтәбез һәм аларның тиз арада әйләнеп кайтуын көтәбез. Татарстанда яшәргә һәм эшләргә, гаилә корырга, балалар үстерергә уңайлы булсын дип, бергәләп тырышлык куябыз.

Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.

Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!»

Читайте на 123ru.net