Мәүлид ае башланды! Пәйгамбәребезнең туган көне ничәсе була һәм ул көнне нишләргә?

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында 3 сентябрьдә кич белән мөселманнар өчен әһәмиятле булган ай башлануын искәртәләр.

«Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, ахшам намазыннан соң, изге­ Рабигүл-әүвәл (Мәүлид­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган.

Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. «Мәүлид» сүзе «туу» дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көн­е – Рабигүл-әүвәл аен­ың уникенче көне.

Ул ­көнне Пәйгамбәребез М­өхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган­. Аның бу дөньяга ки­лүе – Аллаһның олуг бүләге», – диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәте телеграм-каналында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавы чыкты.

Мөфти билгеләп үткәнчә: «Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм кешелек тарихында иң якты һәм тирән эз калдырган. Бөтен Җир шары буйлап миллионлаган кеше бүген ул җиткергән хаклыкка иман китереп яши.

Ул кешеләрне тәрбияләгән һәм аларны Раббыбызны яратырга, Аңа гыйбадәт кылырга, исламны аңларга, ике дөньяда бәхетле булырга өйрәткән, томаналыктан һәм наданлыктан яктылыкка һәм гыйлемгә юл ачкан Рабигүл-әүвәл ае Аллаһның сөекле Рәсүле Мөхәммәднең салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм дөньяга килүе белән билгеле.

Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм Рабигыл-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә (быел милади буенча – сентябрьнең 14еннән 15енә каршы төндә) туа.

Аллаһның Рәсүлен салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм ихластан сөю йөзеннән, мөселманнар ай буена Мәүлид кичәләренә җыела, салаватлар әйтә, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары һәм пәйгамбәрлек тарихы турында вәгазьләр тыңлый. Татарстан мәчетләрендә дә Мәүлид уңаеннан чаралар узачак. Рәхим итегез!» – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net