Иртәгә сайлау: кемнәрне кая сайлыйбыз (кабат айфоннар һәм автомобиль уйнатылачак)

Сайлауда 5 партия катнаша: «Яңа кешеләр» («Новые люди»), «ЛДПР», «Гадел Россия», «Бердәм Россия», «КПРФ».

Сайлаучыларга кандидатлар исемлеген Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында табарга мөмкин. Кандидатларның белем алган уку йортлары, эш урыны, керемнәре һәм милке турында мәгълүмат та бирелә.

Моннан тыш, 38 районда муниципаль депутатларны өстәмә сайлаулар да узачак, анда 145 урынга 497 кандидат дәгъва кыла.

Үз сайлау участогыңны ничек табарга?

Сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Үз сайлау участогының адресын «Госуслуги» – «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта яки Россия Үзәк сайлау комиссиясенең «Цифрлы сервислар» бүлегендә табарга мөмкин.

Татарстанда 2760 сайлау участогы бар, шулай ук хастаханәләрдә, аэропортта, санаторийларда һәм тикшерү изоляторларында да 42 участок ачылачак.

Әгәр сайлаучы сәламәтлеге аркасында участокка килә алмаса, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен гариза бирергә яисә участок комиссиясенә шалтыратырга кирәк.

Ничә бюллетень алабыз?

Сайлаучылар участокта 2 бюллетень алачак: берсе – партияләр исемлеге, икенчесе – бер мандатлы округтагы кандидатлар. Беренче бюллетеньдә беренче булып «Яңа кешеләр» партиясе күрсәтелгән, аннары «ЛДПР», «Гадел Россия», «Бердәм Россия» һәм «КПРФ». Бу исемлек партияләр арасында узган жирәбә буенча төзелгән. Бер мандатлы кандидатларның исемнәре алфавит тәртибендә урнаштырылган, аларның туган елы, эш урыны һәм яшәү урыны да күрсәтелгән.

Сайлау участогында металл эзләгечләр урнаштырылган, тәртипне хокук саклау органнары күзәтәчәк. Участокларда көн буена күзәтүчеләр эшләячәк, алар кандидатлар, партияләр һәм Иҗтимагый палата тарафыннан билгеләнгән.

Концерт һәм бүләкләр

Барлык сайлаучылар «Гаиләбез белән сайлауга» дип язылган беләзек алачак. Бу беләзекләр җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөкминлеге бирә.

Һәм шулай ук бәйгедә катнашырга була. Моның өчен:

Сайлау участогында гаилә белән фотога төшәргә (селфи яки гадәти фото), анда тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган браслет күрсәтелергә тиеш, аннары шул фотоны социаль челтәрләрдә урнаштырып, 2 хештег күрсәтергә кирәк – (игътибар – икесен дә!) #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга. Җиңүчеләргә 12 «iPhone-15» һәм «Lada Vesta» автомобильләре биреләчәк. Кем җиңгәнен «ТНВ-Татарстан» каналындагы туры эфирда карарга мөмкин – анда иртәнге 7дән 23.00 сәгатькә кадәр телемарафон барачак.

Казанда шулай ук зур концерт оештырылачак. «Казан» гаилә үзәге янында «Моя Мишель», Niletto, Dabro, Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Иркә, Фирдүс Тямаев чыгыш ясачак. Чара 13.00 сәгатьтә, концерты 14.00 сәгатьтә башлана.

Сайлауга бәйле сораулар туса, +7 (960) 049-68-14 номерына шалтыратырга мөмкин (7.00-20.00). Шулай ук «кайнар» элемтә номеры да бар – 8 (800) 200-00-20. Кирәк булса, Үзәк сайлау комиссиясенә дә чыга аласыз – (843) 292-84-33.

Читайте на 123ru.net