Гөлназ Җиһангирова: «Анталиядә татарлар зыялы, акыллы халык буларак билгеле»

Тиздән, 13-15 сентябрь көннәрендә, Төркия иленең Анталия шәһәрендә халыкара «Йөрек» фестивале узачак. Төрки халыклар мәдәниятенә багышланган әлеге фестивальдә узган ел беренче мәртәбә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашкан иде. Быел да милләттәшләребезне фестивальгә, зурлап, кунак итеп чакырганнар.

Татарстан һәм Төркия арасында мәдәни күпергә беренче таш салучы – 5 ел Анталиядә яшәүче музыка белгече, композитор, шагыйрә, хәзерге вакытта «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова. «Интертат»та узган елда аның белән әңгәмә чыккан иде. Быелгы фестивальгә әзерлек сорауларын хәл итү өчен, Гөлназ ханым августта Казанга кайткан иде. Быел узачак чараның үзенчәлекләре, Анталия татарларының соңгы яңалыклары турында ул «Интертат» хәбәрчесе белән уртаклашты.

Ике ай элек – җәй башында рәсми рәвештә «Татарстан» мәдәният җәмгыятен теркәдек. Иң зур яңалыкларыбызның берсе шул. Бу вакыйга безгә бик зур җаваплылык өстәде. Безнең кыйблабыз – чит илдә милли мирасыбызны саклау һәм таныту. Үз ана телебездә сөйләшеп, әдәби-музыкаль очрашулар, китап уку кичләре оештырып, рәсем, милли бизәкләр, ризыклар аша татарларыбызның кул эшләренә ничаклы оста булуын күрсәтү максатын күздә тотып яшибез.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Рәсми рәвештә теркәлгәнче үк, Анталия шәһәре мэриясе, дәүләт оешмалары белән инде берничә ел дәвамында эшләп килдек. Шәһәр көне, Нәүрүз бәйрәме, Пылау фестивале, төрки халыклар җыеннары, халыкара фестивальләргә без, Анталиядә яшәүче татар активистлары, «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме һәрдаим чакырулы, шөкер.

Милли бәйрәмнәребезне әйткән дә юк. Һәр елны уздырып килгән Сабан туебызны җирле халык инде үз итеп, яратып, көтеп ала башлады! Сүз уңаеннан шуны да әйтим: быел әлеге бәйрәмне фәкать үз көчебез белән «ерып чыгуыбыз» – зур шатлык һәм горурлык. Үзебезчә. Авылча. Хәттә сәхнә кормыйча. Сабан туе мәйданында без, анталиялеләр генә түгел, Сабан туе узачагын белеп, үз теләкләре белән килгән музыкантлар – Измирда яшәүче милләттәшебез, төркемдәшебез Ирәндек Дәүләтьяров (гармун), ул көннәрдә Мерсиннан Анталиягә яңа гына күченгән Ринат Миндияров (саксофон), Ландыш Сәүбәнова (Яр Чаллы филармониясенең «Визит» эстрада оркестры солисткасы), Уфада яшәүче виртуоз баянчы Илназ Вәлиев чыгышлары нур өстенә нур булды!

Анталиядә фикердәшләрем, хезмәттәшләрем бик күп. Беренче чиратта, җан дустым, фикердәшем, йөктәшем, Төркиядә яшәгән дәвере һәм эшчәнлеге буенча «ветеран» дип саналган адвокат, шагыйрь Фәнис Зыялыны әйтәсем килә. Шулай ук танылган журналист Ләйсән Солтанова, алыштыргысыз биючебез Айсылу Ясәвиева, моңлы җанлы Венера Нәҗмиева, Анталиянең Акдениз университетында белем алучы, эшчән һәм җаваплы «йөзек кашы»быз Амани Гыйлманова. Измирда яшәүче гаҗәеп сәләтле студентыбыз, гармунчы егетебез Ирәндек. Гаиләсе белән Анталиядә яшәүче танылган музыкант, профессиональ җырчыбыз Эльвира Әбделманова, пилот булып эшләүче татар әдәбияты белгече Әнвәр абый Фатыйхов, Алания татарларын туплап торучы төркемдәшебез Хәния Сафиуллина-Умут.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Тагын бер бик тә кадерле кешебез бар: Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә мин мөгаллимә булып эшләгән вакытта кадрлар бүлеген җитәкләгән Наилә ханым Барабанова. Бүгенге көндә ул Анталия шәһәренең сәхнәләрендә бик еш күренә һәм бик матур итеп җырлый. Активистларыбызның тагын берсе – ансамблебездә җырлаучы якташым Айгөл. Аның ире блогер Ринат Садыйков чаралардан бик матур фото-видеолар төшереп ясый. Рәмүзә ханым Хөббәтова – искиткеч аш-су остасы. Алия һәм Рәисә ханымнар пешергән ризыкларны ашап туярлык түгел! Эш дигәндә туктатып булмый торган Рамиләбез, Гүзәлебез бар. Прага шәһәрендә яшәгән килеш, төркемебез тормышында актив катнашып, бөтен кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торучы Ландышыбыз, Илгиз, Фәрит абый, Гөлия, Алия, Альбина, Шакировлар гаиләсе… Барысын да санап бетереп булмастыр. Фәкать күңелләре кушып, халкыбыз өчен хезмәт иткән кешеләр бу!

Хәзерге вакытта Анталия мэриясе оештырган «Йөрек-төрекмән» фестиваленә әзерләнәбез. Киләчәктә бу традициягә әйләнер, ИншәАллаһ. Һәр елны 30 дан артык ил катнашып, бәйрәм аланында 500 меңнән артык кунакны сыйдырган әлеге фестиваль дөньяда иң зурлардан санала. Быел өченче мәртәбә уза. 2022 елда мин бу чарага берүзем кунак булып кына барган идем. Татар делегациясе булмавына, татарлар катнашмавына ул вакытта үзәгем бик нык өзелгән иде. Үземчә калфаклар, милли киемнәр киеп барып, безнекеләр мине таныр, дәшмичә калмас, дип уйлаган идем.

Фестиваль җитәкчеләре белән танышып, «Татарстан, татарлар катнашмыймени?» дигән гаҗәп катыш соравыма «әлегә Анталиядә зур проектлар өстендә Татарстан белән эшләмәдек, андый тәҗрибәбез юк» дигән җавап ишеттем. Аннары алар миңа «нинди төркем килә алыр иде сездән, татар сәнгате, мәдәнияте турында сөйләгез әле» дигәч, мин, музыка белгече буларак, татар музыкасы, халык җырлары турында сөйләп киттем. Шигырь укыдым, 1-2 халык җырын җырладым. Үземнең күп еллар автор-алып баручы буларак радио, телевидениедә эшләгәнемне, заманында автор-башкаручы буларак сәхнә тотканымны ишеткәч, миңа сәхнәдә чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Тимерне кызуында сугу кебек булды инде бу. Тиз генә улыма шалтыратып, фонограммаларны җибәрүен үтендем. Менә шулай сәхнәгә чыгып, «Җомга»ны җырлаган идем.

Билгеле булганча, быел фестивальдә Татарстан икенче тапкыр катнаша. Быел кемнәр чыгыш ясый, әзерлек ничек бара?

Миндә әлеге фестивальдә татар халкы мәдәниятен күрсәтү теләге шулкадәр көчле иде! Шул уй тынгылык бирмәде. Бу мәсьәләләр хакында сөйләшер өчен, узган елда Казанга кайтып, туп-туры Бөтендөнья татар конгрессына киттем. Фестивальнең күләмен, мөһимлеген журналлар, фото, видеоязмалар аша күрсәткәннән соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев хәер-фатихасы белән әзерлек башланды. Шулай итеп, 2023 елда Анталиягә көчле делегация җибәрелде. Бу җәһәттән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутееваның исемен аерып әйтмичә булмый. Фестивальгә әзерләнгән вакытта да һәм, делегацияне җитәкләп, Анталиягә килгәч тә, барыбыз өчен дә үрнәк һәм терәк булды ул. Шулай итеп, ике илдән без бер-беребезгә каршы адым-адым атлап, фестиваль кысаларында ике илне, ике сәнгатьне тоташтырыр өчен бөтен формаль эшләрне җайлап кына эшләп килдек.

Былтыр зур парадтан башлап, киң колачлы фестиваль аланында «Риваять» төрки-татар этник төркеме чыгыш ясады. Анталиядә яшәүче татарларны туплап, килгән барлык кунакларны милли көйләргә биетеп-җырлатып, башка милләттәге кешеләрне шаккатырып, сокландырып, татар мәдәниятен таныттылар алар. Бик яратып калдылар егет-кызларыбызны! Шулай ук, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы мөгаллимәләренең үзләре теккән милли әйберләр, киемнәр күргәзмәсе, милли бизәкләр кулланып, чигү-тегү буенча мастер-класслары да халык күңеленә хуш килде. Кабат-кабат зур рәхмәт сезгә, газиз милләттәшләребез!

Быел җиңелрәк булыр дип ышанам: сукмагыбыз салынды, делегациябез тагын да киңәйде. Сүз, җыр, бию, тегү-чигү, аш осталары, танылган остазлар, шагыйрьләр киләчәк. Исемнәрен сер итеп калдырыйк әле...

Безгә, гадәттәгечә, аерым чатыр бирелде. Аны милли төсмерләрдә бизәячәкбез, милли ризыклар белән килгән кешеләрне сыйлаячакбыз. Чатыр янындагы ачык сәхнәбездә башкалабыздан килгән сәнгать әһелләре генә түгел, Төркиядә яшәүче музыкантлар, биючеләр үз осталыкларын күрсәтеп концерт куячак. Үзем җитәкләгән «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме чыгышлары көтелә, әдәби-музыкаль композицияләр, театраль күренешләр күрсәтергә, мастер-класслар үткәрергә ниятлибез. Җыр-моңга, ана телебездә аралашуга сусаганнарны көтеп калабыз! Рәхим итегез, дуслар!

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Анталиядә татар активистлары – җәмгыятебез әгъзалары – һәммәбез дә әлеге бәйрәмгә бик нык әзерләнәбез. Хәзерге вакытта инде табыныбыз хакында киңәшләшә башладык.

Быел нинди милли тәм-томнар белән сыйламакчы буласыз?

Өстәлебездә чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, төрле пироглар һәм башкалар булачак. Төрек дусларыбыз гөбәдиябезне бик яратып ашый башлады, еш сорыйлар. Аны Анталиядә пешерү шактый авыр мәсьәлә булып чыкты бит әле, чөнки Төркиядә «корт» дигән нәрсә юк, һәм, аны үз кулың белән җиренә җиткереп ясар өчен, бик озак эшләргә кирәк икән. Гадәттә әлеге кыйммәтле «бишенче матдә»не Казанга кайтканда үзебез алып китерәбез яки Анталиягә килүче дус-ишләребездән алып килүләрен үтенәбез. Алия апабыздан да оста пешерүче юк инде гөбәдияне! Гомумән, һәрберебезнең тәмле итеп пешерә торган аерым бер ризыгы бар. Үземә килгәндә, тәбикмәк яки алма пирогы.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Тагын нинди эшләр көтелә?

Китапханә ачу. Анталия мэриясенең үз китапханәләре бар, алар борынгы бина, мәдрәсәләрдә урнашкан. Шәһәрнең бик күп районнарында заманча җиһазландырылган китапханәләр бар. Татар халкының мирасы сакланган китапларның мин баштан ук шәһәр үзәгендә, бөтен кеше куллана алырлык уңайлы, матур җирдә булуын теләгән идем.

Хыялларыбыз тормышка ашып барган чагы, шөкер. Берничә җыелышка кушылдым – түрәләр ризалык бирде, рәхмәт яусын! Бөтен рәсми процедуралар, китапларны теркәү, аларга магнит тагу эшләре бетүгә, әлегә иң-иң кирәкле һәм кадерле китаплар тезелгән бер киштә соңыннан саллы китапханәгә әверелер дип ышанам. Китапханә өчен шәхсән мин өйдәге китапларым арасыннан иң затлыларын сайладым, «Татарстан» мәдәният җәмгыяте әгъзалары да шул ук изге нияттә. Әлбәттә, анталиялеләр генә түгел, әлеге эшкә һәрбер кеше кушыла ала. Менә яңа гына конгресстан Марс абый Тукаев миңа берничә китабын биреп җибәрде. Алар да үз укучыларын көтеп ята.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Фәнис улы Шакиров әзерләп куйган, «Шәхесләребез» дип аталган уникаль серия итапханәбез өчен иң зур бүләк булачак. Китапханә бинасындагы конференц залда әдәби-музыкаль очрашулар уздырган вакытта ул хәзинә алыштыргысыз булачак. Бу юлы кайтып, планнарыбыз белән уртаклашкач, «китаплар җыеп бирерербез, ачылышында да катнашырбыз» дигән җылы сүз ишетү минем өчен бик зур бәхет иде! Китапханә ачылышы тантанасын Татарстаннан делегация килүгә әзерләячәкбез.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Соңгы бер ел эчендә Анталиядә татар мәдәниятенә кызыксыну арттымы, алгарыш сизеләме?

Әлбәттә! Шәһәркүләм бәйрәмнәр, халыкара фестивальләр, милли күргәзмәләр булып тора, җәмгыятебезне хөрмәт итеп чакыралар, шөкер. Без дә, үз чиратыбызда, үз халкыбызны, мәдәниятебезне иң матур яктан күрсәтер өчен үз акчабызга милли киемнәр тектерәбез, бизәкләр сатып алабыз, шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнеп, репетицияләргә җыелып, осталыгыбызны шомартып торабыз. Күргәзмәләр вакытында кунакларны каршылаудан башлап, Татарстаныбыз, халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләү, ризыклар белән сыйлау, чыгышлар белән сөендерү – барысын нечкәлекләренә кадәр уйлыйбыз. Анталиядә татарларны зыялы, тәртипле, юмарт халык дип беләләр. Амин. Һәрвакыт шулай булсын! Алдагы көннәрдә дә халкыбызның милли-тарихи мирасын, киңкырлы сәнгатен таныту максатында төрле чаралар, халыкара проектлар тормышка ашыруны дәвам итәргә насыйп булсын!

Әйе, Гөлназ ханым. Амин! Шулай була күрсен! Ә без сездән күңелле яңалыклар көтеп калабыз.

Читайте на 123ru.net