Фердинанд Фәтхи: «Әни авырта башлагач, минем гомеремне аңа бир дип, Аллаһтан сорадым»

«Юбилей концертымны әзерләп йөрим»

Фердинант абый, хәлләрегез ничек? Юбилейлар ничек узды, әллә узасы гынамы әле?

Филармониядә сезон ачылганда директорлар, сәнгать җитәкчеләре, артистлар җыелышып котлады. Ә инде юбилей концертын зурлап үткәрү ноябрьгә планлаштырылган. «Чулпан» мәдәният үзәгендә чакырылган кунаклар, шәһәр филармониясе артистлары катнашында булыр дип ниятләп торам.

Әзерлек эшләре башландымы инде?

Хәзергә репертуарым өстендә эшлим. Бездән дә өлкәнрәк буын җырчылар белән еш киңәшләшәм. Алар: «Фердинанд, җырларыңны бергә тупла. Безнең халык дөбер-шатырдан туйды. Син – халыкчан җырчы, рәхәтләндереп баяннар белән җырлап, бер блок эшлә концерт программаңда», – дип тәкъдим итәләр. «Син халык җырларын оста башкарасың», – дигән булалар.

Дөрестән дә, тамашачы хәзер халык җырларына якыная башлады. Шуңа да программамны җентекләп уйлыйм. Халыкны туйдырмасын да, ялыктырмасын да, тамашачы рәхәтләнеп ял итеп кайтып китәрлек концерт булсын иде ул.

Мине инде өлкән буын тамашачылар күбрәк ярата. Мин үзем дә бик яратам әби-апаларны. Авылларга концертлар белән килеп төшсәк тә, артистлар пәрдә читен генә ачып карыйлар да: «Фердинандның әбиләре килеп утырган», – диләр. Алар янына залга төшеп, аркаларыннан сөеп, матур теләкләр теләп башкарам җырларымны.

Фото: © Фердинанд Фәтхинең шәхси архивыннан

Бәйрәм көнендә якыннарыгыз, дусларыгыз белән дә җыелып алгансыздыр.

Иң якын 2-3 кешем генә, чәй эчеп, истәлекләрне барлап, утырып алдык. Ләкин дуслар, туганнар, сәхнәдәшләрне чакырам дип планлаштырган көнем бар. Аллаһ теләсә, шунда җыелырбыз.

Дуслар дисәгез дә, артист кешенең дуслары күп булмыйдыр ул, Фердинанд абый, әйеме? Көндәшлек тә зур бит инде җырчылар арасында.

Филармония артистлары – барысы да дусларым. Барысы да мине яраталар, хөрмәт итәләр. Нәрсә дип әйтим инде, ул котлау сүзләре белән елыйсыларымны китерделәр. Бик җылы сүзләр белән тәбрикләделәр. Мин шуңа күрә чын күңелемнән әйтә алам: минем башка артистлар белән көндәшлегем юк. Филармония артистларының кайсына гына шалтыратып сорасагыз да, берсе дә минем турыда тискәре фикер әйтмәс. Ни өчен дисәгез, мин үзем дә аларга хөрмәт белән карыйм, ярдәм итә алган кадәр ярдәм итәм, киңәшләшәм. Тәрбиядән киләдер, дип уйлыйм инде мин аны. Кешегә яхшылык эшләсәм, мин шатланам, рәхәтлек алам. Бу – минем әни тәрбиясе. Минем әни – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тыл һәм сугыш ветераны, Арча районының мактаулы гражданины. Сугыштан соң 40 буе авыл мәдәният йортында эшләде. Әни дә яхшы күңелле кеше иде. Үзенә начар булса була иде, әмма бер кешегә дә ялгышып та авыр бәрелгәне булмады.

«Тәрбиядә булганга, әни 93 яшенә хәтле яшәде»

Әниегез белән бик якын идегез. Аны югалтуны бик авыр кичергәнсездер.

Әниемне бик карадым, шуңа күңелем тыныч. Абый һәм аның тормыш иптәше белән бергәләп карадык. Табибларга бик күп йөрттем. Бер табибта булганнан соң, икенчесе нәрсә дип әйтер икән дип, икенчесенә дә алып бара торган идем. Тәрбиядә булганга күрә, әнием 93 яшенә кадәр яшәде. Әни авырта башлагач, Аллаһы Тәгаләдән: «Минем 5-6 елымны алып, әнигә бирә алмассыңмы икән?» – дип сорадым. Әмма һәрберебезнең язмышы алдан язылып куела шул, гомерне арттырып та, киметеп тә булмый.

Озак авырдымы, Фердинанд абый?

Озак авырып ятмады. 93 яшендә булса да, үз акылында, үз аягында йөрде. Телевизордан барлык чыгышларымны карап, үз фикерен белдереп…

Әнине бөтен артистлар да белә. Әни барысы белән дә шалтыратышып, гел элемтәдә торды. Безнең якларга концерт белән килеп чыксалар, бездә туктала торганнар иде. Әлфия апа Авзалова, Хәмдүнә апа Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров һәм башка бик күп артистлар һәрвакыт бездә кунак булдылар. Әни белән әби икәүләп, кунак өстәлләре әзерләп каршылар иде барысын да. Безнең әнидә гомер буе кешеләрне ярату бик көчле булды. Ә әти инде ул – үзе бер аерым кеше. Кем килгән дип тә сорамыйча, бөтен кунакны ачык йөзе белән каршы алыр иде.

Әниегез риза-бәхил булып киткәндер.

Шулайдыр дип уйлыйм, бик карадык. «Һай, моны эшли алмадым» дигән әйбер күңелемдә калмады. Әни үзе дә: «Фердинанд, мин синнән риза, балам, игътибарың бик зур булды», – дип әйтә торды. Әни әйбәт тормышта яшәсен дип, 8 ел элек туган нигеземдә агач йорт җиткердем. Бәдрәфләргә кадәр өйдә ясап, өйдә барлык уңайлыкларны да булдырдым. Әнинең шул йортта яшәп калганына бик сөенәм.

Авылдагы йортыгызда кем дә булса яшиме?

Концертлар, гастрольләр булмаганда үзем кайтып йөрим. Нигезебездә ут булсын, әни сөенеп ятсын, дим.

Мин кайтмаган вакытларда йортыбызны әтинең абыйсының улы Ринат карый. Йорт тирәләрен бер әйләнеп, утларны, газларны карап, кыш көне карларын көрәп тора. Җылы йортыма кайтып керәм. Өем буш торган кебек тә түгел. Мин Ринат туганыма бик тә рәхмәтле.

«Филармония чит илләрдә дә, Россия шәһәрләрендә дә танылды»

Быелгы җәегез ничек узды?

Җәйләрен дә авылда тордым. Бакчада кыяр, помидор, аз-маз бәрәңге үстердем.

1 атна Соль-Илецкида ял итеп кайттым. Миңа анда бик ошый, ел саен шунда барасы килеп тора, файдасын да күрәм. Чит илләрдә бик күп тапкырлар булганым бар. Шуңа күрә чит илгә чыгарга ашкынып тормыйм.

Эшебез буенча без Мәдәният министрлыгы аркылы төрле илләрдә булабыз. Сабантуйларда, татар җәмгыятьләренең бәйрәмнәрендә чыгышлар ясыйбыз. Быел гына Кыргызстанның башкаласы Бишкекта булып кайттык, Ош шәһәрендә булдык. Үзбәкстан шәһәрләрендә, Томскида, Иркутскида булдык. Эштән гел йөреп торгач, ял итәм дип, ерак җирләргә чыгып китәсе килми.

Фото: © Фердинанд Фәтхинең шәхси архивыннан

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә, без Төркиянең унбишләп шәһәрендә гастрольләр белән йөргән идек. Ул вакытта ансамбльнең җитәкчесе Россиянең халык артисты Лима Кустабаева булды. Ул ансамбльне бөтен дөньяга танытты, шул чорда безгә бөтен җиргә дә юллар ачылды. Алар – минем тавышымны күреп, ярдәм кулы сузып, оркестрлар белән җырлаткан кешеләр. Мин ансамбль җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

Кабат мине Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә чакырдылар. Аннан Казан шәһәр филармониясенә күчтем. Аллаһка шөкер, биредә дә бик талантлы кешеләр кул астында эшлибез.Эшләгән кешене күрә беләләр. Алардан әйбәт караш булгач, тагын да зуррак планнар корып яшисең. Филармонияне дә бик күтәрделәр. Филармония чит илләрдә дә, Россия шәһәрләрендә дә танылды. Үз залыбыз бар. «Чулпан» мәдәни үзәгенә халык бик яратып йөри. Инде ноябрь аенда булачак концертларыбызга билетлар сатыла башлады .

Фото: © «Зәңгәр шәл» спектакле. Фердинанд Фәтхи – Ишан хәзрәт ролендә. Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева һәм Эльвира Хәйруллина белән

Тамашачыны эстрада артистлары урлап бетерә, дип зарланалар.

Эстрада артистларын да яраталар, сүз юк, әмма моңлы концертларга халык хәзер күбрәк тартыла башлады. Безнең «Сез яраткан җырлар» дигән концерт программабыз бар. Анда элекке җырлар, халык җырлары җырлана, һәм халык шушы җырларга кушылып җырлап утыра.

Безнең мәдәният үзәгенә халык йөри, Аллаһка шөкер. Аның эче дә бик зәвыклы, матур итеп эшләнгән. Буфетыбыз бар. Тамаша залына кергәндә тамашачыны милли киемнәр кигән, мөлаем кызларыбыз каршы ала. Гомумән, тамашачыга хөрмәт зур безнең «Чулпан» мәдәни үзәгендә.

Фото: © Фердинанд Фәтхинең шәхси архивыннан

«Әни бик сагындыра»

Туганнарыгыз бармы сезнең Фердинанд абый? Ялгызлык борчымыймы?

Иң якын кешеләрем – абыем Рифат һәм аның хатыны, туган апа – Сәвия. Аларның балалары, балаларының балалары бар инде. Бик тату, килешеп яшибез. Бара алганда барышабыз, бара алмаганда, телефон аша сөйләшеп торабыз. Авылга да кайтып йөриләр, барлык күмәк эшләргә булышалар.

Әнине алар да бик карады. Бер бәйрәмне, бер туган көнен калдырмадылар. «Әни» дип, бүләкләрен күтәреп кайтып керә торганнар иде. Әниебез барыбыздан да бик кәнәгать булып китте. Без әнигә борчылырга бер сәбәп тә бирмәдек. Балалары өчен дә, килене өчен дә, оныклары өчен дә борчылырлык бер сәбәбе дә булмады әнинең.

Бар бит ул туган белән туган аралашмаган, хәлләрен белешми яшәгән кешеләр. Мин ул яктан абыйга да, туган апага да, балаларына да бик рәхмәтле. Башка туганнарым белән дә йөрешәбез, Аллаһка шөкер.

Күршеләребез дә бик яхшы безнең. Алар да әни янына нәрсә пешерсәләр дә күтәреп керәләр иде. Күршеләребез белән туганнар кебек яшәдек.

Моңсуланып утырырга бер сәбәбебегез дә юк, әйеме, Фердинанд абый.

Моңсуланып дигәндә, һаман да әнине уйлыйм, Гөлназ. Гел янәшәмдә кебек. Минем белән элемтәдә яшәгән кебек ул әле дә.

Берсендә, арып, филармониядән репетициядән кайттым. Чәйникне газга куйдым да, кайнаганчы 5 кенә минут ятып торыйм әле дип, башымны төрткән идем. Йокыга киткәнмен. «Фердинанд, тор инде, ваемсызланып ятма», – дип әни кулы белән төртте. Мин бит әни үлгән дип белмим әле. Сикереп торып карасам, янәшәмдә бер кеше юк. Фатирга кызган ис чыккан. Аш бүлмәсенә чыккан идем, чәйникнең суы кайнап, шарт-шорт килеп утыра. Менә ничек гаҗәпләнмисең, ди? Теге дөнья белән бу дөньяның элемтәсе бар, дип әйтәсем килә.

Безнең әни кошларны бик яратып ашата торган иде. Казанга килсә, абыйларда да, миндә дә бераз торгач: «Кайтам, кошларым көтә торгандыр. Йортымны, кошларымны сагындым», – ди башлый.

Берсендә шулай бездә кунак булып, кайтасы килә башлагач, авылга юл тоттык. Капканы ачып керүгә, әнинең кошлары каршына килеп кундылар. Өйгә кереп әйберләр бушата башлау белән тагын бер могҗиза – чыпчыклар аш бүлмәсенең тәрәзәсен «чык» та «чык» борыннары белән шакый. Әни чишенеп тә тормады, кошларын ашатырга йөгерде. Менә шундый изге күңелле, сабыр кеше иде.

Ике малай үскәнсез. Күбрәк кем тәрбияләде сезне? Кемнән куркып тордыгыз?

Без әтидән дә, әнидән дә куркып яшәмәдек. Рәхәтлектә үстек. Әти-әниләрнең алай куркыта торган тәрбияләре булмады.

Дөрес, балачакның җылы хатирәләре белән беррәттән, авыр вакытлары да булмады түгел. Әни авырган вакытларда кыен булды. Әни – күп операцияләр кичергән кеше. Аннан соң башына инсульт булып… Анда да Аллаһы Тәгалә саклап калды, операциядән соң бернәрсә булмагандай йөрде. Үзе әйбәт булганга күрә, Аллаһы Тәгалә ярдәм кулы сузгандыр инде аңа, дип уйлыйм.

Картлык килгәч тә, бу җирем авырта, теге җирем авырта дип, урын өстендә озак ятмады. Мин үземне шуның белән тынычландырам: әни матур тәрбиядә яшәде. Әле әни яшенә җитмичә китеп барган кешеләр дә бик күп.

Әнинең исеме онытылмасын өчен дә күп эшләр башкарабыз. Авылыбыз клубына әни исемен бирделәр. «Сәяра Фәттерахманова исемендәге авыл мәдәният йорты» дип йөртелә ул хәзер. Аның кысаларында әни исемендәге халык театры эшләп килә. Әни турында китап чыгарырга ниятлибез. Бу авыр вазифаны үз өстенә Ташкичү урта мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән Рузалия Насыйбуллина алынды. Аның белән сөйләшеп, әкрен генә бу эшне башладык. Әнине искә алу кичәләре уздырып торабыз.

Безнең авылда әйтәләр иде «Сәярага клуб булса аңа, булган инде» дип. Гел клубтан кайтып кермәде инде ул. Безнең әби белән әти дә әйбәт булды. Әти әнидән бер генә тапкыр да көнләшмәде. Клубта эшләгәч, концертлар белән авылларга баралар. Төнге сәгать 1ләрдә, кышка карлы юлларда батып калып, төнге 2ләрдә кайтып кергән вакытлары да була торган иде. Киез итекләренә бозлар катып…

Сугыштан соңгы чорларда, иске клубның ватык тәрәзәләрен борчак саламнары белән каплап, кешеләрдә күңел төшенкелеге булмасын, дип тырышып йөргән әни инде ул минем.

Әти белән әби дә дә теләктәшлек белдергәнгә, әни, эшен күрсәтеп, район буенча гына түгел, республика күләмендә дә танылу алган шәхес.

Фото: © Фердинанд Фәтхинең шәхси архивыннан

Төшегезгә керәме әниегез?

Бик еш керә. Зиратка да еш барам мин. Каберенә төрле чәчәкләр утырттым, аларны карыйм, әни белән сөйләшәм… Әни гел минем эшләрем белән кызыксына торган иде. Күңелем тынычланып кала зиратка барып кайткач.

Шулхәтле әйбәт кеше иде әни. Бөтен кешегә дә үз әнисе әйбәт була. Әмма минем әни, әйбер төшеп китсә дә, «ах» дип тә әйткән, беркемгә дә ялгыш кына да кырын караш ташлаган кеше түгел….

Әнинең киткәненә 3 ел булса да, бик сагындыра…

Әниегезне еш искә алдык бүген, Фердинанд абый, урыннары оҗмахта булсын.

Амин, шулай булсын, Гөлназ.

Читайте на 123ru.net