Төркиянең Казандагы Генераль консулы: «Миңнеханов безнең сериалларны рәхәтләнеп карый»

Бер генә хайван да зыян күрмәгән

Төркия иҗат делегациясе Казан кинофорумында гадәттәгечә иң күренекле делегацияләрнең берсе иде. Быел, конкурс фильмнары авторларыннан тыш, аңа «Алтын мөнбәр» жюри рәисе режиссер Метин Гюнай һәм танылган төрек сериаллары «йолдызлары» керде. Кинофестиваль ачылу тантанасында аларның кызыл келәмдә күренүе күбесенчә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз ярдәмендә мөмкин булды.

Дипломат сүзләренчә, «йолдызлы» кунакларны алып килү җиңел булмаган, сөйләшүләр берничә ай дәвам иткән, әмма, нәтиҗәдә, алар үзләренең тулы графикларын яңадан карап, Казандагы төрек сериалларын яратучылар белән аралашуга ирешкән.

«Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның безнең «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» тарихи сериалларын рәхәтләнеп каравын беләм. Шуңа күрә мин нәкъ менә шушы сериалларның режиссеры – Метин Гюнайның килүен теләдем», – дип аңлатты Генконсул, кинофестивальнең жюри рәисе белән иҗади очрашуын ачып. Анда шулай ук популяр төрек актеры Өзҗан Чагры Шенсой да катнашты.

Төрек сериалларын бүген чыннан да бик күпләр яратып карый, шул исәптән россиялеләр дә. Алар тамашачыларны сюжетлары һәм актерларның искиткеч уйнавы белән генә түгел, ә искиткеч декорацияләре, костюмнары, музыкасы белән дә үзләренә тарта. Казанлыларны иң элек кадр артында калганнар кызыксындырды: актерларны ничек сайлап алалар, һәм алар дублер хезмәтеннән файдаланалармы, сугыш күренешләрен ничек төшерәләр, һәм бу вакытта хайваннар зыян күрмиме?

Фото: © «Алтын мөнбәр» кинофестивале матбугат хезмәте

Метин Гюнай «сериаллар төшерү – җиңел һәм күңелле» дигән мифның дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, «Воскресший Эртугрул» сериалына әзерлек төшерүгә караганда күбрәк вакыт алган. «Максималь дөреслеккә ирешү өчен, без күп кенә документаль чыганакларны тикшердек, тарихчылар белән киңәштек. Күз алдыгызга гына китерегез: бу бит – 12нче гасыр!» – дип искә төшерде режиссер. Шулай ук ул, сугыш күренешләрен төшерү өчен, көн саен Истанбулдан 170 чакрым читкә чыгарга туры килүен сөйләде, чөнки заманча мегаполис локацияләрендә бу мөмкин түгел.

«Барлык актерлар да диярлек коралны үзләре тота, ә дублерлар хезмәтенә бары тик иң соңгы чиктә генә мөрәҗәгать итәләр, мәсәлән, биек дивардан сикерергә кирәк булганда. Әлбәттә, без мондый күренешләрне төшерүгә җентекләп әзерләнәбез. Бездә махсус укыту уза, иминиятләштерү бар», – дип сөйләде тарихи сериалларда катнашу тәҗрибәсе булган Өзҗан Чагры Шенсой.

Ә хайваннарга, аерым алганда, атларга килгәндә, алар төшерү мәйданчыгында үзләрен бик акыллы тота, диде Метин Гюнай. Мисал өчен, әгәр ат егылырга тиеш булган кадрда икенче дубль таләп ителсә, ул моны һичбер урында төртелмичә нәкъ кирәк җирдә һәм кирәк вакытта эшли. Шул ук вакытта тарихи сериаллар төшерү вакытында бер генә хайван да зыян күрмәде, дип ышандырды режиссер Казан тамашачысын.

«Төркиядә тарихи сериаллар тәмамланмады. Безнең үткәнебез бик бай, сөйләрлек әйберләребез дә бар әле», – диде Метин Гюнай. Ә «Алтын мөнбәр» жюри рәисе буларак, ул конкурста тәкъдим ителгән барлык фильмнарның да сыйфатлы төшерелүен билгеләп үтте. «Әгәр фестиваль яхшы булмаса, сыйфатлы фильмнар булмас иде, һәм шулкадәр илләр Казан кинофорумына кушылмас иде», – дип нәтиҗә ясады төрек режиссеры.

«Совет экраны» тышлыгындагы йөз

Фото: © «Алтын мөнбәр» кинофестивале матбугат хезмәте

Фестивальдә кино дөньясыннан Россия медиа персоналары быел аз иде. Алабугада Цветаева укулары кысаларында концертлар биргәннән соң тантанага килгән Светлана Крючкованы исәпкә алмаганда, «туй генералы роле» тулысынча Россиянең халык артисты Сергей Никоненко җилкәсенә төште. Шунысын да әйтергә кирәк, ул аны 100 процентлык итеп башкарды: шигырьләр укыды, җырлады, актерлык тормышыннан кызыклы вакыйгалар белән тамашачыларның күңелен ачты.

Исегезгә төшерәбез:, артист совет чорында ук «Инспектор ГАИ», «Зимний вечер в Гаграх», «Мастер и Маргарита» һәм башка бик күп фильмнар аша танылды. Гомумән алганда, Сергей Никоненко кинода 230дан артык роль уйнаган һәм, режиссер буларак, 17 фильм һәм 1 сериал төшергән. Хәзер артистка 83 яшь, һәм ул кинода төшүен дәвам итә. Аның катнашында «Баба Яга спасает Новый год», «Три друга, клад и матрос Кошка», «Склифосовский» кебек Россия фильмнары һәм сериаллары чыга.

Сергей Никоненко Сергей Урусевскийның «Пой песню, поэт...» фильмындагы Сергей Есенин роле аның өчен язмышын хәл иткән роль булуын әйтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә рус классик поэзиясе аңа авырлыкларны җиңәргә мотивация бирә. Актерның Мәскәүдә С. Есенинның шәхси музеен ачуы күпләр өчен ачыш булды. Ә очрашу азагында 1976 елгы «Трын-трава» фильмы күрсәтелде, анда Сергей Никоненко – режиссер да, төп рольләрнең берсен башкаручы да.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә

Читайте на 123ru.net