Көнче ир башта хатыны үтергән, соңыннан үзенә кул салган

Бөгелмә янындагы урманда машина юлы янында ир белән хатынның канга баткан мәетләрен тапканнар. Ир кеше башта хатынын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Боларның барысына да көнчелек гаепле булырга мөмкин. Гаиләнең 2 баласы калган, дип яза «Наш Татарстан» телеграм каналы.

Гәүдәләрне экспертизага җибәргәннәр. Фаҗига вакытында ир-ат алкоголь яки тыелган матдәләр кабул иткәнме икәнен белгечләр тикшерәчәк.

Фото: © «Наш Татарстан» телеграм каналы

Читайте на 123ru.net