Татар театрларында билет бәяләре: ат бәясеме, шалкан бәясеме?
Мәскәүдә «Большой театр»да билет бәяләре нык артып, тарихи сәхнә партерына билет бәяләре 50 мең сумга җиткән, ди. Югыйсә, ярты ел элек ул 15 мең сум торган. Бераз ризасызлык булгач, театр җитәкчелеге билет бәясе артуын алыпсатарлардан (перекупщиклар) котылу өчен дип аңлатырга мәҗбүр булды. «Мәскәүнең башка театрларындагы билет бәяләрен анализлап һәм гражданнарның билет алып булмау турында мөрәҗәгатьләрен күздә тотып, театр ихтыяҗ зур булган спектакльләргә билет бәясен билгеләү сәясәтен яңадан карап чыкты. Хәзер тарихи сәхнәдә максималь бәя 40 мең сум, минималь бәя 4 мең сум», – диелгән иде җавапта.
Татарстан театрларында билет бәяләре белән ни хәлләр икән, һәм алга таба ни көтелә? Күзәтеп-карап чыгарга булдык. Билет бәяләрен бары тик театр үзе күрсәткән ачык чыганаклар аша карадык.
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрыннан башладым күзәтүемне. Һәрчак тулы заллары белән горурланучы театр бит. Сайтны карасак, октябрь аенда булачак 15 спектакльгә дә «билетов нет» тора. Шул 15 арасында 2 көн – 30-31 октябрьдә – «Сөембикә» операсы да бар. «Хәзер «Сөембикә»гә билетлар калмады диярлек, алар сатуга 22 июльдә үк чыккан иде бит», – диделәр театрда. «Сөембикә» спектакленә 56 билет «Пушкин картасы» буенча сатылган икән. «Театр репертуарындагы барлык спектакльләр proculture.ru системасында модерация үтә, аларны «Пушкин картасы» белән алып була», – дип ачыклык кертә театр.
Тагын бер нәрсәне искәртү урынлы булыр: Опера театры сайтында «билетов нет» ул – билетлар сатылып бетте дигән сүз түгел. Театр билет сату буенча «уполномоченныйлар» белән эшли: сайтта аларның исемнәре һәм телефон номерлары күрсәтелгән. Аларда билетлар һәрвакытта да бар. Икесенә шалтыратып сорадым, «Сөембикә»гә 1-2 билет бар», – диделәр.
Спектакльләрнең билет бәяләренә килгәндә, мәсәлән, 30 ноябрьдәге «Ромео и Джульетта» балетына бару өчен 2500 сумнан 4000 сумга кадәр акча кирәк.
Кайбер спектакльләрдә, билет бәясе 100 сумнан башлана, дип язылган. Монда «ограниченная видимость» булган өченче ярус турында сүз бара – кисәтелгән.
Театр хәзер спектакльләренең ачык репетицияләрен билет сатып күрсәтә башлаган. Мәсәлән, үткән сезонда шундый 11 ачык репетиция булган. Яңа сезонга әлегә ачык репетицияләр программасы чыкмаган. Ул тәгаен булачак, һәм аның программасы театрның сайтында, аккаунтларында урын алачак.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының билет бәяләре бик төрле. Мәсәлән, балконга 330, 380, 440, 490, 550, 600, 660 сумга билет алып була. Партерның 18нче рәте 490 сумнан башланып, сәхнәгә якынайган саен әкренләп арта бара: 550, 600, 660, 710, 820, 990, 1100, 1200, 2200 сум. Менә театр урыннарның урнашуына ничек нечкәләп бәяли. Башкача була да алмый, шәһәр читендәге һәм үзәгендәге фатир бәяләре дә бер түгел.
Әйтик, театр соңгы премьераларның берсенә – «Көзге кайтаваз»га – партерның 7нче рәтенә (аяк сузып утырып була торган рәт) билетны 2200 сумга сата. Шул ук рәтнең кырыенарак 1100 сумга билет алырга була. 1нче рәткә билетны 820 сумга, балконның актык рәтенә 330 сумга алып була. Театрның актив тамашачылары спектакль вакыты якынайган саен билет бәясе кыйммәтләнә баруын да әйттеләр.
3 октябрьдә буласы «Игезәк» спектакленә, 13 октябрьдәге «Җанкисәккәем» спектакленә 1980 сумга 7нче рәттә аяк сузып, түш киереп утыру мөмкинлегегез бар – әле билетларны алып бетермәгәннәр. Шул ук спектакльләрне балконның актык рәтендә 290 сумга карый аласыз. 10 октябрьдәге «Санаулы кичләр» дә шул бәя. Сүз уңаеннан, ул спектакльгә Люция Хәмитованың «Ялгыз хатын биюен» күрү өчен килүчеләр бар, ди.
Минем яраткан спектакль – Резеда Гобәева инсценировкасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Казанга Тукай кайткан» спектакле 800 сум тора. Ул кече залда бара.
«Ситса туй» комедиясенә билетны алып бетереп баралар. Театр аны өстәмә куйган, анысын да алып бетерә язганнар, мәкалә чыкканда калмастыр инде, әлегә балконның арткы рәтләрендә кичә 30лап билет күренә иде, бүген 6 гына калган.
Камал театрының маркетингы бик яхшы эшли. Социаль челтәрләрендәге аккаунтларында да бик уңыйлы сылтамалар бар – баскансың икән, адаштырып йөртми, туп-туры кирәк спектакльгә китереп чыгара – ал гына.
Камал театрының яңа бинасында билет бәясе мәсьәләләре ничегрәк булыр – әлегә төгәл җавап юк. Театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов: «Фикер алышу процессында, якын арада хәл итәрбез», – дип кенә җавап бирә алды.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры – Татарстандагы татар театрлары арасында билетларын «все включено» программасы буенча сатуны башлап җибәргән бердәнбер театр. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренә караганда, уңышлы бара, ди. Театр билетларын 400 сумнан 1500 сумга кадәр сатса, 6нчы рәте «все включено» программасы белән 2000 сум тора. Мондый билет алган тамашачы спектакль алдыннан да, тәнәфестә дә кунак бүлмәсенә кереп кофе/чәй эчеп ял итә ала. Ул рәтнең беренче 6 урыны аяк сузып утыру мөмкинлеге белән аерылып тора. Калган урыннар 400 сумнан 600 сумга кадәр. Балконнан урынны 350 сумга алып була.
Әмма бу «все включено» программасы бөтен репертуарга карамый булса кирәк. Әйтик, «Флешка, рэп һәм мәхәббәт»нең 6нчы һәм 8нче рәте 1000 сум, ә алар арасындагы 7нче рәт – 800 сум. «Идегәй» дә «все включено»га кертелмәгән.
Сәхнәдә барган «Җилкәнсезләр»гә билет 700 сум тора. Теләгән урынына утырасың, анда сәхнә әйләнә – кая утырсаң да барыбер.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында билет бәясе 300 сумнан 650 сумга кадәр. Иң кыйммәтлесе – алга аяк сузып утыра торган 1нче рәт. Мәсәлән, театрның соңгы премьерасына – «Тау битендә сабантуй» спектакленә – билетлар шул бәядә.
Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча куелган «Матурлык» спектакленә билетлар 200 сумнан 350 сумга кадәр генә. Федераль проект буларак, чакырылган режиссер тарафыннан карап торышка чагыштырмача зур бюджетка куелса да, бәясе зур түгел.
Театр фойесында бара торган «Гөлчәчәк» әкиятенә (режиссер – Булат Гатауллин) билет 500 сумга сатыла. Бу – нибары 40 тамашачыга күрсәтелә торган кече форматлы спектакль. Соңыннан мәтрүшкәле чәй эчеп фикер алышу каралган.
«Ак җилкәннәр» – тамашачыны сәхнәдә утырта торган спектакль. Спектакльгә 500 сумлык 60 билет сатыла.
Кариев театрына перспективалы яңа директор килүе – Илнур Гайниевның эшли башлавы театрның маркетинг хәлен яхшыртыр дигән өмет бирә. Кариев театрының хәзер «Алтын битлек»ле театр булуын да искәртик. Бу брендны билет бәясенә өстәп сатарга гына өйрәнәсе калды.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрында билет бәяләре 250 сумнан башлана. Мәсәлән, өлкәннәр өчен «Әлфия» курчак спектакленә билет бәясе 370тән 550 сумга кадәр. Балалар өчен «Мырау батыр»га бәяләр 250 сумнан 450 сумга кадәр. «Адәмнәр» – 300 сумнан 550 сумга кадәр. «Алтын битлек»ле «Авиатор» – 420 сумнан 660 сумга кадәр. Әмма «Авиатор»га 15 октябрьгә билетлар калмаган инде.
Элегрәк театрда алыпсатарлар проблемасы да булгалаган. Әйтик, андый очраклар Яңа ел тамашалары вакытына туры килгән. «Хәзер андый очраклар юк дәрәҗәсендә, чөнки спектакльләр саны артты һәм аларга билетлар тулаем диярлек (мәктәп көннәреннән кала) ачык площадкаларда сатыла», – ди театр җитәкчелеге.
Курчак театры турында сүз барганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында киңәшмәсеннән бер өзек – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның сүзләрен китерәсем килә.
Илгиз Зәйниев: «Театр җитәкчесе буларак әйтә алам: татар спектакльләренә билетлар авыр сатыла. Нәрсә генә уйлап чыгарып карамыйбыз! Минем «Әкият» театрында бишенче сезоным. Татар төркемен яшәтү өчен, алар белән махсус өлкәннәр спектакльләре куя башладым: «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шүрәле» балеты буенча спектакль, «Адәмнәр», «Камал комедияләре»... Чөнки татар төркеме бетү дәрәҗәсенә җитә иде. Милли республикалардагы курчак театрларында ике труппа – рус һәм милли телдәге труппа булган. Хәзер милли телдәгесе витрина буларак кына кулланыла – әйтик, чувашча чыгарып, бер тапкыр чувашча уйныйлар да, русча уйный башлыйлар. Ә без милли труппаны яшәтәбез, мин анда булганда яшәтербез. Залда 2 кеше утырса да уйнаячакбыз... Хәзер «бэби-театр» дигән әйбер бар. Ул – 6 айдан башлап әле сөйләшә дә белмәгән балалар өчен. Безнең репертуарда 4-5 шундый спектакль бар. Аның әлләни сюжеты да юк. Бер «бэби-спектакль»не ике телдә чыгарган идек. Русчасы сатыла, татарчасы – юк. Ул безнең менталилет шундый: «6 айлык бала нәрсә аңласын әле, акча әрәм итеп йөрергә», – диләр».
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачысын зур яңа бинада каршы ала. Күргәзмә залы да, буфеты да, кәс-кәс басып йөрер урыны да, фотога төшәр урыны да күп. Тамаша залында 278 урын. Билет бәясе тамашага сорау зур булу-булмауга бәйледер, күрәсең: 900 сумнан 1100 сумга кадәрләре дә бар, 700-900 сум торганы да. Мин яраткан «Шәһәр. Нокта. Брежнев»ка билетлар 700-900 сум. Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче»гә 1100 сумга кадәр. Кыскасы, зал бик зур булмагач, бәяләр аермасы зур түгел. Чаллы театры зал уртасындарак урыннарны кыйммәткәрәк сатса, кырыйдагы өчәр урын һәм арткы ике рәт 100 сумга гына арзанрак. Алда кырыйда 800-900 сумга да берничә урын бар.
6-8 декабрьдә театр Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары»н чыгара. Билет бәясе 1000-1200 сум.
Чаллыда «Мастеровые» театры барлыгын да, аның өчен өр-яңа заманча бина төзелүен дә истә тотсак, конкуренция юк түгелдер. Анда билетлар 600 сумнан 1400 сумга кадәр, премьерага 1800 сумгача. Кыйммәтле билетлар партерның 3нче рәтеннән башлана.
Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең иң яхшы спектакленә – Гаяз Исхакый буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде»гә – билетны 400 сумнан 700 сумга кадәр сата. Гомумән, театрда билет бәяләре шуннан артмый. Арт-пространстводагы сторителлинглар 300 сум. Анда урын саны да 30 гына. Татарстанның гына түгел, Россиянең иң яхшы театрларының берсе саналган Әлмәт театры үзе спектакльләрен шактый түбән бәяли кебек тоелды миңа.
Театрның яңа иммерсив спектакленә бәя башкалардан бераз югарырак булачак, ди. Чөнки ул 3 төркемгә бүленгән 50 тамашачыга исәпләнгән. Спектакль театр буенча 20 локациядә бара. Театр җитәкчелеге аның күп чыгымнар сорый торган проект булуын искәртә. Сүз театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский әзерләгән театр бинасы тарихына кагылышлы иммерсив спектакль турында бара. Драматург – Равил Сабыр.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрында билет бәяләре 300 сумнан 500 сумга кадәр. Балкондагы урыннарны 250 сумга алырга мөмкин. Театр бинасы ремонт турында хыяллана, театр директоры Илнур Гайниев төзекләндерү документацияләрен әзерләп китте булса кирәк. Театр фойесы зур булмаса да, тамашачы музей белән таныша ала, бэби-театр өчен дә махсус зал көйләнгән.
Минзәлә театры күбрәк тәгәрмәч өстендәге театр – гастрольләргә күп йөри. Хәзерге вакытта театр директоры урынбасары Ильяс Закировның үзе язып үзе куйган «Әни» мелодрамасы белән Татарстан районнары буенча гастрольләргә чыга. Спектакльгә билетлар 350 сумга сатыла.
«Түтиләр» – Минзәлә театрының шактый иске, әмма әлегәчә уңышлы бара торган спектакле, билет бәясе 200 сум тора.
Театр спектакльләренә электрон билетлар «Билетон» аша сатыла, билет алу сылтамалары шунда җибәрә.
Әлегә театрның үсеш перспективалары һәм аерым алганда билет сату сәясәте турында нидер әйтеп булмый. Чөнки театрга яңа директор килде. Фаяз Хизбуллин яңа сезон ачылышында театр традицияләрен саклаячагын әйтте.
Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры санала. Әтнә халкы бик театраль тамашачы санала. Бинасы матур гына, Рада Нигъмәтуллина скульптуралары һәм башка картиналар куелган музей-фойесы бар. Тамаша залы да уңайлы.
Әтнә театры – электрон билет сату буенча бик алга киткән театр. Билет бәясе – 230-610. 6нчы, 7нче, 8нче рәтләр кыйммәтрәк йөри.
Әтнә театры архив спектакльләрен дә 70-100 сумга сата. Дөрес, бу – ковид чикләүләре чорында гына активлашып алган, хәзер сорау юк, ди.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрының сайтында онлайн билет алу мөмкинлеге сайтны ачуга, елтырап, күз бәбәгенә кереп тормый. Театрның «Туфан театры» дигән телеграм-каналын табып, андагы 153 язылучы янына 154нче булып кушылгач, «Билетон» сылтамасын табып, шәһәрне Түбән Кама дип күчергәч кенә билет алу мөмкинленә ирештем. Билетлар – 400-500 сум.
Тик шунда ук Түбән Кама ТЮЗы 400-450 сумга «Ромео и Джульетта»ны тәкъдим иткәнлеге күренә. Халык иҗаты йортында 1400-3500 сумга «Когда ангелы шутят» спектаклен тәкъдим итте. Арендадыр инде. Бу бит – тамашачыны читкә җибәрү куркынычы тудыра түгелме соң?
Чагыштыру өчен: «Мастеровые» театры сайты 1 билет алучыга, «Менә монысын да карагыз» («Стоит посмотреть») дип, үзенең башка спектакльләрен тәкъдим итсә, Түбән Кама театры спектакленә билет алырга кергән кеше, күзе кызып. башканы алып чыгып китәргә дә мөмкин бит.
Буа дәүләт театры җитәкчелеге мәсьәләсендә тикшерүләр барганлыктан, аларны сикертебрәк узыйк. Спектакльләре чыга, гастрольләргә йөриләр. Электрон билет сату да бар, «купить билет» дигән бүлегенә бассаң, «Билетон»га ыргыта. Анда 21 октябрьдә Балтачта күрсәтеләсе «Мишәрем-шикәрем»гә 600 сумга билет алырга тәкъдим итә.
Кайбер театрлар билетлар буенча төрле акцияләр уздыралар, ташламалар тәкъдим итәләр.
Дәүләт театры булмаган «Моң» һәм «Демидов утары» мәйданчыкларын да карап узыйк. Чөнки алар да татарча яки өлешчә спектакльләр күрсәтә. «Демидов утары»ндагы рус һәм татар телләрендәге «Табу» спектакленә билет бәясе 900 сумнан 1500 сумга кадәр. «Моң»да татар һәм рус телләрендәге «Педсовет» спектакленә билет бәясе 380 сумнан 100 сумга кадәр. 380 – студентлар өчен керү бәясе. Татар һәс рус телләрендәге «Моң» ситкомына билет бәясе 600 сумнан 1000 сумга кадәр. «Әлиф» пластик спектакленә билет бәясе 1500 сумга кадәр. Нурбәк Батулланы «Алтын битлек»ле иткән спектакль ул. Рус телле спектакльләргә килсәк, «147» хит спектакленә билет бәясе дә 1500 сумга кадәр.
Мәгълүмат өчен рус театрларына һәм мәдәният учреждениеләренә күз салсак, Качалов театрында билет бәяләре 100 сумнан 1500 сумга кадәр. Бельэтажның арткы рәте 100 сум, мәсәлән. Дәүләт симфоник оркестры, «Денис Мацуев у друзей» фестивале уздырып, билетын 3000 сумнан 6000 сумга кадәр сата.
Ә инде шәһәрнең төрле мәйданчыкларында концерт күрсәтергә җыенган Мәскәү йолдызлары Пелагея, Григорий Лепс, Игорь Николаев һәм башкалар билет бәясен, залына карап, 5 меңгә кадәр, 8 меңгә кадәр, 15 мең сумга кадәр саталар.
«Спектакльнең үзкыйммәте бик югары чыга, ләкин, дәүләт театры буларак, без беренче урынга коммерцияне куя алмыйбыз»
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Бу тема безне күптән борчый. Россия театрларында, гомумән, рус телле театрларда, әлбәттә, билет бәяләре безнекеннән шактый югары. Шулай ук, Татарстан театрларында да билет бәяләре аерыла. Хәтта башкаладан читтә яшәүче театрларның да билет бәяләре төрлечә – стационарда бер төрле булса, выездда зуррак булырга мөмкин. Ә без бит инде стационар театрны үстерү ягында торабыз – концепция шундый.
Бүгенге көн күзлегеннән карап, театрның бөтен чыгымнарын исәпкә алсак, без билет бәясен хәтта 3 тапкыр арттырырга тиеш булабыз. Чөнки чыгару чыгымнарын санасаң, спектакльнең үзкыйммәте бик югары чыга. Ләкин, дәүләт театры буларак, без беренче урынга коммерцияне куя алмыйбыз.
Болай да бәяләр артып тора, инфляция бара, шулвакыт театрга да бәяне арттырып куйсак, тамашачыбызны спектакльләрдән мәхрүм итәбез бит, дип тә уйлыйбыз. Билет бәясен, мәсәлән, 1000 сумга күтәреп куйсак, ул шок хәлендә калырга мөмкин. Мин, бәя арттырып, тамашачы санын югалтырмын дип курыкмыйм, безне яраткан тугры тамашачыбызны һәм акчасы бик булмаган тамашачыны югалтудан куркам. Шул ук пенсионерлар, шул ук яшьләр... Икенче яктан карасаң, яшьләрне кафеларда күрәбез, алар «песинең дә тамагы туймаслык» аз гына ризыкка 600-700 сум түләп чыгалар. Димәк, акчасы бар. Шәһәр паркында 5 минут карусельдә әйләнү 250-300 сум тора. Ә шул ук ата-ана 1 сәгатьлек балалар спектакленә билетны кыйммәткә санарга мөмкин. Ниндидер тигезсезлек бар.
Җыеп кына әйткәндә, мин билет бәяләрен арттыру яклы. Чөнки билет бәяләрен арттырып, бюджеттан тыш акчаны күбрәк эшләсәк, артистларга, хезмәткәрләргә, шул ук машина йөртүчеләргә өстәмә акча түли алыр идек. Әмма икенче ягы бар. Татар театрларында билет хакы, беләсеңме, нигә түбән? Безнең татар кешесе очсызгаракны карый. Татар кешесе театрны мәҗбүри түгел дип уйлый. Гаепләсәләр гаепләрләр, ләкин бу инде – сыналган тәҗрибәм: татарга яки бушка кирәк, яки очсыз булсын, ниндидер кысмырлык бар. Гомумиләштереп әйтәсем килми, ләкин безнең татарның менталилеты шундый – бу сүзләрем өчен мине гафу итсеннәр».
«Тамашачыларыбызның матди хәленә карамастан спектакльләребезгә билет алырга мөмкинлек бар»
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының башкарма директоры Илфат Ганиев: «Балалар театры буларак, бездә һәрбер тамашачыга, яшенә карамастан, билет сатып алына. Билет бәясен театр үзе билгели. Бүгенге көндә театрда балалар спектакльләре дә, зурлар өчен уйнала торган спектакльләр дә бәя ягыннан берничә категориягә бүленә. Бәясен билгеләгәндә спектакльнең күпме вакыт барганы да исәпкә алына. Әлбәттә, яңа чыккан спектакльләргә бәяләр бераз югарырак. Билгеле бер спектакльгә генә сатылсын дип, бәясен төшереп куюны дөрес дип санамыйбыз, тамашачы кайсын карыйсын үзе сайлый, бу спектальгә 100 сумга бәясе арзан икән дип кенә күбесе фикерләрен үзгәртмәс.
Тамашачыбыз бик төрле, һәрберсенең үз матди хәле. Кемгәдер билетның бәясе әһәмиятле, кемдер бик игътибар итеп тормый. Беренче чиратта безнең максатыбыз – спектакльләребезне күбрәк тамашачыга күрсәтү, шуңа күрә бүгенге көндә тамашачыларыбызның матди хәленә карамастан спектакльләребезгә билет алырга мөмкинлек бар».
«Хәзер театрга билет бәяләрен арттыру да дөрес булмас кебек, халыкны рухи азыктан өзмисе иде»
Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Билет бәясен халыкның мөмкинлегеннән чыгып билгелибез. Театрсыз яши алмаган кеше өчен авырлык килерлек тә булмасын, дибез. Элек, бәлки, игътибар җитеп бетмәгәндер, хәзер МВА-укулардан соң билетлар мәсьәләсенә игътибарлырак карый башладым. Әйтик, гастрольләргә чыкканда да билет бәясен районның кайсы икътисади зонада урнашуына карап, матди хәленнән чыгып та билгелибез. Кайсыдыр районда ул 450 сум булырга мөмкин, икенче берсендә 350 сумга сатабыз. Үз залыбызда да бәянең төрлесе бар. Хәллерәк кеше партерның уртасындагы кыйммәтлерәк билетларны ала, кемдер эконоия ясап арзанлыракны ала.
Миңа калса, хәзер театрга билет бәяләрен арттыру да дөрес булмас кебек, халыкны рухи азыктан өзмисе иде. Һәрхәлдә безнең әлегә арттыру ихтыяҗы юк. Чөнки театр 6 ай эчендә билет сату буенча быелгы дәүләт планын үтәде инде».
«Билет бәясен тагын да арттырыр өчен, имидж өстендә эшләргә дә эшләргә кирәк»
Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Билет бәясе артуы шәхсән бездә тамашачыны киметмәде, киресенчә, икенче тамашачы барлыкка килде. Әмма безнең театрда билет бәясе Чаллыда иң лояль бәяләр дип әйтергә мөмкин. Аны тагын да арттырыр өчен, имидж өстендә эшләргә дә эшләргә кирәк.
Икенче яктан караганда, театрны элитар сәнгать дисәң дә, эштән соң күңел ачасы килгән тамашачыдан да читләшеп булмый... Шунлыктан бәяне куйганда икътисади вазгыятьне дә күздә тотып, театрның уңайлы эшчәнлеге өчен кирәкле шартларны да анализлап эш итәбез».