«Мин кыз бала теләгән идем, 2 бала туды. Малай миңа кирәкми»

Пенсиягә чыккан

Моңа кадәр Татьяна Калентьева күп еллар Чаллыда Эчке эшләр министрлыгы системасында тикшерүче булып эшләгән. Җинаять эшләрен тикшергән.

– Тиешле елларны эшләп, пенсия вакыты җиткәч, мин шунда ук гариза яздым. Арыдым! – ди хатын.

Татьяна күңеленә ятышлы эш эзләргә була. Монда аңа педагогик белеме һәм балалар бакчасында эшләү тәҗрибәсе ярдәм итә. Татьяна башкалага акча эшләргә йөри башлый, фирма аша берничә гаиләдә няня булып эшли. Ә 2013 елның көзендә аны яңа клиент янына әңгәмәгә чакыралар.

– Елена (исеме үзгәртелде. – авт.) Гриша исемле улы барлыгын әйтте, – дип искә ала Калентьева. – Ул вакытта малайга 2 ай чамасы иде. Һәм мин аның белән Ленинград проспектындагы фатирында яшәргә тиеш идем. Еленаның үзеннән аерым. Мин, төрле хәлләр булырга мөмкин, дип уйладым да ризалаштым.

Беренче килешүне ярты елга имзалыйлар. Татьяна икешәр атна баланы карарга, аңа сөт катнашмалары ашатырга, ә аннары өенә кайтырга тиеш була. Һәм шул рәвешле вахта методы белән эшли.

Суррогат анадан туган балалар

– Мин сораулар биреп тормадым, ләкин якынча 1 айдан соң Елена үзе миңа Гришаның игезәге белән икенче фатирда яшәве турында сөйләде. Франция гражданины булган «гражданский» ире белән аларга балаларны суррогат ана тапкан. Ул миңа болай дип аңлатты: «Мин кыз бала теләгән идем, ә 2 бала туды. Малай миңа кирәкми. Бәлки, бөтенләйгә алып китәрсең?» Мин, әлбәттә, баш тарттым. Чит бала миңа нигә кирәк?

Малай үсә. Калентьева аның янына һәр 2 атна саен килүен һәм үз баласы кебек каравын дәвам итә. Килешүне озайталар. Ә тиздән Елена няняга бала белән бергә фатирдан китәргә тәкъдим итә.

– Ул: «Аны үзегез белән Чаллыга алып китегез. Сездә яшәсен. Ә мин сезгә шулай ук түләрмен», – диде. Мин ризалаштым. Елена нотариуста миңа аның баласы белән шөгыльләнүемә ризалык рәсмиләштерде. Башта – 1 елга. Аннары – тагын 3 елга. Туганнарга аны безнең Коломнадагы туганнарның баласы дип ялганларга туры килде. Ул вакытта әле үз гаиләсе булмаган олы улым миңа ярдәмгә килде. Аны велосипедта йөрергә, футбол уйнарга өйрәтте.

Татьяна сүзләренчә, баланың әнисе ай саен аңа хезмәт хакы сыйфатында 35 мең сум һәм бала өчен туклануга тагын 4-5 мең сум акча күчергән. Ләкин малай бераз үскәч, Елена туклану өчен акча җибәрми башлый.

– Гриша балаларымның миңа «Әни, әни» дип эндәшүләрен ишетә иде, һәм ул да миңа әни дип эндәшә башлады! Мин Ленага бу турыда әйттем. Гришага ул чакта 4 яшь иде инде. Ул мине ачуланды: «Ул сезгә «мама Таня» дип эндәшсен, шулай өйрәтегез», – диде. Гришага аның Мәскәүдә яшәүче әнисе һәм сеңлесе барлыгын сөйләргә туры килде. Ләкин Гриша аңламады, чөнки аның аларны беркайчан да күргәне юк иде. Ленаны «ул» дип атый иде.

Дүрт ел судларда

2020 елда Елена баласын караучыдан улын августның соңгы көннәрендә алып килүен сорый, чөнки бала 1 сентябрьдән мәктәпкә барырга тиеш була.

– Мин 28 августка Мәскәүгә билетлар сатып алдым, ә Лена ачулана башлады, 30ы көнне генә килүебезне таләп итте: «Бу 2 көнгә мин аны кая куйыйм?» – диде. Бу мизгелдә мин аңа малае кирәкмәгәнен, аны көтмәгәнен тулысынча аңладым.

Менә шул вакытта няня, үзенең хәлен аңлатып, җирле опека органнарына бара: 7 ел буена әнисе баласы турында берни дә белергә теләмәвен, акча гына җибәреп торуын аңлата. Опека Мәскәүгә Еленага шалтырата, ә тегесе Калентьеваны аның улын урлауда гаепли. Ә аннары хәтта Головинск полиция бүлегенә гариза яза. Ул чагында тикшерү уздыралар, ләкин җинаять эше кузгатмыйлар.

– Гришаны шул көнне үк миннән алырга теләгәннәр иде, ләкин ул шундый кычкырды, шундый елады, алар кул селтәделәр, «сездә булсын, расписка языгыз» диделәр.

Ләкин берничә көннән Татьяна малайны Мәскәүгә алып китә. Полиция бүлегендә күрсәтмәләр биргәндә, опека органнары хезмәткәрләре малайны алып китә һәм әнисенә тапшыра. Менә шуннан бирле Татьяна 7 ел тәрбияләгән балага хокукларын суд аша алырга тырыша. Сүз уңаеннан, Гриша хәзер дә гаиләсендә яшәми: 1нче сыйныфтан ук аны чит шәһәр балалары өчен шәхси мәктәп-интернатка урнаштырганнар... Педагоглар, малай тәртипсез, балалар белән сугыша, дип зарлана. Гәрчә элек, Татьяна сүзләренчә, ул гади өй баласы булган.

– Мин судка мөрәҗәгать иттем, малайны уллыкка алырга рөхсәт сорадым, барлык инстанцияләрне үттем, ләкин минем мөрәҗәгатьне кире кактылар, – ди Татьяна. – Россиянең балалар омбудсмены Мария Львова-Белова офисына яздым. Анда миңа бала белән аралашу тәртибен билгеләү турында мөрәҗәгать бирергә киңәш иттеләр.

Район суды Калентьеваның мөрәҗәгатен янә кире кага, ләкин кассация эшне «җитди хокук бозуларны» ачыклап, яңадан карауга җибәрә. Мәсәлән, малайның үзен беркем дә сораштырмаган. Хәзер утырышлар Мәскәү шәһәр судында бара.

– Ә мин теләсә нинди шартларга риза. Гриша белән 3 айга бер тапкыр булса да, шул интернатта, педагоглар күзәтүе астында гына булса да күрешергә рөхсәт итүләрен үтенәм. Мин ул малайны бик яратам. Соңгы тапкыр без моннан 3 ел элек күрешкән идек. Ул миңа: «Минем өчен көрәш, әни!» – дип кычкырып калды. Минем аңа хыянәт итәргә хакым юк...

Балалар омбудсменына шалтырату

«Опекада хокук бозулар булган»

– Чаллы опекасының гамәлләрендә хокук бозулар булган, – дип сөйләде «КП»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец. – Калентьева гаризасыннан соң шәһәр опекасы баланың биологик анасын ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүне сорап судка мөрәҗәгать итә. Дәгъвада техник хаталар булган, суд гаризаны эшләп бетерүгә кайтарган, ләкин Чаллы опекасы аны кабат бирмәгән. Ә малайның чын әнисе һәм Мәскәүнең Головинский районы опекасы Калентьеваны баланы урлауда ничек гаепли алган? Хәер, бу алай түгел: баланы 7 ел буе няня тәрбияли, ул аның өендә әнисе биргән ышаныч кәгазе буенча яши, ә әнисе малай белән аралашмый. Ул үзенең биологик әнисе барлыгын белә – тик нянясы сүзләре аша гына.

– Татьяна Калентьеваның бала белән аралашу хокукына ирешү мөмкинлеге бармы? Закон күзлегеннән караганда, малайның документлар буенча үз әнисе бар, ә Татьяна – аңа чит кеше.

– Безнең Татарстанда бер очрак булды. Бер кыз әнисе һәм әбисе белән яши. Әтисе аның белән кызыксынмый, алиментлар түләми. Һәм кинәт әнисе үлеп китә. Һәм суд баланы кызны тәрбияләгән әбисенә түгел, ә башка төбәктә яшәүче әтисенә тапшыра. Соңрак ачыкланганча, ир-ат наркоман була, һәм кыз аңа элеккеге хатынының фатиры варисы буларак кына кирәк була... Шуңа күрә мин, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак, федераль дәрәҗәдә законны яңадан карау инициативасы белән чыгыш ясадым. Баланың яшәү урынын билгеләгәндә, һичшиксез, аның кем белән яшәвен, кемне яратуын исәпкә алырга кирәк. Калентьева тарихында да шулай килеп чыга, закон буенча баланы гадәти шартлардан тамыры белән тартып алганнар, иң якын кешесеннән алып киткәннәр. Мәсәлән, аерылышу вакытында, балага 10 яшь тулган булса, аның фикерен – кем белән яшәргә теләвен сорыйлар. Калентьева тәрбияләгән малайга инде 11 яшь. Әмма судта аңардан беркайчан да берни турында да сорамаганнар.

Тагын бер очрак

Әти-әнисе хастаханәдә бикләп куйган кызга яңа гаилә тапканнар

2019 елда бөтен илне кечкенә Саша тарихы тетрәндерде, бай әти-әнисе аны 5 елга перинаталь үзәктә калдырган иде. Әнисе, эре бизнесменның хатыны, аны вакытыннан алда тапкан һәм туганнарына, имеш, сабый – дәвалап булмый торган авыру һәм аңа даими рәвештә табиблар каравы кирәк, дип ышандырган. Шуннан бирле гаилә башлыгы даими рәвештә хастаханәгә кызын карау өчен зур суммада акчалар җибәрә, кыз еллар буе хастаханә бинасыннан чыкмый, сиделка һәм табиблардан башка беркемне дә күрми. Ә әти-әнисе 3 уллары белән зур фатирда тыныч кына яши бирәләр…

2020 елда аларның ата-ана хокуклары чикләнә, ә кызны башка гаиләгә тапшыралар. 2 елдан соң ир белән хатынны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Менә инде 4 ел Саша гади бала тормышы белән яши: мәктәпкә йөри, дуслары белән аралаша, яңа әти һәм әнисен ярата.

«Комсомольская правда» сайтыннан тәрҗемә

Читайте на 123ru.net