Рәдиф Кашаповтан фильм – «Сосна чабатасы»: Татарга хас ирекне шушы «Чабата» саклап калган

Апрель аенда Татарстан Мәдәният министрлыгы кино төшерү өчен Татарстан Хөкүмәте субсидияләрен биргән иде. Төрле форматтагы 10 фильм төшерү өчен дәгъва итүчеләрне, питчинг аша үткәреп, 8 млн сум акча бирелде. Әлеге питчингта иң популяр тема: матди булмаган мәдәни мирас объектларына багышланган фильм-демонстрация – кыска метражлы документаль фильм иде. Фильм-демонстрация өчен 500 мең сум тәкъдим ителде. Бу номинациягә 4 гариза кергән иде, һәм экспертлар ул акчаны Рәдиф Кашаповка бирергә карар итте. Темасы кызыклы иде чөнки.

«Фильм татар биюе турында булачак. Балтач районында 1612 елдан бирле яшәп килүче Түбән Сосна авылы бар. Бу авылда кимендә 2 атаклы кеше туган: дин эшлеклесе Апанаев һәм академик Мазһаров. Авылның үз биюе бар – «Сосна чабатасы». Бу – җирлекнең үз бренды. Аны хәзер әбиләр бии, һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. 2007 елда хореографлар килеп өйрәнеп, сәхнәдә куйганнар... Минем хатыным да ул биюне махсус өйрәнде. Элек ул биюне чабата белән биегәннәр. Чабатадан йөргәннәр дә. Минем хатыным чабатадан йөрми, ул аны саклый...» – дип сөйләгән иде Рәдиф Кашапов.

Әлеге питчингтан соң 6 ай да узмады, Рәдиф Кашапов MOÑ театр мәйданчыгында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итте. Дөресрәге, MOÑ театр мәйданчыгы «Милли бию киче» оештырып, аның кысаларында фильмны күрсәтте.

Димәк, Рәдиф Кашаповны журналист, музыкант һәм җәмәгать эшлеклесе дип кенә түгел, кинорежиссер дип тә атый алабыз. Бу – аның икенче фильмы. Беренчесе – 2023 елгы шундый ук грантка «Моң. Аңлатма» фильмы иде.

Рәдиф Кашапов фильмнарының иң кыйммәтлесе (акча турында сүз бармый) – өстә генә яткан теманы тотып ала белүендә. Әйтик, «Моң. Аңлатма» фильмында үзе әйтмешли, моң турында төрле фикерләр җиткерергә лаеклы кешеләрнең әлеге фикерләрен туплаган иде. Әйе, анысында киң колачлы булса, монда аның колачы бер авыл киңлегендә тукталган.

Балтач районының Сосна дигән авылында борын-борыннан чабата биюен бииләр. Әлеге традицион татар халык биюләренә охшамаган биюне дәүләт ансамбле баш хореографы Раилә Гарипова күреп, коллективның репертуарына алган. Ягъни, бию авылда гына калмыйча, стилизацияләнеп, Татарстан Җыр һәм бию ансамбле репертуарына кергән, бу инде – биюгә югалу куркынычы да янамый, дигән сүз. Димәк, монда «кылыч болгап» югалганны саклау турында да сүз бармый. Бу очракта фильм авторларының максаты – әлеге бию турында беренчел чыганак буларак фикер әйтә алучыларның сүзен тарихка калдыру. Рәдифнең һәм «Дастан» креатив индустрияләр оешмасының төп максаты шул булса кирәк – фиксацияләү.

Шулай ук, Дәүләт ансамбле барып җитә алмаган җирләргә интернет аша биюне җиткерү максаты да торадыр. Хәер, әлеге коллектив барып җитә алмаган урын юктыр ул, башка программа белән килеп биюне күрсәтмәгән булсалар гына.

Рәдиф Кашапов: «2 ел без хатыным белән Дербентка бардык. Инде өченче атна киткәч, бөтен әйбрне карап бетергәч, хатыным бию түгәрәгенә язылды. Кайткач әйтте: «Без анда лезгинка биибез, ул «Чабата»га бик охшаган», – диде. «Нәрсә ул «Чабата?» – дим. «Безнең авыл биюе», – дип, миңа видеолар җибәрде. Карагач шаккаттым – ул бер татар биюенә дә охшамаган иде. Гай Таһиров китабынды татар биюе «дүрт тә ике», берсе дә «өчле» түгел. Мин, бу биюне Соснада гына бииләр, димим, без Соснада төшергәч, «Сосна чабатасы» дип атадык».

Фильм тизеры белән кызыктыра: «Их чабата! Чабата чәчәк ата! Бөтен халыкны биетә Соснинский чабата», – дип такмаклап күрсәтә авыл апасы журналистка. Фильмда шулай ук биредә авыл тарихын да бәян итәләр. Татарстан Җыр һәм бию ансамбленең баш хореографы Раилә Гарипова биюне профессиональ сәхнәгә күтәрү тарихын да сөйли. Ә биюче һәм хореограф Алсу Мәгъсүмҗанова рәхәтләнеп биеп тә күрсәтә, әлеге биюне өйрәнү тарихын да җиткерә, перспективаларын да күзаллый.

Фильмда авыл апалары биюнең электән ирләр биюе булуын ассызыклыйлар. Әмма ирләр башкаруында без аны стилизацияләнгән хәлдә – ансамбль егетләре башкаруында ялт итеп үтеп киткән берничә кадрда гына күрәбез.

Ә ни өчен ирләр биюе булган «Сосна биюе» хәзер хатын-кыз биюенә әверелеп калган? Нигә Сосна кызлары ирләр биюен өйрәнә башлаган? Бу сораулар куелмады да, куелмагач, әлбәттә, җавабы да булмады.

Ә ни өчен ул Чабата биюе Соснаныкы? Башка авылларда булмаганмы ул?

Ни өчен чабата «чәчәк ата» дип уйланып утырдым фильм дәвамында. Ул сорау да куелмады һәм, куелмагач, әлбәттә, җавабы да булмады. Ярый әле, презентациягә фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова килгән иде – рәхмәт, ул аңлатты. Гомумән, фильм дәвамында ияреп килгән сорауларга җавап табып бирде.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Халкыбызның биюләре искиткеч күп, ләкин без күбесен язарга, өйрәнергә һәм теркәргә өлгермәдек. «Чабата» биюе ул – татарның Казан артына хас гаҗәеп бер уникаль күренеш. Ул искиткеч локаль: башлана Кукмара районының Сәрдек, Сәрдекбаш, Адай авылларыннан – алар сындырып бииләр. Беркадәр сындырып бииләр Питрәчләр. Әтнә, Битаман, Дөбъяз яклары шулай бии. Аннары Иделнең сул як ярына тоташа, мәсәлән, Яшел Үзән районының Бишнә авылы. Алар безнең Казан артына хас булганча аяк очында биемиләр. Аларның көнкүреш биюләре шушы. 2004 елда без Битаманда экспедициядә йөргән вакытта, без «Чабата» биедек, дип сөйләделәр. Әлбәттә, «Чабата»ны ир-атлар гына биегәннәр. Бүген сокланып карап утырдым: «Чабата»да ниндидер бер ирек бар. Татарга хас ирекне шушы «Чабата» саклап калган. Заманында Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә егетләр биегәндә, «хатын-кызлар булып беткәннәр» дип сүктеләр бит инде. Ә «Чабата»ның бер эчке энергиясе бар. Ул сиңа дәрт бирә. «Кайда соң безнең дәртле көйләребез?!» – дип хыялланган Дәрдемәнд. Без бүгенге көндә моны «Чабата» белән беркадәр күтәрә башладык. «Хәерле сәгатьтә!» – дип әйтик. Раилә Мөхәммәтхановнаның җиңел аягы белән ул сәхнәгә менгән булса, Алсуның биеп интернетка куюы 2-3 көн эчендә 100 мең караучы җыйды... «Ютуб»та 2 миллион караучы җыйган, диләр. Хәрәкәттә – бәрәкәт! «Сосна чабатасы»ннан соң Себер татарларының искиткеч ритмнары бар, «Ярмәк вагы» «Чабата» белән якын кебек, ләкин ул – Ярмәкнеке. Байлыгыбыз бар! Рәхмәт чын күңелдән.

Азактан Фәнзилә ханымның «чабатаның чәчәк атуы» турында аңлатып куюына рәхмәт. «Фильмның титрларында «чабата чәчәк ата» дигәндә «расцветает» дип тәрҗемә ителгән. Чабата тузып тишелгәч, аның кайрысы чәчәк кебек ачылып китә, бу – фразеологизм. Чабатаны аны «чәчәк атканчы» бииләр. Халыкта искиткеч терминнар бар», – диде ул.

«Сосна чабатасы» фильмын карагач, Салават Юзеевның «Күкшел егетләре»/ «Кукморские парни» документаль фильмы искә төште. Байтак фестивальләрдә булып уңыш казанган фильм. Иң шәп документаль фильмнарыбызның берседер ул. «Сөйләп утырган башлар» түгел инде. Ә биредә бию турында аяклар түгел, башлар сөйли дә сөйли. Күп сөйли. Фильм-демонстрация булгач тагын да әзрәк сөйләп, күбрәк күрсәтсәгез дә ярар иде.

Исеменә килсәк, әйе, фильм «Сосна чабатасы» дип атала. Әмма аңлавымча, бу Сосна авылында гына түгел, Фәнзилә ханым аңлатканча, Кукмара районының Сәрдек, Сәрдекбаш, Адай авылларында, Питрәчләр. Әтнә, Битаман, Дөбъяз яклары шулай бии. Димәк, Сәрдекбаш биюе дип тә атый алабыз булып чыга – мин шулай аңлап кайтып киттем. Әмма, автор буларак, Рәдиф Кашапов аны «Сосна чабатасы» дип атаган, шулай итеп бөтен татар дөньясы алдында Балтач районының Сосна авылына, аңлавымча, хатыны авылына бию бүләк иткән. Кияү бүләге дисәң дә бүләк ичмасам! Шулай итеп ярты миллион сумга (алып, биреп түгел) Чабата биюен Соснага беркетеп куйган. Әлбәттә, Чабата биюен («Сосна чабатасы» биюен) бөтен татар, һәм, әлбәттә, татар гына түгел, бөтен халыклар бии ала. Аның өчен Сосналар лицензия таләп итмәс. (Су анасын үзенеке иткән Искәндәр әфәнде искә төшеп китте («Су анасы» исемен кулланган өчен курчак театрыннан ярты миллион акча сораган «Национальные игрушки» ширкәтен гамәлгә куючы – авт)).

Сүз уңаеннан, фильмның Сосна авылында да презентациясе булачак.

ххх

  • Проектның иҗат төркеме: режиссер – Рәдиф Кашапов, куючы оператор һәм монтаж ясаучы – Илнар Фатихов, оператор – Ильяс Гафаров, тавыш режиссеры һәм музыкант – Тимур Милюков, музыкант – Айдар Әбдрәхимов, хореограф һәм перформер – Алсу Мәгъсүмҗанова.
  • «Сосна чабатасы» фильмының тизеры.
  • Проект «Мәдәни инициативалар» Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куелган.

Читайте на 123ru.net