«Су киткәч, бер бүлмәдә яшәп тордык» - Оренбургта язын су баскан милләттәшләр ни хәлдә?

Бер егетнең чормага кереп калган песине коткаруы, көймәдәге ир-атның хәле беткән сыерны мөгезеннән тартып баруы, су астыннан түбәләре генә күренеп торган йортлар, кешеләрнең, көймәгә утырып, өйләрен калдырып китүләре – без боларның барысын да видеолардан күрдек, ышануы да авыр иде. Бу авыл, шәһәрләрдә яшәгән кешеләр әлеге сынауны ничек үтүләрен үзләре генә беләдер. Алар кышка ничек керә?

  • Замана «Дед Мазайлары» – Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан хайваннарны коткаралар

5 апрель көнне, Урал елгасында дамба җимерелеп, Оренбург өлкәсен су басты. Орск шәһәренең бер өлеше һәм якын-тирәдәге торак пунктлары су астында калды. Орскида яшәгән Фәүзәнә апа Рәхмәтуллина бу хәл турында «ахырзаман» дип сөйләгән иде. Аларның өе тулысынча су астында калды.

Өйдән чыгып киткәндә, тавыклар, әтәчебез түбәгә менеп булса да торсын дип, сарайның түбәсен ачып калдырган идек, инде сарайны да су баскан бит! Сарай тавыклар белән бергә баткан... Үлгәннәрдер инде, җаныкайларым. Шуларны уйлыйм да гел елыйм... Без иребез белән хәзер бомжлар кебек. Безнең кебек «бомж»лар монда бик күп. Су баса башлагач, ирем белән бар нәрсәне ташлап чыгып киттек. Өстебездә нинди кием бар иде – шуның белән, – дип сөйләгән иде ул «Интертат»ка. – 35 ел элек салып чыккан йорт, 35 ел ирем белән бергә җыйган мал – барысын да су «йотты».

  • Орскида өе су астында калган Фәүзәнә апа: «Без хәзер бомжлар кебек, бернәрсәсез калдык»

«Кыш чыгарга өебез булды, дип еладым»

Фәүзәнә апа белән элемтәгә кердек. Ул беренче тапкыр йортка кергән мизгелне искә алды, бүген кайда, ничек көн күрүләрен сөйләде. Стресслар йөрәккә бәргән – Фәүзәнә ханым инсульт кичергән икән.

Фәүзәнә Рәхмәтуллинаның өе су астында калган

Безнең йортны «под снос» диделәр. Анда яшәрлек түгел. Су баскан вакытта без 1 ай арендага фатир алып тордык. Су киткәч, без йортның бер бүлмәсендә яшәп тордык. Анда ут та, газ да юк иде. Беренче тапкыр өйгә кергәндә бик авыр булды. Кухнядагы шкафлар стенадан төшеп ватылып беткән иде. Минем яңа кер юу машинасы, микродулкынлы мич – барысы-барысы да юкка чыкты. Өйдән бөтен әйберне чыгардык, йорт алдына өеп куйдык, аннан барысын да йөк машиналары ташыды. Һәр йорт алдында тау-тау әйбер өелеп торды. 1 ай ташыдылар. Идәндәге балчык, ләмне көрәк белән җыйдык. Идәнгә җәелгән бөтен әйберне салдырдык, такталар гына калды. Идән такталарын, диварларны әйбәтләп юдык, эшкәрттек. Чүпрәк-чапракны, бераз савыт-сабаны юып, кайнатып, кулландык инде, бернәрсәсез дә булмый. Адәм мәсхәрәсе булып яттык. Ахырзаман кебек иде бит. Безнең кебек яшәп торучылар булды, кем мунчада яшәп торды. Бик салкын иде, яңгырлар да явып торды, кышкы киемнәрдән йокладык. Шулай 4 айлап яшәп тордык. «Раскладушка»ларда йокладык.

Шөкер, ярдәм булды, дим инде. Гуманитар ярдәм килеп торды. «Интертат»та язма чыккач, матди ярдәм күрсәтүчеләр бик күп булды, бик зур рәхмәт. Татарстан һәм Башкортстан бик ярдәм итте. Эчә торган сулар китерделәр, чират торып алдык.

Әйткәнемчә, безнең йорт яшәү өчен яраклы түгел, дип табылды, һәм безгә сертификат бирделәр. Квадрат метр өчен 68 мең сумнан дип саналган. 2 872 000 сум бирелде. Милекне югалтканга дәүләт биргән 100 мең сум ярдәмне дә куштык та, иптәшем белән Оренбургтан 2 бүлмәле фатир алдык. Хәзер Оренбургта яшибез инде. Без олыгаеп барабыз, йорт салып чыга алмабыз, дидек. Күп кеше шулай алды. Дәүләт зур ярдәм күрсәтте, Аллаһка шөкер! Кыш чыгарга өебез булды, дип еладым.

Зыян тиде инде, сүз дә юк, сәламәтлекләр дә какшады. Миңа инсульт булды, стресстан, дип аңлаттылар. Кызым Уфага алып китеп торды, анда дәвалап җибәрделәр, рәхмәт инде. Минем кебек инфаркт, инсульт кичерүчеләр булды. Минем хезмәттәшемнең әтисе олы иде, су киткәннән соң өен кайтып күргән дә асылынган. Безгә гепатиттан уколлар да ясадылар.

Күп кеше китә, ремонт ясап булганнарга ремонт ясыйлар инде. Туганнан туган абыйның йортына ремонт ясыйлар, мәсәлән, – дип сөйләде Фәүзәнә апа.

Йортны 3 атна көне-төне киптергәннәр

Оренбургта йортлары су астында калган Алия Хаматгалиева хәлләрне социаль челтәрендә күрсәтеп барган иде. Су астында калган йортларына ремонт ясауны да ул күрсәтеп бара. Алар Оренбургта арендага фатир алып торган.

  • Өйләрен түбәгә кадәр су баскан Оренбург халкы ярдәм сорый: «Бернәрсәсез калдык»

Алиянең ире йортка беренче тапкыр апрель азагында гына керә алган. Алар шулай ук йорттан бөтен әйберне чыгарганнар, барысы да чүплеккә киткән. Өйне юып чыгарганнар. Гөмбәләр һәм күгәрек китмәсен өчен, тизрәк йортны киптерүгә керешкәннәр. Җылылык пушкалары көне-төне эшләп торган, газ да керткәннәр. 3 атна шулай йортны киптергәннәр. Алия бик зур чыгымнар булуын яза. Төрле каршылыклар белән алар әледән-әле очрашып тора. Җәелгән плитка «йөри» башлый, ярыла. Шулай да гаилә август аена йортны яшәрлек хәлгә җиткерә. «Күп кеше йортларын җиһазландыра, ышанасы да килми. Курку кала, әлбәттә», – дип яза ул.

«Орск.ру» сайтында хәбәр ителгәнчә, Орскидагы дамбаның авария хәлендәге өлешләрен торгызу өчен,150 миллион сум бүлеп бирелгән. Дамбаның 7 проблемалы урыны бар, дип билгеләнә.

«Татарстан татарларны калдырмый, барыбыз да шуны сиздек»

Омск өлкәсе Усть-Ишим районы, Әшевән авылын да су баскан иде. Зираттагы чардуганнар, үлгән сарыклар йөзеп йөри, дип, бик куркыныч хәлләрне сөйләгәннәрен иде.

  • Омскиның татар авылларын су баса: үлгән сарык түшкәләре йөзә, чардуганнар агып китә...

Ул вакытта авылдагы хәлләр турында авыл старостасы Илнур Байбиков сөйләгән иде. Июнь аенда ул вафат булды. Хәзер авылда башка староста икән.

Омск өлкәсе мөфтиенең киңәшчесе, закон чыгару органында эшләүче Наил Марятов су басудан зыян күрүчеләргә Татарстанның зур ярдәм күрсәтүен ассызыклады.

Су киткәч, кешеләр өйләренә кайта башлады. Тормышлар җайланып килә. Өлкә администрациясе ремонт эшләре белән ярдәм итте. Авылларны башка районнарыбыз үз канаты астына алды. Аннан эшчеләр килде, йортларны киптерергә, эшләргә ярдәм иттеләр. Татарстанга рәхмәт. Татарлар үзләре генә түгел икәнне белде. Татарстан татарларны калдырмый, барыбыз да шуны сиздек. Барысы да тәртип булды. Биргәнне халык шатланып алды.

Омскида узган Халыкара Иртыш буе Сабантуена этноавыл төзелгән иде. Ул авылдан бер бураны Ебәргул авылына бирделәр. Анда клуб бинасына зур зыян килгән иде, ремонт ясап булмый. Ул бурадан клуб ясыйлар. Авылда кибет тә бер генә иде, ул да начар хәлдә иде, монда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итте.

Өйләре яшәргә яраксыз кешеләргә сертификатлар бирелә. Ремонт белән, материаллар белән ярдәм иттеләр, – дип сөйләде ул.

«Җәй көне бакчаларда челәннәр яшәде»

Әшевән авылы старостасы Луиза Маматулина сүзләренчә, авыл халкы кышка керергә әзер. Йортларга, нигездә, капиталь ремонт ясалган. Ул ярдәм күрсәткән һәр кешегә кат-кат рәхмәт сүзләре әйтте.

Иң беренче чиратта, Татарстанга рәхмәт әйтәсем килә. Безгә гуманитар ярдәм килеп торды. Шулай ук, зыян күргән Олы Бүрән (Тюрметяки) һәм Атеренки авыллары да ярдәмсез калмады. Татарстан безгә өмет биреп торды, ярдәм итте, бу бәла белән үзебезне генә калдырмадылар. Безне егылган җирдән күтәрде, бик зур рәхмәт! Авылның яртысы су астында калган иде бит.

Минем өемә су кермәде, тик ул вакытта авылдашлар белән бергә елыйсылар килде. Хәзер инде тормыш әйбәтләнеп килә. Йортларга тәртип керә. Йортларга ремонт ясарга Омск районы ярдәм итте, кешеләр үзләре дә тырышты. Без дә мораль яктан да, физик яктан да ярдәм итеп йөрдек. Һәр кеше үз өенә кайтып керде. Кемдер зурлап ремонт ясамады, чөнки киләсе язда да шундый хәл булмасмы дип куркып торабыз. Бик күп кешегә капиталь ремонтка түләүләр булды. Капиталь ремонтка квадрат метрга 7 мең сум бирелде. Йортларны җәй буе киптерделәр, ясадылар. Безгә волонтерлар, белгечләр килде. Аларның да барысына да рәхмәт!

Фото: © Луиза Маматулина

Хәмитовлар йорты хәзер һәм элек

Авылның су баскан өлешендә, нигездә, олылар яши. Алар гомер буе йортларына мал җыйган, йортны матурларга тырышкан. Хәзер барысы да элеккечә булмаса да, барысы да авылда яшәп калды. Алар гомер буе бу авылда яшәгән бит. Су басканда, ремонт вакытында китеп торсалар да, кире кайттылар. Кайбер йортларның менә әле дә рәшәткәләре юк, бакчаларда әле дә су тора. Бакчалар сазлыкка әйләнде. Авылның ул ягында бакчаларда җәй буе челәннәр яшәде. Бакчалары коры булган кешеләрнең дә уңыш бик начар быел. Менә соңгы гуманитар ярдәм белән күп итеп яшелчәләр дә җибәрделәр. Барысы 5 тапкыр гуманитар ярдәм килде. Ни сорасак, барысын да алып килеп тордылар. Башта түшәк, юрган, мендәрләр сорадык – барысын да алып килделәр. Бу гуманитар ярдәм килгәч, кешеләр елый.

Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев безнең авылга берничә тапкыр килде, авылдашлар белән очрашып торды. Алар үзебезнең кешеләр кебек инде хәзер.

Фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Әлбәттә, йортлары яшәргә бөтенләй яраксыз булган кешеләр дә бар. Мин менә бер кешенең сертификат алганын беләм, ул хәзер фатир эзли. Авылдашларның кәефе инде барыбер әйбәтрәк, кыш чыгар урыннары бар, – дип сөйләде ул.

Фото: © Луиза Маматулина

Бакиевлар йорты элек һәм хәзер

Быел Омскида узган Халыкара Иртыш буе Сабантуеннан калган бер «йорт» Әшевән авылына татар көнкүрешен чагылдырган музей булып киләчәк икән.

Бер форумның пленар утырышында Васил Шәйхразыевның: «Былтыр яндык, быел батабыз», – дигән сүзләре искә төште. Йолдыз авылында булган коточкыч янгынны искә алыйк. Икенче ел Татарстан һәм дөньяга таралып яшәгән татар халкы ут һәм су афәтеннән зыян күргән милләттәшләргә ярдәм итеп тора. Горур итеп «бердәмлек» дип әйтәсе килә, тик мондый афәтләрне башка күрергә язмасын иде.

Читайте на 123ru.net