Могҗиза: күрми, сөйләшми, әмма җырлый белә торган Айгөл

Барлык блогерлар һәм артистлар сәламәтлеге чикле кешеләр белән берешәр номер әзерләп чыгыш ясаган. Татар блогерлары арасында «Татар кызы Ризидә» итеп танылган Җиһаншина Ризидә дә булган. Ул үзенең инстаграм битендә Яшел Үзән районында яшәүче 18 яшьлек Шакирова Айгөлнең авыр язмышы турында сөйли һәм аны «Мине тапкан могҗиза» дип атый.

Резеда апаның Айгөл белән танышу тарихын тәфсилләбрәк белү өчен, аның белән элемтәгә чыгарга булдым.

Ризидә апа, Айгөл белән танышуыгыз ничек булды?

– Без Айгөл белән моңарчы таныш түгел идек. Соңрак ачыкланды, минем иремнең әти-әнисе тумышы белән Айгөл яшәгән авылдан булып чыкты. Әле шунысы кызык: Айнурның әнисе ягыннан Айгөлнең безгә ерак туган икәне дә ачыкланды. Альбина Исмаева, хәйрия концерты оештырам, дип игълан куйды. Альбинага, минем катнашасым килә, дип теләк белдердем, ул каршы килмәде. Башта мин үзем генә чыгыш ясармын дип уйлаган идем. Тик берничә көннән Альбина шалтыратып, Яшел Үзән шәһәрендә күзләре күрми торган кыз бар, диде. Айгөлнең тагын да авыррак хәлдә икәнен ул үзе дә белмәгән була.

Айгөл белән җырларга тәкъдим иткәч, мин «яхшы, барысын да җайлап оештырырбыз» дидем. Шуннан Альбина Айгөлнең әнисе – Гөлнара апаның номерын бирде,аның белән элемтәгә чыгып, нинди җыр башкару турында сөйләштек. Репетицияләр ясап торырга әллә ни вакыт та калмаган иде. Айгөлнең репертуарында «Зәңгәр томан» җыры бар икәнен белгәч, башка җыр җырлау турында уй башка да килмәде. Менә бу җыр нәкъ безнеке, дигән уй барлыкка килде.

Дуэт итеп җырларга тәкъдим ясагач, Айгөлнең әнисе моңа ничек карады? Ә Айгөл үзе моңа бернинди реакция белдерә алмадымы?

– Мин Гөлнара апа белән элемтәгә чыккач, ул бик шатланды, инстаграмда мине күптән карый икән, шул авыл килене булгач, үзен тагын да иркенрәк хис итте. Айгөл үзенең уй-кичерешләрен аңлата алмый, кызганыч. Әнисе әйтүе буенча, Айгөлнең беркайчан да дуэт җырлаганы булмаган, шуңа да Гөлнара апа бераз борчылды, булырмы икән, диеп… Бергә җыр яздырабыз, бару-кайту – барысын да үз өстемә алам, дигәч, борчылмадылар. Гөлнара апа кызын күп конкурсларга йөртә, сәхнәгә чыгара. Алла биргән талантны өйдә генә яшереп ятарга ярамый, ди. Үзе бик молодец. Матур күлмәкләр тектерә, конкурсларга йөри. Һәммәсе бит Айгөл очрагында авырая... әмма Гөлнара апага киртә юк! Кармы, буранмы, яңгырмы, аның максаты – кызын күтәрү. Атнага 2 тапкыр, поездга утырып, авылдан Казанга махсус мәктәпкә йөриләр. Бу бит һәммәсе – әнисенең булдыклылыгы ярдәмендә. Беркем дә китереп бирми..

– Бу хәйрия концертында тагын сезнең кебек дуэт җырлаучылар булдымы?

– Әйе, барлык блогерлар, артистлар хәрәкәте чикле кешеләр белән бергә берешәр номер әзерләделәр. Кемдер дуэт җырлады, кемдер театраль өзек куйды, кемдер биеде, концерт бик шәп булды! Альбина Исмаева – бик тырыш, чиста күңелле кеше. Бер кешене дә ярдәмсез калдырмый, хәленнән килгәнчә булыша, аңа карап, дөньяда саф яхшылык бар икән әле, дигән фикер туа. Иҗат кешеләрен җыю болай да җиңел эш түгел, монда әле барысы да төрле шәһәрдән булуга карамастан, Альбина концертны бик шәп оештырды.

Кызганыч, администрация, республика Альбина Исмаева хәйрия фондына ярдәм итми. Әлеге концертны оештыру өчен барысын да диярлек үз кесәсеннән түләде һәм киң күңелле язылучыларыбыз булышты, кайсы берләре хәтта чыгыш ясаган авыру балаларга бүләкләр алып килгәннәр. Барыбызны да җыеп, шундый изге гамәл кылырга ярдәм иткән Альбинага бик зур рәхмәтемне җиткерәм! Ул молодец!

Альбина Исмаева мондый концертны икенче тапкыр үткәрә, беренчесендә катнашкан идегезме?

– Беренче концертында да бик катнашасым килгән иде, ләкин минем ул вакытта бала тапкан гына чак иде..

– Соңыннан сез Айгөлгә сәхнәдә чыгыш ясарга матур костюмнар бүләк иттегез, аларны Айгөлнең әнисе белән сайлап алдыгызмы?

– Юк, бу – сюрприз иде, Гөлнара апа бернәрсә дә белмәде. Кечкенәдән җырлап йөргәч, минем махсус үземә тектерелгән, 1-2 генә киелгән сыйфатлы, шәп костюмнарым бар иде. Әрәм булып ята дип, борчылып йөри идем. Әллә кемгә бирәсем килмәде, сораучылар булса да, кадерен белеп тотсыннар иде, дип уйлый идем. Айгөл белән студиядә җырлаганнан соң, бер дә шикләнмичә, костюмнарны аңа бүләк итәргә ниятләдем. Аллага шөкер! Бик сөенделәр! Без концертка әзерләнеп йөргәндә, Айгөл чираттагы табибларга барып кайтты, бик күп этаплы дәвалану тәртибен яздылар, күп дарулар кирәк. Бер пенсиягә гына җиткерерлек түгел... әле бит Гөлнара апа бертуган абыйсын карый, ул – 1нче төркем инвалид, бергә торалар.

«Айгөлнең сөйләшмәвенә ышанмаучылар, шикләнүчеләр бар, дип уйлыйм»

– Айгөл сөйләшә алмагач, студиядә аның белән элемтә булдыру авыр булгандыр. Ничек аңлаштыгыз?

– Музыка телендә әллә ни сүзләр кирәкми. Иң мөһим һәм шул ук вакытта серле могҗиза булган күренеш: Айгөл музыканы бик яхшы сизә. Кайчан җырлый башларга, проигрыш, кушымталарны бер дә бутамады. Гөлнара апа кызын 18 яшенә кадәр үстереп тә һаман шаккатып соклана бу күренешкә. Айгөл бит чит кешеләрдән генә оялып сөйләшми түгел, үз әнисе, якыннары белән аралаша алмый… ә җырны аңлаешлы сүзләр белән җырлый. Бу – шаккаткыч күренеш. Мин беренче күреп түзмәдем, сорадым. Җырларның, мөнәҗәтләрнең сүзләрен ничек ятлыйлар икән, диеп. Айгөлгә җырны 1-2 тапкыр тыңлау җитә икән, көе дә, сүзләре дә диктофонга язылып барыла диярсең.

– Инстаграмыгызда сезне тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?

– Юк, әлегә берсе дә алай язмады. Без бит беребез дә камил түгел. Айгөлнең сөйләшмәвенә ышанмаучылар, шикләнүчеләр бар, дип уйлыйм.

– Якыннарыгыз мондый гамәлегезгә ничек карады?

– Алар инде минем тиз арада нидер уйлап эшләп куйганга күнектеләр бугай. Бик яхшы, каршы сүз әйтмәделәр, киресенчә, булышып, Айгөлгә күчтәнәчләр бирделәр. Ирем бик ныклы терәк барлык эшемдә дә, беркайчан да минем идеяләргә, күңел кушкан эшләргә каты бәрелми, ярдәм итә. Гел янәшәмдә.

Рәхмәт, Ризидә апа!

Читайте на 123ru.net