Самосыровода 48 яшьлек хатын мәете табылган - аны этләр талап үтергән дип фаразлыйлар

Казанның Самосырово бистәсендә 48 яшьлек хатынның мәете табылган. «Пятерочка»да кассир булып эшләгән хатын иртән эшкә барышлый югала. Аның мәетен кич Мир урамы, 130 йорт тирәсендә табып алалар. Аның тәнендә күпсанлы эт теше эзләре була. Кайбер чыганакларда аның тәненең аерым өлешләре булмаган, дип тә язалар.

«Татарстан 24» хәбәр итүенчә, үлемнең башка версияләре дә карала. Әйтик, ул башка сәбәп аркасында үлеп, этләр аннары талаган булуы да ихтимал, диелә.

Хатынның эшкә баргандагы видеосы камерага эләккән. Ул югалгач, аны якыннары эзли башлый.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гиниятуллин тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә киңәш итә, вафат булучының якыннарының кайгысын уртаклашкан. Ул 2023 елда Самосыровода этләргә зарланып ике генә гариза булуын әйткән. Телеграм-каналларда моның белән килешмиләр – сукбай этләр күп булуын әйтәләр. Самосырово кешеләре әйтүенчә, котырынган этләр диңгез контейнерлары базасында яши – этләрне ауларга тиешле кешеләр бу территориягә керә алмый икән. База хуҗасы бу этләрне ашатып, ияләндереп тора икән.

Фаҗига булган урында полиция эшли. Тикшерү бара.

Читайте на 123ru.net