Ире кыйммәтле бүләк биргәч, Гөлназ Шәрипҗанова акырып елаган
«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ә син?» тапшыруын алып баручы Әбри Хәбриев җырчы Гөлназ Шәрипҗанованы кунак итеп чакырган.
Ә.Х.: Илсурдан нинди кыйммәтле бүләк алганың бармы?
Г.Ш.: Илсур миңа Яңа елга 15нче промакс (512 гигабайт) бүләк иткән иде. Пакетны ачкач, акырып еладым. Бәхетемнән дә еладым кебек. Башта ике уй иде: ул миңа кирәк һәм гаилә бюджетыннан алынган акча. Ул бит кредитка да, рассрочкага да алынмаган. Бәясе 155600 сум иде.
Ә.Х.: Тиеннәренә кадәр хәтерлисең…
Г.Ш.: Мин үзем ул яктан юмарт. Илсурга, кирәк әйберне алыйк, дип әйтәм. Ә телефонга килгәндә, алар миннән соң Илсурга кала.
Ә.Х.: Ә бездә киресенчә – миннән соң хатынга, балаларга...