Юл кагыйдәләрен еш бозган Алинә Заһитова ярты миллион сумлык штрафлар җыйган

Казанда фигуралы шуу мәктәбе ачарга әзерләнүче Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың бик күп штрафлары булуы билгеле булды. Ул ел башыннан бирле 200 тапкыр үзенең «Porsche» һәм «BMW» автомобильләрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган.

Дөрес, барлык штрафлар да түләнгән, дип яза «Наш Татарстан» телеграм-каналы.

Әмма 2019 елдан бирле теркәлгән штрафларының гомуми суммасы шаккатыра – 554 хокук бозу очрагы өчен 497 мең сум!

Читайте на 123ru.net