Минзәләдә Әдәбият көннәре: «Безнең шагыйрьләр бераз мактанчыграк. Хәзергеләре!..»

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десантының Мөслимгә булган эшлекле сәфәрен алдагы язмамда тәкъдим иткән идем. Хәзер Минзәләдә үткән көнебезне бәян итим.

ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла җитәкләде. Сәфәрдә ТР Халык язучылары, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары Марсель Галиев һәм Нәбирә Гыйматдинова, Язучылар берлегенең экс-рәисе Рәфис Корбан, күренекле язучылар Рифат Җамал, Шәмсия Җиһангирова, Рифә Рахман, Рахман Шәфыйгуллин, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ катнашты. Шулай ук ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Тукай премиясе иясе Факил Сафин, танылган язучы һәм радиожурналист Әлфия Ситдыйкова һәм Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенең яңа рәисе Равил Сабыр да делегациягә өстәлделәр.

Шагыйрә Салисә Гәрәеваның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Минзәлә үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты катнашында берлек әгъзасы, шагыйрә, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәеваның «Бер кайтырмын» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Китап авторның бер шигыренең исеме белән аталган.

Салисә апаның тормыш юлын тасвирлап язып тормыйм, бүгенге көндә аның туган ягы Минзәләдәге картлар йортында яшәвен күпләр белә. Бу турыда 2020 елда хезмәттәшебез Рузилә апа Мөхәммәтова язып чыккан иде. Әлегесе көнне, халык сүзләренә караганда, хәле бик яхшыдан түгел, хәтере начар шагыйрәнең… Шуңа күрә дә Салисә Гәрәй кызы үзе китап чыгу шатлыгын кичерә аламы-юкмы – билгесез… Аның «Сукмаклар чуалган, адреслар югалган» җыры бүгенге яшәешен әйтеп бирә шикеллле. Автобиографик, руслар әйтмеши «пророческий» сүзләр булган инде бу, дигән уйлар килә...

«Ерак юлларны якын итеп безнең Минзәлә якларына килгән кадерле кунакларыбыз, хөрмәтле язучыларыбыз! Берсеннән-берсе дәрәҗәле язучылар белән очрашу – көтеп алынган зур вакыйга. Барыгызны да чиксез хөрмәт итәбез, китапларыгызны яратып укыйбыз. Кызганыч, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, кичәдә Салисә апа катнаша алмады. Без аңа ныклы саулык, китапка озын гомер телибез», – диде үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягафарова.

Очрашуда Салисә Гәрәеваның шигырьләре яңгырап торды. Шулай ук шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырлар башкарылды.

«Минзәләгә без Мөслим аша килдек. Мөслимдә 2 көн Әдәбият көннәре булды. Безнең өчен шатлыклы хәл – Салисә апа Гәрәеваның сайланма әсәрләрен нәшер иттек. Җыентыкны Газинур Морат төзеде, ул аның белән бергә 10 ел «Мәдәни җомга» республика газетасында эшләгән, дуслар булганнар. Чиләбе якларында Салисә апа 30 ел яшәгән, һәм ул анда легенда! Ул анда – татар тормышын, татар рухын күтәреп торган шәхес. Әдәби берләшмәдә дә җитәкчелек иткән. Салисә апа – әдәбияттагы фидакярләребезнең берсе. Ул бик яхшы шагыйрә генә түгел, ә җәмәгатьче дә. Ул – безгә өлге булып торган шәхес», – диде чыгышында ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Бер кайтырмын» дигән җыентыкны иганәчеләр ярдәмендә ТР Язучылар берлеге «Язучы» басмаханәсендә чыгарган.

Язучы Рәшит Гәрәй истәлегенә багышланган музейның экспозицияләре белән дә таныштык. Ул үзәк китапханә залларының берсендә урнашкан.

Ахырдан Ркаил Зәйдулла түбәндәге фикерләрен әйтте:

Гадәттә, безнең шагыйрьләр бераз мактанчыграк. Хәзергеләре! Рәшит Гәрәй менә шулкадәр тыйнак иде. Бәлки, аның тыйнаклыгы аркасында, әсәрләренә әллә ни игътибар да итмәгәнбездер, ләкин хәзер укып карыйсың… Аның турыда әйтәләр инде «ике шигыренең берендә – иген басуы» дип. Дөрес, иген басулары турында күп язган. Әмма һәр шигыренең үзгә бер ягы бар. Югыйсә, шул ук бер иген басуы инде. Әллә нинди ракурслардан карап, әллә нинди мәгънәләр чыгарып, әллә нинди гомумиләштерүләр чыгарып язган. Гомер буе шул иген басулары аша йөрсәң дә – Рәшит Гәрәй кебек күреп булмый. Шул ук вакытта, безнең хәзер балалар матбугаты әдәби әсәрләр бирми. Әллә нәрсәләр басалар ул. Без аңламыйбыз.

Рәшит Гәрәй музеенда

Балалар һәм үсмерләр матбугаты, әдәбияты шуңа бик кызганыч хәлдә бүгенгесе көнне. Балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләренең берсе дип, Газиз Мөхәммәтшинны саныйм. Ул бик яшьли үлеп киткән, Илдар Юзеевлар белән бергә укыган.

Бар иде Фәнзаман Баттал. Гаҗәеп сатирик, аның «теленә керә күрмә» (елмаеп). Керсәң, исән калсаң да, гомер буе зәгыйфьләнеп яшисең.

Шулай ук Гөлшат Зәйнашева. Хәзер менә Равил Сабыр әдәбиятта якты йолдыз булып балкыды. ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе булып куйды якташыгыз.

Без сезне үзебезнең Минзәлә шәһәрендә күрүебезгә бик шатбыз. Минзәлә районы – бик бай! Безнең яктан бик күп танылган каләм осталары һәм җырчылар үсеп чыккан. Тарихы һәм табигате дә соклангыч аның. Салисә апа Гәрәевабызны хөрмәтләгәнегез һәм зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт, – дип сәламләде әдәби интеллигенцияне Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева.

Равил Сабыр:

4-5 сыйныфларда укыганда, безгә соңгы дәресләр булмаячагын әйттеләр. Әй без шатландык. Дәресләр урынына өйгә кайту булмады ул, Рәшит Гәрәй белән очрашу булып чыкты. Мин хәтерлим, беренче сүзләреннән үк бала-чагаларның игътибарын җәлеп итеп алды. Яңгыр явып торган шундый бер көн иде әле ул. «Балалар, әйтегез әле, сез яратасызмы көзге яңгырны?» – ди ул… «Юк, яратмыйбыз, нәрсәгә яратырга инде, чыланып бетәбез, аяк асты пычрана, уйнап булмый урамда», – дибез. «Ә мин яратам яңгырны, мондый һава торышында сәгатьләр буена басу-кырлар, елгалар, күлләр буйларында йөрергә яратам», – дип сөйләп китте. Яңгыр ярата торган бер сәер абыйны тыңлый башладык та, 45 минутлык дәрес үтте дә китте. Менә ничектер күңелгә кереп калган шундый очрашу. Рәшит абый кебек язучы булам, дип хыялланмасам да, кайдадыр аң төпкеллегендә сакланган бит шундый матур истәлек. Шуңа күрә дә мондый очрашулар, әдәби-мәдәни кичәләр бик кирәк. Аеруча яшь каләмдәшләр белән эшләүләр, семинарлар бик мөһим. Без әле күптән түгел генә Әлмәттә уздырдык «Әдәби атнакич» циклыннан иң беренче очрашуны. Безгә килгәннәр иде Рүзәл Мөхәммәтшин белән Дания Нәгыйм. Алар да, без дә бераз шикләнебрәк килгән идек. Чөнки күптәннән Әлмәттә андый татарча чаралар оештырылганы булмады. Ләкин шикләребез коелып төште. 70кә якын студентлар, лицей һәм гимназия укучылары, аларның укытучылары килгән иде. Рәхәтләнеп тыңлап утырдылар, сораулар бирделәр, кул чаптылар. Әле кичә беткәннән соң да аралаштык, – дип сөйләп китте ул. – Әле мондый әдәби кичәләр дәвам итәчәк. Без аны һәр айның өченче пәнҗешәмбесендә үткәрергә планлаштырабыз. Шагыйрьләрне генә түгел, проза язучыларны һәм публицистларны да чакырасыбыз килә. Без эшнең башында гына. Алга таба да шулай дәвам итәргә исәплибез.

Рәшит Минһаҗ Гөлназ Әхмәтшинага киңәшләрен бирде, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Минзәлә төбәгендә дә яшь иҗатчылар ныгып килә. Мәсәлән, атаклы баш мөхәррир Илдус Шаһиев җитәкчелегендәге «Минзәлә» газетасы редакциясе каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Гөлназ Әхмәтшинаның «Умырзая – урман кызы» шигырьләр җыентыгы нәшер ителгән. Ул анда лирик-фәлсәфи шигырьләрен туплаган. Бу хакта Салисә апа Гәрәеваның китабын тәкъдим итү кичәсендә әйттеләр. «Сибелә чәчәк»не җирле язучы Наҗия Пучкова җитәкли.

Иҗатымда хисләрем, уй-кичерешләрем чагылыш табалар. Шигърият – минем эчке дөньям, серле халәтем, – ди шагыйрә Гөлнар Ринат кызы.

«Минзәлә» газетасы баш мөхәррире Илдус Ильяс улы әйтүенчә, алдагы елларда әдәби берләшмә әгъзаларының 20 якын китабын нәшер иткәннәр. Соңгы җыентык Чаллыда басылган әле.

Алга таба язучыларның эшлекле сәфәре Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, урындагы гимназиядә һәм Югары Тәкермән җирлеге мәктәбендәге очрашулар белән дәвам итте.

Минзәләлеләр мәдәни үткәне белән горурлана, киләчәккә өмет белән карый

Минзәлә театры музеенда аның данлы үткәне һәм өметле бүгенгесе белән таныштык. Әйтергә кирәк, провинциядә урнашкан театрлардан репертуары, анда уйнаган актерлары иң яңгырап торган театрларының берсе.

Хәер, театр эшчәнлеген укыганчы, аны бер барып күрү яхшырак булыр, Мөслим гимназиясенә күчим. Ни хикмәт, монда да театраль мохит хөкем сөрә булып чыкты. Гимназиядә исә Ленар Миңнемуллин җитәкләгән Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» театр һәм кино балалар студиясенә йөрүче балалар сәхнәләштергән «Галиябану»ны тын да алмый тамаша кылдык. Искитмәле матур булды балалар сәхнәләштерүендә!

Менә инде сез күрдегез, 19 балабыз сәхнәдә чыгыш ясады. Безнең тагы да 2 кечкенә төркемебез бар. Алар да шулай матур итеп спектакльләр, әкиятләр сәхнәләштерәләр. 2019 елдан бирле эшләп килә торган театр төркеме кыска гына вакыт эчендә бик зур уңышларга иреште. Халыкара дәрәҗәдәге Муса Җәлил укуларында катнашып Гран-прига лаек булдылар.

Яңа гына Кәрим Тинчурин театрында үткән бәйгедә 1нче урынны яуладылар. 29 ноябрь көнне шулай Саба районына, конкурста көчләрен сынарга барырга җыеналар. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Вәхшәт»ен һәм шулай ук бүген сезгә күрсәткән «Зәңгәр шәл»не тәкъдим итмәкчеләр. Шулай ук Буа районына чыгыш ясарга барырга җыена театралларыбыз. Театр төркемебез җитәкчесе Ленар Миңнемуллин. Ленар Газинур улы – Сабир Өметбаев исемен йөреткән Минзәлә татар дәүләт драма театрында актер булып та эшләгән, режиссер буларак та хезмәт куйган. Бүгенге исә ул тулысынча үзен балаларга багышлаган, – дип сөйләделәр безгә Минзәлә гимназиясендә.

Алга таба гимназия укучылары белән очрашу әдәби хәзинә турында сөйләшү белән дәвам итте. Шулай ук укучылар язучы апа-абыйларына кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кызык өчен генә исәпләп караган идек, Рәфис Корбанга булды иң күп сораулар. Бу күренеш очраклы да түгелдер. Балалар өчен әсәрләре киң билгеле бит, җәмәгать.

Арытаба каһарман-язучы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллиятендәге актлар залында әдипләребез белән очрашу узды. Биредә булачак укытучылар гына түгел, ә урындагы медучилище студентлары да катнашты. Әлбәттә, нотыкларның төп темасы – ватанпәрвәрлек булды, бүгенге көнне әдәбиятны заманча кино төшерү, мультиклар ясау ысуллары белән җиткерү шикелле мәсьәләләр дә күтәрелде.

«Сугыш була күрмәсен, хәзер барган хәл-вакыйгалар махсус хәрби операция булып кына калсын!»

Рифат Җамал:

Махсус хәрби операция хакында бүгенге көндә әйтәләр: ни белән аерылсын инде ул сугыштан? Чынлап та яу кыры анда катнашканнар өчен. Менә күптән түгел генә 11 көн йөреп кайттым анда. Ләкин, бу – сугыш түгел! Минем әнием Арча педагогия көллиятендә укыган. Һәм Бөек Ватан сугышы чорында, 1942 елны анда укыган кызларны, «добровольцы» дип язып, фронтка озатканнар. Әнинең әйткәне бар: «Арча станциясендә шул кызларны озаткандагы кебек башка елау булмады», – дип. Менә монда утырган кызларны, Ходаем үзең сакла, мин дини кеше түгелмен, һәр көн теләк телим – сугыш булмасын, дип. Уйлап карагыз, шул кызлар курслары-курслары белән сугышка киткәннәр. Аллага шөкер, минем әни исән-сау кайткан. Ул исән кайтмаса, мин дә булмаган булыр идем. Шуңа күрә, сугыш була күрмәсен! Әле барган хәл-вакыйгалар махсус хәрби операция булып кына калсын! Һәм сезгә дә сугышларда катнашырга язмасын.

Уку йортындагы Муса Җәлил музее экспозициясе шагыйрь белән бәйле онытылмаслык очрашулар турында шаһитларның истәлекләренә нигезләнгән. Муса Җәлил 1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр Минзәлә педагогия училищесы бинасында (хәзер ул педагогия көллияте) урнашкан хәрби-сәяси курсларда чыныгу үткән. Язучыларыбыз да бөек әдипкә бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар.

Югары Тәкермәндә Гөлшат Зәйнашевага багышланган музей ачылачак

Әнә шундый матур хәбәрне әйттеләр монда. Бу җирлектәге тәүге тукталышыбыз Габеделхәй Сабитов исемен йөртүче мәктәптә булды. Мәктәп 9 еллык, әмма белем учагындагы милли рух көчлелеге, әдәби иҗатка омтылыш хәйран калдырырлык. Укучылар гына түгел, укытучылар үзләре дә каләм тибрәтәләр икән. Алай гына да түгел, язган төрле жанрдагы язмалары белән республикакүләм бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр.

Мәсәлән, укытучы-шагыйрә Энҗе Мөэминованың 100 еллыгына багышланган «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» республикакүләм конкурсында 1нче дәрәҗә Диплом белән хөрмәтләнгән рус теле мөгаллимәсе Рузилә Сәфәрованың «Татарстан таҗы» шигырен башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Рәвис кызы башкаруында тыңладык.

Берәүләр әдәби әсәрләр язу белән мавыкса, икенчеләр чигү осталыгына маһир. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр, япмалар һәм башка көнкүреш әйберләреннән торган күргәзмә дә ясап куйганнар мәктәптә. Аның авторы – мәктәп китапханәчесе Фәнүсә ханым Гыймаева икән.

Фәнүсә ханым Гыймаева

Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлыкны халкыбыз үзе дә булдырырга әвәс. Һәр авыл оста чигүчесе белән дан тоткан. Минем әнкәем чигү белән бик нык мавыккан. Аның чигүләрен дә сез әлеге күргәзмәдә күрә аласыз. Әниемнән күреп чигәргә өйрәндем. Әнкәем шома ысул белән чиксә, мин элмәкле җөй, тамбур чигүе ысулы белән чигәм. Районыбызда Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәисовна чыгыш ясады, һәр районнан берәр чигү остасы Сабантуй сөлгесе чигәргә тиеш. Әлбәттә, Минзәлә төбәгендә күпләр бу эшкә алынды. Әмма мин чиккән тастымал конгресска җибәрелде. Шуннан соң тагы да ныграк илһамланып чигәргә тотындым. Республиканың картасында Минзәлә районын чиктем. Балалар да чигүем белән кызыксына башлады, һәм хәзер мин укучыларга осталык дәресләре бирәм. Китаплар, сез язган әсәрләрне укый-укый, мәктәп китапханәсендә чигеп утырабыз хәзер. Менә шулай итеп яшәп ятабыз, – дип бәян итте Фәнүсә ханым.

Гәүһәр Хәсәнова белән Факил Сафин Гөлшат Зәйнашевага бәйле истәлекләрен яңарткан фотомизгел.

Аннан соң тукталышларбыз авыл Советы бинасының икенче катында урнашкан туган як тарихын өйрәнү музеенда һәм данлыклы Гөлшат Зәйнашева исемендәге мәдәният учагында булды. Гөлшат Зәйнашеваның исемен мәңгеләштерү максатыннан авылдашлары бихисап матур һәм ифрат яхшы эшләр башкаралар. Музейда Гөлшат Зәйнашевага багышланган бер экспозицион зал ясап куйганнар. Аны булдыру өчен 5 ел йөргәннәр икән. Әлегә рәсми төстә ачылыш тантанасы булмаган. Биредә танылган шагыйрә һәм драматургның шәхси әйберләре, фотосурәтләре тупланган. Бер киштәдә гармун форматында альбом да хәтта урын алган.

Югары Тәкермән музеенда.

Иҗади сәфәребез авылның Гөлшат Зәйнашева исемендәге мәдәният учагын карау белән тәмамланды. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова тырышлыгы белән, биредә Зәйнашева исемендәге зур фестиваль дә үткәрелеп килә. Бу җәһәттән Алия ханым ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать итте. Ул фестивальне Мәдәният министрлыгы планына кертмәкче икән. Бик матур идея, хәерле булсын, дип телик. Югары дәрәҗәдәге затларга фестиваль турында хат язу тәкъдиме хупланылды.

Шулай итеп әдәби десант сәяхәте йомгакланды.

Читайте на 123ru.net