«Хәлемә кер, иптәш депутат!», яки Мин ничек Илгиз Зәйниев янына «прием»га бардым

Дөрес, беренче генә кабул итүе түгел икән Зәйниевның. Хәер, анысы бөтенләй мөһим түгел. Көне шулай туры килгәнме, чират-фәлән дә юк иде. Хөрмәт белән каршы алдылар, кабинетка озатып куйдылар.

Утыра безнең беренче номерлы драматургыбыз һәм бердәнбер «Алтын битлек»ле режиссерыбыз бүлмәдә. Сәркатибе дә бар.

Ике сорау әзерләп килдем. Берсе – матди (акча сорау түгел), икенчесе – рухи (аны тормышка ашыру өчен акчасыз булмый).

Беренчесе – Казанның Жуковский урамындагы «Артистлар йорты»ның аяныч хәле. Аның турында журналист буларак язылган мәкаләм дә бар, әмма ул мәкаләне йортта яшәүчеләр төрле урыннарда утырган рәсми затларга рәсмиләштермичә генә җибәргәләп карасалар да, ниндидер нәтиҗә күренмәде, күренер, дигән ышаныч та юк иде, дөресен әйткәндә. Шулай да мин әлеге мәкаләне бөтен фотолары белән бергә чыгартып алдым.

  • Каравыл кычкырырлык хәлләр: «Артистлар йорты» машиналар чолганышында

Икенче сорау – күптән уйлап йөргән бер идеям, дөресрәге, ой, гафу, минем идея дә түгел инде, Илгиз Зәйниевның үз идеясе ул, чөнки беренче мин аны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният шурасы утырышында Илгиз Зәйниевның үзеннән ишеттем. Тәкъдим итте ул аны итүен, әмма әлегә аның дәвамы күренми. Менә шул шәп идеяне үзенә тагын бер кат исенә төшердем. Чөнки, рәсми документка теркәлгәч, бәлки, тагын уйланыр.

Әлеге идея мондыйрак. Татар драматургиясенең башлангычыннан алып бүгенге көнгәчә иҗат ителгән драматургия әсәрләренең махсус электрон каталогын/китапханәсен булдырырга, дигән тәкъдим бар. Чөнки дәүләт театрлары да, халык театрлары да репертуар кытлыгыннан зарлана. Кайчандыр язылган булып та, күпме әсәр онытылган. Аларны бит эзли башласаң да, табуы җиңел түгел. Шуларны электрон вариантта бер урында тупласаң, «кыскача эчтәлеген» дә бирсәң, кайсының да булса каядыр куелуы турында белешмә дә булса, менә дигән кулланма булыр иде. «Шуны эшләп чыгу мөмкинлеге булсын иде, сез оештырсагыз, сезнең кул астында мин дә тотынырга да әзер», – дидем.

Илгиз Зәйниев барысын да бланкларга язып, җентекләп сорашып алып калды. Мин, сөенеп, өйгә кайтып киттем. Кайттым да кызыма мактанам: «Менә, минәйтәм, шундый-шундый эш эшләп кайттым», – дим. Ул минем рухланып сөйләгәнне дәшми-тынмый гына тыңлап торды да: «Анда мин дә бара аламмы?» – ди. «Бара аласың», – дим. «Ярар, барырмын, әнә, духовка ватылган, төзәтеп китсен Илгиз Газинурович», – ди. Кызымның юморы минем баш миенә барып җиткәнче, тагын өстәп куйды: «Подъезддагы диварны пычратып киткәннәр, буяу алып килеп буяп куйса да ярый».

Әйе шул, мин XXI гасыр баласы белән сөйләшәм – «прием»нарга барып сорап йөри торган буын түгел. Үзе дә бушка эшләп өйрәнгән һәм шуңа бик җиңел сорый белгән совет кешесе дә, 90нчы елларда формалашкан кеше дә, ул чорда туып, әле үзен яшькә санап, «бонус»лар көтеп йөргән кеше дә түгел шул XXI гасыр баласы – бушка эшләми дә, бушка сорамый да.

«Мин бит үземә сорамадым», – дип акландым кызыма. Берсе – шәхесләребез яшәгән йортның авыр хәле, икенчесе дә милләт өчен – татар театры өчен, татар әдәбияты өчен... «Тагын ничек хәл итеп булсын соң ул проблемаларны?! Депутатлар – безнең яклаучыларыбыз, алар халык өчен эшли», – дидем.

Матди һәм рухи сораулар әзерләп, хөрмәтле депутатларыбыз Ркаил Зәйдулла, Данис Шакиров, Ренат Вәлиуллин, Илшат Әминов һәм башкалар янына да барырга җыенам – журналист күп күрә – сораулар байтак.

Читайте на 123ru.net