Булат Ибраһим исемендәге районкүләм язучылар бәйгесен үткәрү турында нигезләмә

1. Гомуми нигезләмә

1.1. Әлеге нигезләмә, Б. Ибраһим исемендәге «Каләм» районкүләм шигырь һәм хикәя язучылар бәйгесенең максатларын һәм бурычларын, оештыручыларның һәм бәйгедә катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын, бәйгене уздыру шартларын, вакытларын, бәйгегә килгән иҗади эшләрне бәяләү критерийларын һәм катнашучыларны бүләкләү шартларын билгели.

1.2. Булат Ибраһим исемендәге әдәби районкүләм язучылар бәйгесен (алга таба – Бәйге) Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Лаеш районы Атабай авыл мәдәният йорты муниципаль бюджет оешмасы уздыра.

1.3 Оештыру комитеты Бәйге турындагы мәгълүматны райондагы китапханәләргә, районнның мәгариф идарәсе аша мәктәпләргә мәгълүмат хатлары, массакүләм мәгълүмат чаралары аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерә, шигырьләрне туплауны һәм жюри эшчәнлеген оештыра, бүләкләү тантанасын үткәрә, язучыларның әсәрләрен таныта.

2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

2.1. Булат Ибраһимның иҗатын популярлаштыру, иҗатына карата кызыксыну уяту;

2.2. Профессиональ булмаган язучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлекләрен киңәйтү;

2.3. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту;

2.4. Әдәби иҗатка сәләте булган, талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне ачыклау, барлау, аларга үзләренең сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирү;

2.5. Укучыларны патриотик рухта тәрбияләү, алаларда итәгатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары формалаштыру.

3. Бәйгене оештыру комитеты

- Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты;

- Татарстан Республикасы Язучылар берлеге;

- Лаеш муниципаль районы Атабай авыл мәдәният йорты муниципаль бюджет оешмасы.

4.Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртипләре

Бәйге хикәя һәм шигьри иҗат юнәлешендә 2 турда уздырыла.

1 тур – Оештыру комитеты җибәрелгән эшләрне кабул итә һәм иң яхшы әсәрләрнең авторларын сайлап 2нче турга – Йомгаклау өлешенә чакыра.

2 тур – Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән Жюри әгъзалары 2нче турга чыккан катнашучылар арасында һәр номинациядә җиңүчеләрне билгели. Йомгаклау өлеше Булат Ибраһимның туган авылы – Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Атабай авылында уза.

5. Катнашучыларга һәм иҗади эшләргә таләпләр

Бәйгедә Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы авылларында яшәүче яки белем алучы һәркем катнаша ала.

5.1. Бәйгедә татар телендә иҗат итүчеләр катнаша.

5.2. Бәйгегә җибәрелгән эшләр 3 категориягә бүленеп карала:

- мәктәп балалары,

-мәктәпне тәмамлаган һәм яшьләре 35 тән узмаган катнашучылар;

-35 яшьтән өлкәнрәк булган язучылар.

5.3 Бәйгедә катнашучы ирекле темага язылган 2 шигырь тәкъдим итә. Хикәя әсәре катнашучының теләге белән түбәндәге темаларның берсенә языла.

-Б.Ибраһим иҗатындагы берәр әсәргә ияреп язылган;

- Бөек Җиңүгә 80 ел;

- Минем кече Ватаным;

- Лаеш районының атаклы кешеләре.

Искәрмә: бәйгедә катнашучы бер генә жанрда ( хикәя яки шигырь) катнаша ала.

5.4. Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: word документы, А4 форматы, Times New Roman шрифты 14.

5.5. Бәйгедә катнашу өчен анкета үрнәге түбәндә (Кушымта №2) күрсәтелгән (бәйге эшләре анкетага теркәп җибәрелә).

Мөһим өлеш – анкетада бәйгедә катнашучы яшь каләмченең иҗатына кыскача характеристика һәм фотосүрәте теркәлгән булу шарт.

5.6. Бәйгегә җибәрелгән эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

5.7. Соңарып килгән, югарыда әйтелгән таләпләргә туры килмәгән эшләр, оештыру комитеты тарафыннан кабул ителми һәм каралмый.

6.Бәйгене үткәрү вакыты

6.1. Гаризалар 2024 елның 5 декабреннән 2025 елның 15 гйнварына кадәр, электрон форматта sdkatabaevo@yandex.ru адресы буенча кабул ителә.

6.2. Бәйге эшләрен тикшерү өлеше 2025 елның 31 гыйнварына кадәр.

6.3. Бәйгенең йомгаклау өлеше 2025 елның 20 февралендә Лаеш районының Атабай җирлегендә уздырыла.

7. Бүләкләү өлеше

7.1. Иң яхшы дип табылган язучыга Булат Ибраһим премиясе тапшырыла.

7.2. Бәйгедә, 2 нче турга узып, һәр яшь категориясендә беренче өч урынга лаек булган авторларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә калган катнашучыларга сертификатлар (катнашучы сертификаты электрон форматта гаризада күрсәтелгән электрон почтага юлланачак) тапшырылачак.

8. Оештыру комитеты белән элемтәгә керү өчен мәгълүмат

Оештыру комитеты адресы:

Лаеш муниципаль районы, Атабай авылы, Молодежная 1 йорт.

Элемтә өчен тел.: 8 (917) 238 35 33 Сабирова Гөлфия Кямовна

Читайте на 123ru.net