Porsche Cayenne һәм фатирлар: Бөгелмәнең элеккеге башлыгының мөлкәтенә арест салына
Бөгелмә районының элеккеге башлыгы Линар Закировка карата кузгатылган коррупция эше кысаларында суд приставлары аның һәм гаиләсенең мөлкәтенә арест салуны дәвам итә. Алына торган мөлкәтнең гомуми бәясе 115 миллион сум дип бәяләнә. Бу хакта «Еду в Татарстан» телеграм-каналы яза.
Казан үзәгендәге 16,5 миллион сумлык VIP-ремонтлы фатирга һәм 6,6 миллион сумлык Porsche Cayenne автомобиленә арест салынган. Шулай ук Мәскәүдәге фатир, Сочидагы йорт һәм фатир да тартып алына торган мөлкәт исемлегенә кергән.