“Ал мәчет укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте

Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә V “Ал мәчет укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Остазлар эзеннән баручы югары мөселман мәдрәсәсеннән Мөршидә Җиһан репортажы.

Фәнни мәҗлескә хеәр – фатыйха бигән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдәрәсәэшчәнлегенә бик уңуй бәя бирде.

Фәнни мәҗлестә катнашучылар иске имляда язылган китапларны һәм кулъязмаларны өйрәнүнең мөһимлеге хакында фикер алышты.Ә дини мирасны системалаштыру, иске имляны өйрәтү юнәлешендәге мәдрәсә эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

Мәдрәсәдә Китап фондын теркәү, тәртипкә салу һәм цифрлаштыру эшендә “Сәхифәләремез” электрон татар китапханәсе җитәкчесе, үзе дә мөгаллим Рөстәм хәзрәт Гыймранов ярдәм итә.

Дөньяви, дини галимнәр эзлекле эш алып барган һәм аларга яшь белгечләр ияргәндә генә дә милли мирас яңа мәгъүматлар белән туллана. Шул исәптән иске имляны өйрәтү юнәлешендә дә бердәмлек кирәк.

Татар дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр, журналистлар һәм шәкертләр катнашында узган фәнни мәҗлес узып барган елны йомгаклап киләчәккә эш юнәлешен билгеләүче чара да булды.

Мөршидә Җиһан, Камил Сәйфуллин. Татарстан яңалыклары.

Сообщение “Ал мәчет укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте появились сначала на Вести Татарстан.

Читайте на сайте