Мәктәп олимпиадалары башланды
Бүген, 12 гыйнварда, Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башлана. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша. Интеллектуаль турнирны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.
Олимпиаданың төбәк этабы үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән бердәм биремнәр буенча уздырыла. 9-11 сыйныф укучылары 24 фән буенча үз белемнәрен күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
- 12 гыйнвар - икътисад;
- 13, 15 гыйнвар - биология;
- 14, 16 гыйнвар - испан теле;
- 17, 19 гыйнвар - информатика;
- 20, 21 гыйнвар - тарих;
- 22, 23 гыйнвар - химия;
- 24 гыйнвар - рус теле;
- 26, 27 гыйнвар - итальян һәм кытай телләре;
- 28, 29 гыйнвар - җәмгыять белеме;
- 30, 31 гыйнвар - физика;
- 2, 3 февраль - математика;
- 4, 5 февраль - немец теле;
- 6, 7 февраль - экология;
- 9 февраль - әдәбият;
- 10 февраль - хокук;
- 12, 13 февраль - хезмәт (технология);
- 14 февраль - география;
- 16, 17 февраль - француз теле;
- 18, 19 февраль - инглиз теле;
- 20, 21 февраль - физик тәрбия;
- 24, 25 февраль - астрономия;
- 26, 27 февраль - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре;
- 28 февраль - сәнгать (дөньякүләм сәнгать культурасы).