Яңалыклар (20.01.26)

Иртәнге чыгарылыш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен уздыру көннәре турындагы Указны имзалады. Ай календаре һәм Ислам дине гореф-гадәтләре нигезендә Ураза гаете 20 мартта билгеләп үтеләчәк.  Корбан гаете 27 майга туры килә.

Татарстанда 2025 елда  грипп һәм башка инфекцияләр белән авыручылар саны арткан.Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. Кызамык белән авыручылар  дүрт тапкырга, бума ютәл белән чирләүчеләр 14 тапкырга кимегән.

Казанда Бәшир Рамиев исемендәге ИТ-паркта республика Экология һәм Урман хуҗалыклары министрлыкларының киңәйтелгән  коллегия утырышы узды. Анда катнашучыларга Татарстанның экологиясендә һәм урман хуҗалыгында инновация проектлары күргәзмәсе тәкьдим ителде.

 

Сообщение Яңалыклар (20.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.

Читайте на сайте