Сердәшханә (26.01.26)
2026 елның Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен яхшы беләсез. Бер республикада яшәгәч, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, гади исәнләшү-хәл әхвәл сорашу сүзләрен өйрәнәсең. Бу синең үзең өчен дә файдалы, күршеңнең дә күңеле була. Үзара хөрмәт һәм татулыкта яшәүнең күпьеллык традицияләре булганга күрә, Татарстаныбыз башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Сез, дусларым, республикабызның киләчәге, һәм бу традицияләрне кабул итеп алып, лаеклы дәвам итәргә тиешсез.
Бүгенге тапшыруыбызда сезгә Татьяна Надысева турында сөйләп китәсе килә. Бүгенге көндә ул Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече, рус милләтеннән булса да, Татьяна камил дәрәҗәдә татар телен белә.
Сообщение Сердәшханә (26.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.