Татарстанда алты көндә бер айлык нормадан артык явым-төшем булырга мөмкин
Татарстанда 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 30 – 60 миллиметр һәм аннан да артык явым-төшем яварга мөмкин, бу айлык нормадан артып китә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республикада, шул исәптән Казанда, бу вакытта һава торышы шартларын актив фронталь бүлекләр билгеләячәк, дип аңлата метеорологлар.
Төбәк территориясендә вакыты-вакыты белән уртача һәм көчле кар явачак. Шулай ук буран, күз күреме сизелерлек начарлану, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил фаразлана, бозлавык булырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык була.
Бу көннәргә һава торышы көн саен бер-өч тәүлеккә фаразлар белән төгәлләштереп барылачак. Алар Гидрометеорология сайтында 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр урнаштырыла, ди синоптиклар.
Алдагы көннәрдә һава торышы шартлары начарлану сәбәпле, Дәүләт автомобиль инспекциясе Татарстан халкын шәхси автомобильдә торак пунктлардан читкә чыгып йөрмәскә чакыра.