Казанда «Татарстанның ел студенты – 2025» премиясе узды

Кичә Казанда «Татарстан Республикасының ел студенты – 2025» премияләрен тапшырдылар. Бу хакта «Татар-информ» телеграм-каналы яза.

Гран-прига Казан дәүләт энергетика университеты студенты Даниил Ченцов лаек булды, ул Новороссийскидан Татарстанга укырга килгән. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

«Ике дистә ел дәвамында «Ел студенты» премиясе Татарстандагы студент яшьләр өчен төп сыйфат билгесенә әйләнде. Анда катнашучылар республиканы Росмолодежь һәм Россия Яшьләр Берлеге оештыра торган илкүләм премиядә дә берничә мәртәбә лаеклы тәкъдим иттеләр. Катнашучылар географиясе дә киңәя: бу юлы 32 югары уку йорты һәм филиаллар студентлары кушылды, Иннополистан, Чаллыдан һәм Әлмәттән гаризалар бик күп килде. Мондый динамика актив яшьләрнең республикабызның төп хәрәкәт көче булуын күрсәтә», – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләр министры Азат Кадыйров.

Читайте на сайте