«Коега егылган бала үлгән» - Сарман районында мунча хуҗасына хөкем карары чыгардылар

Сарман районында канализация коесына егылып бала һәлак булган мунча хуҗасына карата хөкем карары чыгарылды. Суд аны куркынычсыз булмаган хезмәт күрсәтүдә гаепле тапты, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ачыкланганча, ир-ат мунчаны һәм мангал зонасын арендага биреп торган. Ял вакытында кунакларның баласы мунча янында йөргәндә, канализация коесы өстендәге ватылган люкка баскан. Кое агынты сулар белән тулы булган, һәм бала шуның эченә егылып төшкән һәм һәлак булган.

Суд гаеплене ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем итте. Шулай ук аңа 700 мең сум күләмендә компенсация түләргә туры киләчәк. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Читайте на сайте