Татарстанда хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшырачаклар

Быел Татарстанда танылган хәйрияче һәм меценат Әсгать Галимҗанов исемендәге премияләр беренче мәртәбә тапшырылачак. Аңа социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев сөйләгән.

«Быел Әсгать Галимҗановның тууына 90 ел тула. Без бу премияне 2 мартта аның һәйкәле янында тапшырачакбыз. Ул бөтен гомерен кешеләр өчен хезмәт итүгә багышлаган. Балалар йортларына 80дән артык автомобиль бүләк иткән. Лауреатлар арасында төрле юнәлешләр буенча кешеләргә хезмәт итүгә бәя биреләчәк», – дип аңлатты ул.

Гаризалар кабул итү 12 гыйнварда башланган һәм 8 февральгә кадәр дәвам итә. Катнашуга Татарстан территориясендә теркәлгән һәм озак вакытлы проектларны гамәлгә ашыра торган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла, дигән республика Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе, «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева.

«Оешмада өч елдан артык эшләүче һәм проектларны тормышка ашыруда актив катнашучы бөтен хезмәткәр дә гариза тапшыра ала. Төп максат – аларга ярдәм итү», – дип аңлаткан ул.

Биш лауреат сайланачак, аларның һәркайсына 250 мең сумга кадәр премия тапшырыла.

Читайте на сайте