Татарстан юлында берничә машина бәрелешкән, дүрт кеше имгәнгән

Лениногорск районында берничә машина катнашындагы юл һәлакәтендә 15 яшьлек үсмер имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте белешмәсе буенча, авария бүген 7.19 сәгатьтә Әлмәт – Лениногорск юлының Зәй-Каратай белән Яңа Чыршылы арасындагы өлешендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, Opel каршы як полосага чыккан һәм Haval машинасына бәрелгән, аннары аларга Toyota килеп бәрелгән. Һәлакәттә 15 яшьлек үсмер һәм өч өлкән кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте