Татарстанда юл фаҗигасендә машина йөртүче һәлак

Алабуга районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм KIA машинасына бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, «Лада» йөртүчесе урынында җан биргән.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең шартлары ачыклана.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Читайте на сайте