Мансур Гыйләҗев: Берсе дә язуны ташлыйбыз дип әйтмәде – безгә театрларның ярдәме кирәк

Театрлар драматургларны, драматурглар театрларны сүгеп йөргәннән генә нәтиҗә чыкмавын ике як та аңлады һәм бердәм булып эшкә тотынды: Татарстанның ике театрында заманча драматургия лабораторияләре үз эшләрен төгәлләп килә. Камал театрында әлеге лабораторияне танылган драматург Мансур Гыйләҗев җитәкләде – быел яздан бирле бөтен эшен ташлап диярлек «балакайлары» белән шөгыльләнде. Шулкадәр тырышып эшләде, Тукай премиясен барып алырга гына бүленеп торды – калган бар вакытында дәресләр үткәреп, драматургия белән кызыксынучыларны дөрес юлга юнәлтте. Ниһаять, эшнең нәтиҗәләре күренә башлады.

Мансур Гыйләҗев: «Тапшырылган 17 пьеса арасында алтысы финалга чыкты. Икешәр спектакль белән Камал театрында ике көн читкалар уздырылды. Артистлар пьесаларны искиткеч яхшы укыйлар. Алмаз Гәрәев Раил Сафинның «Богау» пьесасын укыганда елап җибәрде. Фәннур «Кара алтын» пьесасын моноспектакль итеп укыды: мавыгып кереп китте пьесага – уйнап күрсәтте. Пьесаларның укылган кадәресе буенча актерлардан җылы сүзләр ишеттек. Бөек актерлардан зур бәя бирелде.

Тагын ике пьеса Кариев театрында укылачак. Аның берсе 14 яшьлек авторыбызныкы – мин аның пьесасы читкага узганга бик шатландым. Ул балалар өчен музыкаль спектакль язган. Безнең балалар өчен язылган бөтен әкиятләрдә Шүрәле белән Су анасы – шуның белән чикләнә. Бу автор – бала дип әйтергә була – грек мифологиясенә нигезләнеп язган. Бу мине бик нык шатландырды.

Лаборатория Әлмәттә дә бара: аларның читкалары конкрет театрларга бүленде – театрлар эскизлар ясый. Бездә дә шулай яшь режиссерлар алынса, әйбәт булыр иде. Авторлар нык дулкынлана. Берсе дә язуны ташлыйбыз дип әйтмәде. Бөтенесе дә дәвам итәргә әзер. Авторларга режиссерлардан һәм артистлардан ярдәм кирәк. Чөнки без бер күзлектән карасак, сәхнә профессионаллары бөтенләй башка күзлектән карый: рольләр бармы, образлар бармы, характерлар җармы, конфликт бармы, хәрәкәт бармы – җыеп әйткәндә, артитсларга уйнарга нигез бармы? Шул мәсьәләдә яшь авторларга бик нык ярдәм кирәк. Безнең кинорежиссерлар республикада игътибар җитмәгәч Мәскәүгә китә, ә драматурглар Уфага китсә генә...»

  • Ә шул вакытта шундый ук лаборатория Әлмәттә дә узды. Укуларны Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды оештырды. Ел башында, 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр, беренче тур узды. Ул «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» дип исемләнгән семинар-интенсив форматында үтте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Әдәби атнакич» мәдәни проекты программасына кертелде. Беренче турда семинар-интенсивны Зиннур Сөләйманов үткәрде.
  • Беренче турда Зиннур Сөләймановның авторлык методикасы буенча семинарда катнашучылар 3 көн дәвамында булачак пьесаның идеясе, темасы, сюжеты, геройлары, жанры һәм тулаем конструкциясен булдыру белән мәшгуль булдылар. Аннары аларга шул конструкция буенча диалоглар язып сәхнә әсәре тудырырга вакыт бирелде.
  • Әлмәттә уздырыла торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалга сигез авторның пьесалары чыккан. Аларның эшләре Татарстан һәм Башкортостан театрларына эскизлар әзерләү тәкъдиме белән таратылган. Бөгелмә театры Юлия Исмәгыйлеваның (Бөгелмә) «Яшел башлык» («Зелёная шапка») һәм Айдар Ризвановның (Әлмәт) «Тормышка кайтару» («Подключение к жизни») әсәрләрен сайлап алган.
  • Семинар-лабораториядә катнашучылар язган пьесалар буенча куелган эскизларны шулай ук Туймазы татар драмтеатры, Түбән Кама яшь тамашачылар театры, Әтнә татар драмтеатры, Кариев театры, Актаныш театры коллективлары тәкъдим итә.

Читайте на сайте