Беспилотниклар һөҗүме вакытында гамәлләр тәртибен искәрттеләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга беспилотниклар һөҗүме вакытында нишләргә икәнлеген искәртте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бина эчендә булсагыз, аскы катларга яки подвалга төшәргә кирәк. Урамда булганда иң якын бинага яки җир асты кичүенә кереп яшеренегез. Иң мөһиме — беспилотникны турыдан-туры күрү зонасында калмаска.

«Фатирда булсагыз, тәрәзәсез өлешенә күчегез, терәк диварлар арасында урнашыгыз. Кагыйдә буларак, ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга һәм тәрәзәләрдән ераграк торырга кирәк. Әгәр БПЛА калдыкларын күрсәгез, аларга һич кенә дә кагылмагыз», — дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә.

Беспилотниклар төшерелгән фото-видеоларны социаль челтәрләрдә тарату тыела — бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин. Материалларны полиция хезмәткәрләренә тапшыру хәерле, ә БПЛА турында 112 номеры аша хәбәр итәргә кирәк.

Элемтә чараларын куллану да киңәш ителми, чөнки бу көтелмәгән нәтиҗәләргә, шул исәптән БПЛА шартлауга китерергә мөмкин, ә аның кыйпылчыклары да куркыныч тудыра.

БПЛА һөҗүме янавы һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләр «МЧС России» кушымтасында да оператив рәвештә урнаштырыла, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте