«Ркаил абый өченче тапкырдан гаризама кул куйды»: Дания Нәгыйм вазифасыннан киткән

Татарстан Язучылар берлегендә Ркаил Зәйдулланың иҗат эшләре буенча урынбасары алышкан – шагыйрә һәм журналист Дания Нәгыйм үз теләге белән эшеннән киткән һәм аның урынына яшь шагыйрә Алинә Хисамиева килгән.

  • 2025 елның мартында Язучылар берлеген корылтаенда икенче мәртәбә рәислеккә сайланган Ркаил Зәйдулла яшь команда белән эшли башлаган иде: иҗат эшләре буенча урынбасар булып шагыйрә, журналист Дания Нәгыйм, оештыру эшләре буенча урынбасар булып музыкант Ильяс Фәрхуллин килде.

«Әйе, киттем, өченче тапкыр сорагач, Ркаил абый гаризама кул куйды. Әлегә ял итәм – бик арыдым, алга таба ирекле иҗатка дип торам», – диде Дания Нәгыйм.

Дания Нәгыйм Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы иде. Идарә әгъзаларын корылтай гына алыштырырга хокуклы булганлыктан, үз теләге белән китмәсә, идарәдә кала ала.

  • Хисамиева Алинә Әсхәт кызы 1986 елның 31 маенда Азнакай шәһәрендә туган. 2003 елда – татар-төрек гимназиясен, 2001 елда Азнакай сәнгать мәктәбен, 2008 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. 2013 елда диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алган.
  • 150 дән артык шигыренә композиторлар Альфред Якшимбетов, Марат Галимов, Риваль Хисматуллин, Сафуан Хабиров, Булат Җиһаншин, Гөлназ Җиһаншина һ.б. көй язган. Җырларын күп кенә татар эстрадасы җырчылары яратып башкара.
  • «Кызлар күңеле»(Әлмәт дәүләт нефть институты типографиясе) 2007, «Көзге яфраклар кочагында»(Рухият) 2019, «Күбәләкле җәймә» (ТКН) 2020, «Канатсыз очкыч» (ТКН) 2022 китаплар авторы.

Читайте на сайте