Татарстан халкына шәхси машинада юлга чыкмый торырга киңәш иттеләр
Татарстан халкын начар һава торышы вакытында шәхси автомобильләрдә йөрми торырга чакырдылар. Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Искәртеп узыйк, бүген синоптиклар республикада аз һәм уртача кар, кайбер урыннарда көчле явым-төшем һәм буран булуын фаразлый.
09.50 сәгатьтән Татарстанда М5 «Урал» трассасының бер участогында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәт чикләүләре гамәлдә.