«Туган телем - очар канатым»: Язучылар берлегенең Тукай клубында студентлар сәхнә тотачак

Татарстан Язучылар берлеге Казан театр училищесы шәкертләре катнашында «Туган телем - очар канатым» исемле әдәби-музыкаль кичәгә чакыра. Халыкара туган телләр көненә багышланган бу кичә 24 февральдә була. 15:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

II татар драма курсының остазы – Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров. Актерлык осталыгы буенча педагог – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов. Сәхнә теле остазы - Гаптрәүф Нуриев. Вокал остазы - Алия Хәмзина.

Менә алар – булачак татар артистлары: Абдулахад Алижанов, Рәсүл Әхмәтов, Искәндәр Галиуллин, Камилә Гәрәева, Динә Гыйниятуллина, Илһам Исламов, Диләрә Мөхәмәтгалиева, Иван Пугачев, Сөмбел Талипова, Сөмбел Фатыйхова, Рузил Хилавиев, Ислам Хөсәенов, Әминә Хөснетдинова.

  • Бу төркем студентлары Яңа татар бистәсенең Муллин йортында куелган «Унберенче театр» театраль тамашасында да, быел Тинчурин театрының балалар өчен чыршы бәйрәмендә дә катнашты.
  • Шунысы да игътибарга лаек: әлеге курсның бер студенты Иван Пугачев Кариев театрында «Куркак батыр» спектакленә төп рольгә керде. Бу – Булат Гатауллин роле, аның белән чиратлашып уйнаячак.
  • Зөлфәт Закиров остаханәсе студентлары I курста ук «Тукай белән бер дулкында» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша әзерләгән иде. Алар аны Казан театр училищесының Өйрәнү театры сәхнәсеннән педагогларга, ата-аналарга һәм яшьләрнең эше белән кызыксынган театраль җәмәгатьчелеккә күрсәтте.

Читайте на сайте