Татарстанда «Татар азаны 2026» бәйгесендә җиңүчегә Гомрәгә юллама бирәләр

Татарстанда татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесе, шулай ук махсус әзерлек курсы үткәрелә. Төп бүләк – Гомрәгә сертификат. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Анда 7-13 яшьлек малайлар һәм яшүсмерләр катнаша. Конкурсны «Рухи моң» иҗат берләшмәсе оештыра.

Бәйге шартлары буенча, азан татар мәкаме белән әйтелергә һәм татар милли көенә нигезләнергә тиеш. Төп игътибар тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгын үтәүгә, гарәп авазларын дөрес әйтүгә биреләчәк. Моннан тыш, азан яхшы ишетелерлек һәм күңелгә үтеп керерлек булырга тиеш.

«Укырга һәм бәйгедә катнашырга азан әйтә белгән һәм азан өйрәнергә теләгән малайларны чакырабыз. Безнең төп бурыч – теләге булганнарны өйрәтү. Һәр ир-ат азан әйтә белергә тиеш!» – дип ассызыклады оештыручы Марсель Әхмәдуллин.

Финал һәм бүләкләү 15 мартта була. Финалга чыгучылар кыйммәтле бүләкләр алачак. Курсны уңышлы узган һәр катнашучыга татлы җыелма, медаль һәм белем алу турында сертификат тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте