Айдар Сәлимгәрәев: «2025 елда медиатармакта уртача хезмәт хакы 65 764 сум тәшкил итте»

2025 елда медиатармакта уртача хезмәт хакы 65 764 сум тәшкил иткән. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында шул хакта хәбәр ителде.

«Медиатармакта уртача хезмәт хакы 65 764 сум тәшкил итә. 2024 ел белән чагыштырганда (52 096 сум) 20 процентка арту күзәтелә. Шул ук вакытта бу республикада уртача хезмәт хакыннан шактый кимрәк (86 000 сум)», — диде үз чыгышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Сәлимгәрәев сүзләренчә, яшь кадрларны журналистика өлкәсенә җәлеп итү һәм аларны эшкә калдыру мөһим мәсьәлә булып кала.

«Бу контекстта республика югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итү гаять мөһим. Былтыр алар журналистика өлкәсендә 615 бакалавр һәм магистр укытып чыгарган, шуларның 422се медиатармакта эшкә урнаштырылган. Бу чыгарылышның 70 процентка якыны дигән сүз», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Читайте на сайте