Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе халыкара статуска ия булырга мөмкин

Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә бирелә торган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе халыкара статуска ия булырга мөмкин. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.

«Быел Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды. Без Татарстан Рәисенә Габдулла Тукай исемендәге премияне халыкара статуска күтәрергә кирәклеген җиткереп мөрәҗәгать иттек», – диде Сәфәров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җитәкче сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу темага Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре партнерлары белән эшлекле сөйләшүләр алып бара.

  • Агымдагы елда Габдулла Тукай тууына 140 ел тула.
  • Тукай премиясе турында: Язучылар әдәбият киләчәген сайлады. Өчтән ике - көчкә-көчкә

Читайте на сайте