Актаныш районы башлыгы урынбасары, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән азат ителгән

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән азат ителгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә..

ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ул коррупциягә каршы закон таләпләрен бозган. Район башлыгы урынбасары үзенең һәм хатынының керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән. Моннан тыш, Габделхаевның вазифаи вәкаләтләрен арттыруы һәм муниципаль җир кишәрлеге алырга ярдәм иткән өчен 1,4 миллион сумга якын ришвәт алуы турындагы эш тикшерелә.

Читайте на сайте